16+

Үлгән туганнарыбыз тынычлыгы өчен нишли алабыз?

Мәетләргә файдасы булган гамәлләр бар. Шул гамәлләрне даими рәвештә кылып тору күркәм булачак.

Үлгән туганнарыбыз тынычлыгы өчен нишли алабыз?

Мәетләргә файдасы булган гамәлләр бар. Шул гамәлләрне даими рәвештә кылып тору күркәм булачак.

Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.
Үлгән кеше өчен хәер-дога кылу.
Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку.
Ибраһим: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган.
Мәгънәсе: «Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл».
Кешеләргә бурычы булса, бурычын түләү.
Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау.
Мәет күмелгәннән соң, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларга мөмкин. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар.

«Мәет озату йолалары» китабыннан ("Дин вә мәгыйшәт")

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading