– Эт селәгәе тисә, намаз кабул булмый, диләр. Шуңа аларны монда кертмиләрдер инде, - дип, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды. – Ә менә күгәрченнәр бар һәм алар шактый күп. Аларны ашатыр өчен махсус ризыклар да бар, сатып алып кошларны сыйлыйсың.
Бу коронавирус дигән зәхмәт бар дөньяның көен җибәрде. Тыныч кына, җайлы гына эшләп килгән һәммә нәрсә диярлек «шып» туктап калды. «Безнең кызу хәрәкәткә ияләнгән Җир шары үзе дә туктап калмасмы икән?» - дип тә борчылабыз инде хәзер.
Моңарчы тарихта булмаган эшләр күзәтелә дөньяда. Бу ябылу – туктаулар мөселман диненең изге урыннарына да кагылмый калмады. Мәккәдә тәваф кыла торган Кара таш янында хәзер беркем дә юк, кошлар гына кешеләр шикелле үк җиде кат әйләнеп оча, диләр.
Бу хәбәрне ишеткәч тә Сарман районы, Җәлил бистәсендә яшәүче Мәдинә ханым Хәйруллина борчылды да, бераз сөенде дә. Борчылуы аңлашыла инде, шушы изге җирләргә юлның ябылуы, бик күпләрнең гомерлек хыялларын кисә, ләбаса. Сөенүе - үзенең бу җирләрне күреп калырга өлгерүеннән. Әйе, быел Ходай насыйп итте аңа Мәккә белән Мәдинәне күрергә. Бу хәлләр башланганчы барып кайтырга өлгерде алар.
...Узган ел улы белән килене олы Хаҗга юл тоткач, Мәдинә ханым да барасы килеп, бераз нәүмизләнеп калган иде. Моны улы да сизгән, ахры. Быел юлламаны әнисе белән икесенә Өмрәгә алган. «Күзең күргәндә, аягың йөргәндә барырга кирәк!» - диде улы ике уйларга урын калдырмыйча, әнисенең, юлы да озын, мин яшь кеше дә түгел, дип икеләнеп торуын күреп
Казанга кадәр автобус илтә. Аннары Дубайга самолетта очалар. Аннан тагын автобуска утырып тәүлек ярым баралар. Урамда 30-32 градус эсселек булса да, автобусларда шартлар әйбәт. Хәтта ике урынга бер кеше утырып, аякларны сузып, теләсәләр ятып барырга да мөмкинчелек була.
- Барып җиткәч, җәннәт шулдыр диеп уйладым, - ди Мәдинә апа изге җирләрдәге хисләре белән уртаклашып. – Күңелдә рәхәтлекне әйтеп кенә бетерерлек түгел. Бу җирләрдә намаз укуы үзе бер хикмәт: чынлап торып Аллаһ белән сөйләшкән төсле тоясың үзеңне. Ә азаны күңелләрне айкый, күзләрдән яшьләр чыгара. Ул мизгелдә галәм белән тоташкандай буласың...
Хаҗ гамәленең үзенчәлекләрен дә гаҗәпләнеп сөйләде Мәдинә апа. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да Хаҗ кылып бетергәч чәчләрен бер бармак буын тирәсе озынлыкта кисәргә тиешләр.
Мәдинә апага яхшы юлдашлар да насыйп була. Бүлмәдә бишәү торалар. Берсе – Сарманнан, икесе Казаннан. Бистә мәчете хәзрәтенең гарәп телен белүе дә аралашу өчен бик ярап куя. Җирле халыкның кечкенә, хәтта күкрәк балалары белән килүләрен күреп соклана Мәдинә апа. Аларның йөри башлаганарын намаз укыган чакта ерак китмәсеннәр дип үз аякларына бәйләп куялар. Туу белән изге җир һавасын сулаган бу сабыйларның киләчәктә Ислам дине сагында торуларына ышана Хаҗия.
Икенче гаҗәпләндергән нәрсә: тәртип, намуслылык. Никадәр кеше күп булуга карамастан, этеш тә, төртеш тә юк, ди ул. Кибетләрнең төнгә дә бикләнмичә торуы да шаккатырган гомер буе амбар йозагы күреп яшәгән кешене. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, өлкәннәргә ихтирам да соклану уяткан. Тагын чисталыкка шаккаткан ул. Асфальтны сабын белән юалар, ди. Эт белән песинең юклыгы да гаҗәпләндергән аны.
– Эт селәгәе тисә, намаз кабул булмый, диләр. Шуңа аларны монда кертмиләрдер инде, - дип, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды. – Ә менә күгәрченнәр бар һәм алар шактый күп (Кәгъбатулла бушап калгач, шулар очадыр инде алайса Кара таш өстеннән – авт.) Аларны ашатыр өчен махсус ризыклар да бар, сатып алып кошларны сыйлыйсың.
Ислам диненең чынлап та иң чиста, иң пакъ дин икәнен дә белеп кайткан Мәдинә ханым. Мәчетнең ишегалдында да келәмнәр җәелгән диюе мине дә үз күзләрем белән күрмәсәм дә, гаҗәпләндерде. Мәккәдә зәм-зәм суын да татып карый ул. “Шундый тәмле, яңгыр суы кебек йомшак. Кирәк икән салкыны, җылысы да бар,” - диде. Алланың рәхмәте яусын – безнең гаиләгә дә авыз иттерде Мәдинә апа бу изге шифалы суны.
Мәккәдә өмрәчеләр тиешле гамәлләрен үтәгәннән соң, Мәдинәгә китәләр. Бу шәһәрнең Мәдинә ханым күңеленә тагын да якынрак кадерлерәк булуын аңлавы кыен түгел. Үз исемен йөрткән шәһәрдә бит ул! Бәлки, кызларына исем куйганда әти-әнисе аның бу изге җирләргә булачак сәфәрен дә күз уңында тотканнардыр.
- Ай, аның матурлыгы! Сүз белән генә аңлата торган түгел. Бөтен җире алтын йөгертелгән. Мәчетенең түшәмнәре бизәкле. Бөтен җирдә ут яна. Төнге сәгать дүртләргә кадәр йөрдек. Халык шундый күп. Якын барырлык түгел. Көн эссе булгач көндез бар җирдә кояштан саклана торган зур чатырлар эленгән. Алар зәңгәр күк төсендә. Анда баргач күңел күзем дә, маңгай күзем дә ачылгандай булды. Табигатьтәге төс-төсмерләрнең җетелегенә, дөньяның яменә ныграк игътибар итә башладым, - ди Мәдинә ханым.
Ә сүзен ул: “Бу “таҗлы вирус” афәте бетеп, изге җирләр кабат ачылып, ниятләгәннәргә аларны күрү, мин татыган хисләрне кичерү насыйп булсын иде!” - дип тәмамлады. Ә миңа кулымны күтәреп: “Амин!” - дияргә генә калды.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар