16+

Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...

Соңгы араларда берничә газета укучыбыздан, мәетнең өчесен, җидесен һәм кырыгын уздыру дөрес түгел икән дип сөйли башладылар, аны хәтта харамга чыгаралар, дигән сүзләр килеп иреште. Булат хәзрәт МӨБӘРӘКОВ әлеге четерекле сорауга аңлатма бирә.

Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...

Соңгы араларда берничә газета укучыбыздан, мәетнең өчесен, җидесен һәм кырыгын уздыру дөрес түгел икән дип сөйли башладылар, аны хәтта харамга чыгаралар, дигән сүзләр килеп иреште. Булат хәзрәт МӨБӘРӘКОВ әлеге четерекле сорауга аңлатма бирә.

– Мәет ашын үткәрү гадәте Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) вакытында юк иде. Сәхабәләр, аларга иярүче тәбигыйннар заманында да булмаган. Мин аны безнең җирлектә революциядән яки Казан ханлыгы яулап алынганнан соң барлыкка килгән булырга тиеш дип фаразлыйм. Ул чорларда дин тыелды, халык мәчетләрдән читләштерелде. Бабаларыбыз исә динне саклап калу өчен шушы гадәтне кертмәгәннәрме икән дим. 

– Ни өчен нәкъ менә өчесе, җидесе һәм кырыгы? 
– Бу көннәрдә мәетнең итләре сөяктән аерыла, аңа бик авыр була дип аңлатма бирүчеләр бар. Дөресен генә әйткәндә, мәет өчен кабердә барзахи тормыш башлана. Иманлы кешеләр өчен ул җәннәт бакчасы, Аллаһ разый булмаганнар өчен җәһәннәм булып күренәчәк. Ул итенең сөяктән аерылганын сизмәячәк тә. Өчесе, җидесе һәм кырыгына килгәндә, бу саннар Коръәндә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә искә алына. Шуларны күз уңында тотып, нәкъ менә бу көннәрне сайлаганнардыр. Якынын җирләгән кеше ул вакытта бик нык борчыла. Ул үлем һәм яшәеш, дин турында уйлана башлый. Дин әһелләре кешенең шундый халәте вакытында хәлен җиңеләйтү, аны дингә якынайту мөһим булуын аңлаган. Әмма аны ачыктан-ачык эшли алмаганнар, мәчетләр ябык булгач, алар кешенең үзенә барган. Ә моның өчен Коръәндә искә алынган өчесе, җидесе һәм кырыгынчы көннәргә тукталганнар. Мәет ашын уздырып, вәгазен сөйләгәннәр, туры юлга өндәгәннәр, дога кылганнар. Кызганыч, кайберәүләр өчен дин менә шул вафат булган якыннарының ашын уздырудан гына гыйбарәт. Дини вазифаларын шунда гына күрәләр. Табын әзерлиләр, мулланы һәм якыннарын чакыралар да сәдака таратып, өстебездән бурыч төште дип тынычланалар. Алтын урталыкны таба белү мөһим. Аш үткәрергә мөмкинчелегем юк, сәдака гына биреп кайтыйм дип мәчеткә барган кешегә, юк, ашын үткәр, дип кискен итеп әйтергә кирәкми. Бәлки, аның акчасыз вакытыдыр, бәлки, рухи яктан авыр вакыты булып, аш үткәрергә кәефе юктыр. Аны мәҗбүриләргә кирәкми. Моның өчен гөнаһ язылмый. Ә мөмкинлегең булып үткәреп, хәләл ризыклар әзерләсәң, мәҗлестә Аллаһка зикер әйтелсә, кирәкмәгән сүзләр сөйләнмәсә, савабы языла. 

– Димәк, нәкъ менә өчесе һәм җидесе дип төгәл шул көнне түгел, соңрак аш үткәрүдән курыкмаска кирәк?
– Бу саннар шартлы рәвештә куелган, өчесен дүртенче көнгә уздырсаң да, гомумән җидесе белән кырыгын гына, йә булмаса җидесен генә үткәрсәң дә була. Шәригать аңа каршы килми. Мәет ашын уздырырга кирәк дип кискен итеп әйтүче дә хаталана. Бер чиктән икенче чиккә ташланмаска кирәк, мөмкинлегең һәм вакытыңа карап үзең җайлашасың. Теләге, мөмкинлеге яки ихтыяҗы бар икән – үткәрә. Элек ашка фәкыйрьләрне чакырып тукландырырга тырышканнар. Савабы да зуррак булган. Хәзер исә үзләре өчен файдалы булган баерак туганнарын гына чакырырга омтылалар. Мескеннәрне, мохтаҗларны ашату саваплырак югыйсә. 

– Бер абыстай, хатын-кызларның чәче күренеп торса, түшләре ачык булса, мондый аш кабул булмый, дип әйткән иде. Шуңа да ачыклык кертегез әле. 
– Аш үткәрүнең үз тәртибе һәм шартлары бар. Абыстайларыбыз һәм хәзрәтләребез кисәтү ясарга да хаклы. Син мәет ашына чәй эчәргә генә түгел, Аллаһ сүзләрен, дога һәм Коръән ишетергә киләсең, димәк, әдәпне дә сакларга тиешсең. Минем каплаулы күлмәгем юк, дип акланалар. Киеп килгән күлмәгеңне алырга акчаң бар, ә каплаулысын алырга юкмы? 

– Аш үткәрүдән кала, үлгән кешегә без тагын ничек ярдәм итә алабыз? 
– Аның рухына Коръән уку, аның өчен сәдака бирү, корбан чалу, хаҗ кылу. Без аларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә тиешбез, ә әҗер-савабы мәрхүмнәргә бара. Шунысы да бар: безнең барыбыз да мәрхүм булган әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез өчен дога кыламы икән? Әгәр дә син дога кыла белмисең икән, һичьюгы аш үткәр, аларны искә төшер, сәдакасын бир. Әни үлгәнгә егерме ел, соңгы ун елда аш үткәргәнем юк дип, зур итеп мул табыннар белән аш үткәрәләр. Ун елга бер тапкыр аңа Коръән багышлый. Чынлыкта, үзе бер дога өйрәнеп, аны укып, әнисенең рухына багышласа, ул хәерлерәк тә. Намазга да басып, әти-әнисенә дога кыла икән, аның догасы кабул ителү ихтималы тагын да күбрәк. 

– Үлгән кеше үзенә берәр ничек ярдәм итә аламы?
– Сәдакаи җария белән. Аның савабы ул бәндә үзе вафат булгач та килеп торыр. Әйтик, күпер төзеткән ди, аның аша кеше йөргән саен, үлгән кешегә савап килеп тора. Алмагач утырткан булса, аның җимешләрен кешеләр ашаган саен, әҗере барып тора. Икенчесе – гыйлем калдырып, аңардан кешеләр файдаланса. Берәүгә әлиф хәрефен өйрәтеп калдырса, ул кеше Коръән укыган саен, әҗер-савабы аңа килеп торачак. Өченчесе – үзеннән соң дога кылачак бала калдырса. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу туктый: «җәмгыятькә файда китерүче гамәл кылса; кешеләр файдалана торган гыйлем калдырса яки аңа дога кылучы бала тәрбияләсә».

– Вафат булган кешегә Коръән укып чыгу дигән нәрсә бар. Шуның турында да сөйләгез әле.
– Коръәннең беренче сүрәсеннән алып ахыргы сүрәсенә кадәр укып чыгабыз һәм аны мәет рухына багышлыйбыз. Аның әҗер-савабы да бик күп. Гадәттә, аны бер ел эчендә укырга кирәк диләр. Монда да шулай дип кырт кисеп әйтү дөрес булмый. Шул ук вакытта бер ел диюнең үз хикмәте бар. Бу мәет турында онытмасыннар, аңа дога кылсыннар, искә алсыннар өчен шулай әйтелгән. Адәм баласының шундый бер гадәте бар: ирекле кылсаң, ул аны оныта, вакыт юкка сылтый, бу эшне суза башлый. Галимнәребез, бабаларыбыз аны тәртипкә салу, билгеле бер кагыйдә булдыру өчен исә шартлы рәвештә бер ел дигән. Тагын бер кат әйтәсем килә: сәдака биреп, Коръән укытып, мәет ашы уздырып кына мәетләр өстендәге бурычларны үтәдек дип тынычланып утырырга кирәкми. Үзебез дә алар өчен һәрвакыт догада булыйк.

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әс-Сәләәмү гәләйкүм, сездә чынлап та Коръән мәҗлесен "мәет ашы" диләрме? Хәзер миегезне включать итегез дә - мәетнең ашы буламы???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авылларда эле очесен дэ, жидесен дэ, кырыгын да уткэрэлэр, э шэхэрдэ...., мэчеткэ генэ бирэ кубесе, ойдэ кеше жыеп утырмый, куптэн тугел бер белгэн хатын энисенен кырыгын 35 конне уткэрде кафедэ, кырыгы конне узенен барасы жире булган, хэзрэт эйтте, кайсы конне уткэрсэн дэ ярый дип дип узен тынычландыра, очесе белэн жидесен хэзрэткэ бирде акчасын, укырсын узен дип

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....

        Мөһим

        loading