16+

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бәйрәм итәргә теләүчене тыярга кирәкми»

Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мө­селман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бәйрәм итәргә теләүчене тыярга кирәкми»

Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мө­селман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.

Шушы хәлләрне ишеткәч, моннан берничә ел элек Яңа ел көннәрендә Тажикстанда Кыш бабай булып киенеп туганнарын бәйрәм белән котларга килгән 24 яшьлек егетне кыйнап үтерүләре искә төште. Аның сәбәбен исә болай аңлаттылар: Тажикстан мөфтие, христиан бәйрәмнәрен бәйрәм итү мөселман традицияләренә туры килми, дип фәтва биргән булган. Бәйрәм алдыннан кайберәүләрнең шар ярып, Яңа ел мөселман бәйрәме түгел ул, дию­ләре шушындый чиккә кадәр барып җиткермәсен өчен халыкка дөрес мәгълүмат бирергә кирәк, ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

- Исламда Яңа ел дигән бәйрәм юк анысы. Гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, яшисебез килә. Бер караганда, һәр ел туган саен, олыгаясың, гомерең кыскара бара. Бәйрәм итәрлек сәбәбе дә юк кебек. Икенче караганда, гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә дә бар бит. Безнең илдә Яңа елны каршылау традиция­гә кергән. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, аңа карап кына бер җиребез дә кителгәне юк. Тик бу безнең уебыз, безнең яшәү рәвешебез. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә, аны тыярга кирәкми, безнең авылның намазлы егетләре аны бәйрәм итә, мин аларга сүз әйтмим, чөнки беләм, бәйрәмдә егетләр аракы эчеп ямьсезләшеп утырмыйлар. Эш Яңа елны бәйрәм итү-итмәүдә түгел, ә аны ничек каршылауда. Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: без Яңа елны каршылый идек, иске елны озатканда арадагы иң өлкән кеше Коръән укый иде, Яңа ел кергәч, иң яшебез укый иде, дип. Алар да бәйрәм иткән, әмма Коръән, вәгазьләр укып. Болай итеп каршылаганда бернинди дә гөнаһ юк. Шунысы кызганыч: гадәттә, Яңа ел табынын без үзебезнең дини бәйрәмнәребезнекенә караганда мулрак итеп корабыз. Дини бәйрәмнәребезгә караганда, Яңа елга өс­тенлек бирәбез булып чыга. Яңа ел алдыннан бәйрәм итәргә ярамый дигән сүзләрне мин яратмыйм. Барыбызның да бала чагыбыз булды, без дә Кыш бабайны көтә идек, Яңа елны могҗизалы бер көн итеп күрә идек. Хәзерге балалар да көтә ул бәйрәмне. Балалар бакчасында бер төркемдә унбишләп бала йөри, алар Кыш бабай нинди бүләк алып килде дип сөйләшәләр. Араларыннан берсе минем әти-­әни намаз укый, алар Кыш бабай килми, бүләк бирми дип әйттеләр дисә, калган ундүрт бала шунда ук намаз уку начар икән, намаз укылган йортка Кыш бабай килми икән дип уйлап куячак. Шул рәвешле кечкенәдән үк аларда ислам диненә тискәре караш туа. Сабан туен гына алыйк, анда исерекләр күп була иде. Без дин әһелләре бу эшкә катнашып, Сабан туенда аракы сатуны тыйдык. Күп районнарда ул аракысыз уза. Бу мөселман бәйрәме түгел, катышмыйбыз дип читтән генә карап торсак, дөрес булмас иде. Ә без катыштык, аракы сатуны тыйдырдык. Әбү Хәнифәнең шундый фәтвасы бар: дини йолаларны бетерәбез дип көрәшмәгез, аларны дингә яраклаштырыгыз. Якыннар җыелышып, аракы эчмичә, вәгазьләр сөйләп тә каршы алырга да була ул бәйрәмне. Мәҗбүри түгел ул, әлбәттә, әмма алай иткәндә, үзеңә дә саваплырак була.

