16+

Мәчетләр кайчан ачылачак?

Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров журналистларның, мәчетләр кайчан ачылачак, дигән соравына: “Пандемия белән бәйле вазгыять яхшыргач”, – диде.

Аныңча, мәчетләр вирус таралу үзәге булырга тиеш түгел һәм сабыр итәргә генә кала.
Пандемия чорында яңа туган сабыйга исем кушу, мәеткә җеназа намазы укылуның туктамавын да хәбәр итте ул. Әмма без имамнарга саклык чараларын күрергә куштык. Исем кушу йоласын гаилә эчендә генә үткәрергә, җеназа намазына халыкка күпләп йөрмәскә, битлек һәм перчаткалар белән килергә әйтелде, диде ул.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading