“Кем өйдә тәһәрәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”, – диелә
Аллаһы Тәгалә Коръәннең “әт-Тәүбә сүрәсендә: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” , – дип әйтте.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең дә мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бик күп: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем? – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең? – дип әйтер. Аллаһы Тәгалә: “Кемнәр мәчеткә еш йөрде, шулар”, – дип җавап кайтарыр”.
Мәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Кем анда килә, шул Аның кунагы санала. Мәчеткә килгән кешегә Раббыбыз дүрт бүләкне тапшыра: Үзенең рәхмәтен иңдерә, күңеленә тынычлыкны сала, кыямәт көнендә сират күперен җиңеллек белән үтәргә булыша, Үзенең ризалыгын насыйп итә.
Кыямәт көнендә, Аллаһның гареш күләгәсеннән башка, бернинди дә ышыклану булмас. Җиде төркем кешеләр Раббыбызның күләгәсе астында булырлар. Шулардан берсе – кемнең йөрәге мәчет белән бәйләнгән булса.
Мәдинәдә Бану Сәләмә исемле кабилә яшәде. Аларның йортлары мәчеттән ерак иде. Шулар мәчеткә якынрак җиргә күченергә теләделәр. Аларның шундый ниятләрен барлыгын ишеткәч, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Үз урыныгыда калыгыз. Мәчеткә барган һәр адымыгыз язылып бара”, – дип киңәш бирде. Шуның өчен мәчеткә барган адым саен бер савап языла, бер гөнаһ юыла һәм ахирәттә дәрәҗәбез бер баскычка күтәрелә.
“Кем өйдә тәһәрәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”, – диелә Пәйгамбәребез хәдисендә. Кеше мәчеттә булганда, фәрештәләр аның гөнаһлары кичерелсен һәм Аллаһ Үзенең рәхмәтен салсын дип, дога кылырлар. Фәрештәләр гөнаһсыз һәм Аллаһка якын. Шуның өчен аларның догалары кабул ителә.
Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, иң элек мәчет салдыра. Төптән карасаң, Мөхәммәд галәйһиссәламнең йорты, җире, туганнары, танышлары Мәккәдә кала, Мәдинәдә аның бернәрсәсе дә булмый. Ләкин шуңа карамастан, ул мәчет төзи. Башка кеше йорт салып, сәүдә үзәге ачар иде, ләкин Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам мәчеттән башлый.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам вакытында төрмәләр юк иде. Мөселманнарга каршы сугышны алып баручы һәм зыян салучы бер кабиләнең башлыгы аларга әсир булып төшә. Сәхабәләр аны мәчетнең бер баганасына бәйләп, өч көн һәм өч төн тоталар. Шул вакытта аны эчертәләр, ашаталар. Шуннан соң мөселманнар ул кешегә: “Син ирекле”, – дип, мәчеттән чыгардылар. Бу кемсә өч көн дәвамында сәхабәләрнең гыйбадәт кылуын, бер-берсенә карата хөрмәтен күреп, йөрәгендә ислам диненә карата мәхәббәт уяна һәм ул аларга: “Мин дә сезнең кебек булырга телим”, – дип, ислам динен кабул итә.
Мәчет булмаган җир начарлык, әшәкелек, бозыклык, фахишәлек белән тулыр. Мәчет “мәсҗид” сүзеннән алынган. Гарәп теленнән татарчага “сәҗдә кылына торган урын” дип тәрҗемә ителә.
Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазына азан әйтелеп, биш вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит. Әмин.
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов,
Питрәч районы Көек авылы имамы.
Комментарийлар