- Димәк, туган көннәрне уздыру да тыелмаган?
- Шул ук балаларны мисалга китерик. Бер хәзрәт сөйләде әле, улым мәктәптән кайтты да, әти, ислам дине шундый куркыныч динмени, анда туган көннәр дә юкмыни, дип сорады. Менә балалар ничек кабул итәләр бит аны. Туган көнне уздырудан, балага бүләк алып бирүдән куркырга кирәкми. Аңардан дингә нинди зыян килә? Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, үзара аралашыгыз, бүләкләр бирешегез, дигән. Ул бит шулай ук туганнар җыелышырга, бүләк биреп, бер-береңне сөендерүгә бер сәбәп. Башка чакта җыелышырга вакытын да табып булмый, ә монда сәбәбе чыккан. Акыллылыкның чиге бар, тилелекнең юк, дигән бит берәү. Минем шундый вакыйгага тап булганым бар: бер зур коллективның хуҗасы дингә килде дә илле яшьлеген үткәрде. Бәйрәмгә бөтен хезмәттәш­ләрен җыйды, вәгазь сөйлә­тергә хәзрәтләрне ча­кырды. Шуннан бер төркем кеше­ләр фәлән кеше менә шулай эшләгән икән дип шау килде, әйтерсең ярамаган нәрсә эшләгән. Ресторанга җыеп аракы эчерткән булса, беркем бер сүз әйтми иде. Аны кабул итәләр, ә хәзрәтләр катнашындагы аракысыз табынны дөньяда булмаган хәл кебек кабул иттеләр. Бернәрсәгә дә бертөрле караш белән генә яшәргә кирәкми. Шул ук Яңа елга әйләнеп кайтсак, бервакыт бер танышым килде дә хатыным дусларына Яңа ел каршыларга китте, бу ничек була инде, миңа нишләргә, аңардан аерылыр­гамы дип сорый. Хатының белән бергә намазын укып, табын артында күркәм генә каршы алган булсаң бәйрәмне, ул беркая да китмәгән булыр иде, дидем мин аңа. Яңа елны бәйрәм итмибез дип кырт кисәргә ярамый, җәмгыятьне бүген генә кискен үзгәртеп булмый. Акыл белән эш итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Сез аларның сыннарын сүкмәгез, сүгәсез икән, алар Аллаһны сүгәрләр». Бүген берсе ябышкан чыршыга, берсе сүгә Кыш бабайны, аларга тел тидереп кенә бернәрсә дә кырып булмый. Нишләп әле балаларны ул матурлыктан мәхрүм итәргә. Кыш бабайны сүгеп утырырга кирәкми, эшли белик без. Әйтик, мин дини бәйрәмнәрдә чалма-чапаннарымны киеп, балалар бакчасына барам, табын әзерләтәм, күчтәнәчләр таратам. Кыш бабай кебек тудырыйк бер матур мулла образын. Дин ул ямьсез әйбер дигән фикер калдыр­мыйк.

Язмага реакция белдерегез

43

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Я согласна с мнением муллы. Детей нельзя лишать праздника. Да и взрослым почему бы не отдохнуть? Другой вопрос, как организовать этот праздник. Это уж зависит от уровня культуры каждой семьи.

    • аватар Без имени

      0

      1

      Җәлил хәзрәт! Мин сезгә бик сокланам . Сез шундый акыллы фикерле.

      • аватар Без имени

        0

        1

        Эссэлэмэгалэйкум Жэлил хэзрэт.Хормэт итэм сезне бик.Дорес сузлэрегез очен.

        • аватар Без имени

          0

          1

          Әссәләмөгаләйкүм вә рахмәтулЛаһи вә бәрәкәтуху! Җәлил хәзрәтне хөрмәт итәм. Аның шулай сөйләп йөрүен халык ярата инде. Тик дөрес дип әйтеп булмый тулысынча. Халык шуны ярата - кем ул теләгәнне рөхсәт итә.

          Мөһим

          loading