Соңгы араларда җомга намазларына Чирмешәннең җәмигъ мәчетенә йөрим. Андагы вәгазьләрнең берсендә Хәбир хәзрәт җомга намазының фарыз булуы һәм бу көнне мөселманнарның һичшиксез мәчетләргә җыелышырга тиешлеге хакында сөйләде.
«Мәчеткә чакырсаң, кеше еш кына, вакыт юк, дип зарлана. «Ә өйдә телевизор карыйсыңмы?» - дип сорагач, барысы да диярлек: «Әлбәттә карыйбыз!» - дип җавап кайтара. Кич белән мәчеттә дәрес үткәргәндә дә әби-апалар: «Малаховны карарга соңга калабыз!» - дип, өйләренә ашыга башлый. Аллаһ Җир йөзендәге бөтен нәрсәне дә Адәм балалары өчен яраткан, тик Адәм баласының үзен Үзенә гыйбадәт кылсын өченгә бар кылган. Без Аллаһ биргән тәүлектәге 24 сәгатьне безнең өчен яратылган дөньяга тапшырабыз (ашыйбыз, эшлибез, йоклыйбыз, телевизор карыйбыз) һәм шуның бер генә сәгатен булса да, безне бар иткән, безнең өчен шушы дөньяны яраткан Раббыбызга багышларга онытабыз, авырсынабыз», - диде Хәбир хәзрәт, сүндереп куелган телевизор янәшәсенә басып.
Бу замана техникасы кичләрен мәчеттә дәресләр үткәрүдә куллану өчен кирәктер, күрәсең. Әмма мин җомга азаны яңгыраганчы аның эшләп торуын (хәтта ул телевизордан мәртәбәле хәзрәтләребезнең вәгазьләре яңгыраса да) өнәп бетермә-дем. Чөнки, минемчә, җомга көнне мәчеткә кеше телевизордан вәгазь тыңлар өчен түгел, ә Аллаһ Тәгаләгә сыенырга, тәүбә итәргә, намазларын башкарырга һәм, тиешле вакыты кергәч, тере хәзрәтнең вәгазен ишетер өчен килергә тиеш. Телевизор ул мәчет эчендә дә Аллаһтан ерагайтучы шул ук техник җиһаз, ул намаздагы кешене ялгыштырырга, намаз бозылуга сәбәпче булырга, догасыннан бүлдерергә, комачаулык тудырырга мөмкин бит. Мәчетнең түр башында кукыраеп утырган телевизорны күр-гәч, мин үземнең беркатлылыгым белән, «Әллә хәзрәтебез шуның белән «җен-ләнгән» халыкны мәчеткә җәлеп итү чарасы буларак кулланамы?» - дип тә уйлап куйган идем, эш бөтенләй башкада булып чыкты. Кайчандыр нибары ун-унбиш картның җыелышу урыны булып торган Чирмешәндә төзелгән мәчет хәзер анда йөрүче халык өчен кысан була башлаган икән. Бүген шул бер үк мәчет бүлмәсе намаз уку урыны гына түгел, мәдрәсә ролен дә үти, аш мәҗлесләре өчен дә үзгәртеп көйләнелә. Шул уңайдан узган җомгада мәчетне ки-ңәйтү турында сүз чыкты.
Әйләнә-тирәбездәге бөтен район үзәкләрендә, хәтта кайбер авыл җирләрендә дә мәчетләр бездәгесеннән күпкә зуррак. Безгә бүген, тулы инфраструктура булдыру өчен, ике-өч сыйныфлы мәдрәсә, хатын-кызларга аерым бүлмә, аерым тәһарәтханәләр җитми. Бу мәсьәләне мәчетнең уң ягына янкорма төзеп хәл итәргә мөмкин. Күрше Самара өлкәсенең Шентала мәчетендә моның үрнәген күреп кайттык. Хәзер үзебездә дә шуны булдырасы иде. Архитекторыбыз Муса абый әлеге проектның эскизын төзеп бирде, Чирмешәндәге берничә оешма ком һәм цемент белән ярдәм итәргә дә вәгъдә итте, ә чыгымнарның калган өлешен Чирмешән мәхәлләсе халкы үзе күтәрергә тиеш дип саныйм. Бүгеннән, кем күпме булдыра, шул төзелеш өчен акча җыя башлыйк. Кергән акчаларны теркәп, бәлки район газетасында да бу хакта мәгълүматлар биреп барырга кирәктер! - дип, игълан белән мөрәҗәгать итте Хәбир хәзрәт, җомга намазлары төгәлләнгәннән соң. Мәхәллә халкы аның бу фикерләре белән килеште һәм беренче взнослар шул көнне үк инде җыела да башлады. Бу чыннан да бик кирәкле эш, шуңа күрә районыбыз халкы әлеге мәсьәләне хәл итүдә актив катнашыр, Аллаһ насыйп итсә, озак көттермичә, җәйгә үк Чирмешән җәмигъ мәчете зураер һәм анда бөтен шартлар да тудырылыр, намаз уку бүлмәсендәге телевизор да үзенә лаеклырак урын табар дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар