16+

«Мәчетне беренче тапкыр атлап керүчеләр дә бар иде»

Изге Рамазан ае кешелекне яхшылыкка өнди. Ураза тотуның һәр сәгате тансык шатлыкка төрә.

«Мәчетне беренче тапкыр атлап керүчеләр дә бар иде»

Изге Рамазан ае кешелекне яхшылыкка өнди. Ураза тотуның һәр сәгате тансык шатлыкка төрә.

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы мәчетендә 15 көн дәвамында үткәрелгән авыз ачу мәҗлесе дә шуңа дәлил. 

Олы Мәңгәр авылының бәхете түгәрәк: Илназ Гыйсмәтуллин, бертуган Марат белән Булат Әхмәдиев кебек игәнәче егетләре бар. Авылда нинди генә эшкә керешмәсеннәр алар юмартлар өммәтеннән, күпчелекне яхшылыкка ияртүчеләр. Ике елдан бирле мәчеттә ифтар ашлары үткәрүне дә алар күркәм традициягә әйләндергән. 

– Быел алар авылдагы һәр кешене ифтарга чакыру идеясын күтәреп чыктылар, чыгымнарның да күп өлешен үзләре күтәрделәр, һәр кешегә бүләк итеп намазлык белән намаз уку тәртибе язылган догалыкларны да әзерләделәр. “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать әфәнде Мостафин белән изге ниятләрен күтәреп кенә алдык,  – ди Олы Мәңгәр авылы җирлеге башлыгы Фәридә ханым Филатова. 

Байлар авылы буларак данлыклы Олы Мәңгәр авылы мәчетендә өч кыз: Айгөл Хәсәнова, Гөлназ Хәкимова, Рената Шакирова көн дә сый-нигъмәт әзерләп, өстәл көйли. Урамлап өләшенгән чакыруда бер генә шарт: өйдә ничә кеше яшәсә һәммәсе дә, шул исәптән балалалар да килергә тиеш. Килергә җае булмаган өлкәннәрне хәтта барып алу, кайтарып куюларны оештыралар. 

– Мәчетне беренче тапкыр атлап керүчеләр дә бар иде, күңелләре тулды. Шулкадәр матур икән безнең мәчет, диештеләр. Җәмәгать белән тезелешеп намаз укыганда Аллаһыга якынайсыннар, дингә нәни булса да бер омтылыш ясасыннар, дини күпчелеккә берләшсеннәр дигән ниятне авылыбыз имамы Әмир хәзрәт Әхмәдиев тә вәгазьләрендә куәтләде, – ди Фәридә ханым. 

Олы мәңгәрлеләрнең матур үрнәгенә башкалар да иярсеннәр иде. Ә аларда исә 15 марттан башланган ифтар мәҗлесләре 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

– Авылның бер генә кешесе дә читтә калмый, көн дә 25-23 кеше мәҗлескә чакырулы, – ди авыл җирлеге башлыгы. 

Фото: https://vk.com/bmngrsovet

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading