Подъездыбызның игъланнар ябыштыру тактасындагы бер рәсемдә озын чәчле чибәркәйнең туңкайтып куйган арт шәрифләре янәшәсендә «Лаеклыларны гына сөябез» дигән язу чекерәеп күзгә ташлана. Икенче бер игъланда «Ирләрне тезләндерү, башларын әйләндерү серләренә өйрәтәбез» дигән телефон номерлары булган язу да әллә каян күренеп тора. Кияүгә уңышлы чыгарга, ирләрне үзеңә карату серләренә өйрәтүче курслар...
Соңгы вакытта ирләрнең кирәклеген, дәрәҗәсен акча янчыгына, машинасына, эш урынына карап кына бәяләү модага торган саен күбрәк керә бара. Әлбәттә, ир кеше гаиләсендә үзенә йөкләнгән бурычларны үтәргә тиеш. Акча табу, гаиләне тәэмин итү - аның бурычы. Ләкин Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәләремә сынауны күбрәк бирермен дигәнгәме, ирләргә сынау дигән таякның юан башы күбрәк эләгә. Тормыш тоташ кырыс сынаудан тора сыман. Ир-ат шул сынауларны узганда авырып китәргә, эшсез калырга, төрле проблема, бәла-каза килергә мөмкин икәнлеген дә истән чыгармасак иде дә бит. Әмма лаеклыларны гына сөяргә, ирләрне тезләндерергә, чүпрәк ясарга өйрәтүче әлеге курсларда кешенең иң зур матурлыгы булган сабырлыкка өйрәтмиләр, ахрысы.
Җитми, җитми, җитми...
Танышымнан ишеткән гыйбрәтле хәлгә дә шуның ише игъланнар, акыл өй-рәтүләр сәбәпче булмадымы икән? Илфат, дингә килеп, намазга баскач, аның тормышында үзгәрешләр - гаиләсендә үзенә тискәре мөнәсәбәт, хатыны тарафыннан ачыктан-ачык агрессия башланган. Хатынына укырга, эшкә урнашырга, ике бала үстерешергә булышып, кредитка фатир алып шуны түләр өчен берничә эштә эшләп йончыган Илфатны хатыны әнә шул «лаеклылар, булдыклылар» исемлегеннән сызып аткан. Табында утырганда да, балалар алдында да, ят кешеләр, туганнар алдында да иренең дәрәҗәсен төшерердәй яман сүзләр теленнән өзелми башлаган. Хәтта түшәктә дә ачыктан-ачык, башкалар сиңа караганда яхшырак, дигән сүзләр ычкындыргалаган.
Килешерсез, чыннан да адәм баласына гомер буе нәрсәдер җитми. Башта фатир кирәк, аннан йомшак диван, машина, чәшке тун, алтын-көмеш, диңгез буе... Боларның барысы да тора-бара булырга да мөмкин, тик барыбер нәрсәдер җит-мәс. Җитми дигәннән, бер мәзәк бар бит. Хатын-кызларга ир сайларга кушканнар ди. Беренче катта аракы эчә, тәмәке тарта, хатын-кыз белән чуала, акчаны да күп эшләми торган ирләр икән. Мондый иргә кем риза булсын инде, чибәркәйләр икенче катка менеп киткәннәр. Анысында аракыны аз эчә, тәмәке тартмый, тугры, тик акчаны бик аз эшли торганнар ди. Чибәркәйләр, әлбәттә, моңа да риза булмаганнар, өченче катка менеп киткәннәр. Анда... эчми, тартмый, өрмәгән җиргә утыртмый, акча күп эшли, тугры, идеаль ирләр икән. Монда керәбез инде дип торганда, өскә карасалар, тагын бер кат бар икән бит. Безнең асыл затларыбыз, гөнаһ шомлыгына каршы, өченче катка кермичә: «Идеаль ирләрдән дә идеальрәге ничек була икән?» - дип, дүртенче катка күтәрел-гәннәр. Анысында ишеккә зур итеп: «Хатын-кызга беркайчан да, бер нәрсә дә җитми диләр, чыннан да дөрес икән, барыгыз, беренче катка төшегез!» - дип язып куйганнар ди.
Халкыбызда, чиләгенә күрә капкачы, диләр бит. Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә Җәбраил фәрештәдән иң беренче аять иңгәч тә, аны аңлаучы, куркуын киметүче һәм хак динебез исламны иң беренчеләрдән кабул итүче хәләл җефете Хәдичә анабыз булган. Әюп (г.с.)не Аллаһы тәгалә сынау биреп каты авыруга дучар иткәч, бөтен тәне бозылып, кортлап беткәч, бар кеше дә аннан йөз чөергәч тә хатыны ташламаган. Халкыбызның мәшһүр әдибе Фәнис абый Яруллин янында аның соңгы сулышына кадәр газиз кешесе - Нурсөя апа булды. Пәйгамбәребезнең: «Хатын-кыз җәннәткә аннан ире риза булган очракта гына керәчәк», - дигән хәдисе дә бар. Лаеклы ирләрне генә сөю теләге белән янган кадерле хатын-кызларыбыз, ишекләргә ябыштырылган игъланнарга алданып, ирсез дә, җәннәтсез дә калмасалар ярар иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар