16+

Мәүлид бәйрәмен уздыру гадәте каян килеп чыккан?

15 сентябрь мөселман халкы өчен истәлекле көн – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне.

Мәүлид бәйрәмен уздыру гадәте каян килеп чыккан?

15 сентябрь мөселман халкы өчен истәлекле көн – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне.

Соңгы елларда Мәүлид бәйрәме зурлап уздырыла башлады. Ә элек аны үткәргәннәрме? Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков билгеләп узганча, инкыйлабка кадәр безнең халыкта Мәүлид бәйрәмен уздыру гореф-гадәте булган һәм динебез дә аны хуплаган. 

– Революциягә чаклы галимнәребезнең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышлап язган сүзләре һәм халыкта таралган касыйдәләр бар. Әлбәттә, мөселман кешесе өчен Пәйгамбәребезнең тууы әһәмиятле вакыйга булып тора, бәлки, Советлар чорында аны кайбер кешеләр белмәгәннәрдер, онытылгандыр. Ул вакытта нигездә иманны саклап калу максаты тора иде. Мәҗлесләрдә күбрәк иманның әһәмияте һәм дин турында сөйлиләр иде. Ләкин инкыйлабка кадәр дә Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе хакында сөенеч белдерү, Мәүлид бәйрәмен уздыру дин тарафыннан хупланган гамәл булган, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading