16+

Мәчетләрдә тәравих намазы укылмаячак

Коронавирус рамазан аена да үз төзәтмәләрен кертте.

Мәчетләрдә тәравих намазы укылмаячак

Коронавирус рамазан аена да үз төзәтмәләрен кертте.

Илдәге һәм республикадагы вазгыятьне истә тотып, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы, халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыклап, тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булуны хәбәр итә.

Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк.

Рамазан ае якынлашканда, халык арасында, ифтар мәҗлесләрен уздырып булырмы икән, дигән шик тә барлыкка килгән иде. Диния нәзарәте әлеге уңайдан үзенең җавабында, 2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды, әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә, дип белдерде.

Голәмалар шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен дә билгеләде. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип исәпләп чыгарды (алтын белән). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш белән), фитыр сәдакасы күләме (ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) – арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем белән – 600 сум. Моннан тыш, сәламәтлегенә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

                                                                                                                                             Фото: pixabay.com




 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading