16+

Үлгән кешенең киемнәрен яндырыргамы?

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе Татарстанның баш казые...

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

- Сорауның беренче өлешенә килгәндә, мәрхүм кешенең әйберләрен, әгәр файдалана алсаң, яндыруга караганда, куллану әйбәтрәк. Кемгәдер бүләк яки сәдака итеп бирергә, мәсәлән. Кайдадыр урнаштырып файдалансаң, аңа савап була. Яндыру - кайдадыр чүп булып яткан, кирәкмәгән әйберне юк итү өчен генә эшләнә. Ә үлгән кешенең киемнәренә килгәндә, аны чүплеккә ташлаганчы, яндыру яхшырак. Яки берәрсенә бирергә мөмкин. Үлгән кеше кием кими бит ул, ул аны барыбер тере вакытында кигән булган, - дип җавап биргән "Безнең гәҗит"кә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading