Шәһри Казан

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу, мәет җирләү, Коръән ашлары, төрле мәҗлесләр үткәрүнең үз шарты, үзенчәлеге, тәртибе бар. Әмма бөтен җирлектә дә алар бертөсле үткәрелми.

Бер-береннән өч-дүрт чакрым гына ераклыкта утырган авылларда да төрлелек күзәтелә. Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, шуларны бер тәртипкә китерү максатыннан, дини стандартларга туры китереп, «Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазифалары» дигән махсус китап һәм низамнамә чыгарган. Алар республика имамнарына җибәрелгән. Китапларны төзүдә актив катнашкан Казан шәһәре казые Габдулла Әдһәмов сүзләренчә, низамнамәдә никах бүлеге булмаганга күрә, хәзер ул кабат яңартылып, өстәмәләр белән чыгарга тиеш. Бу белешмәлекләр соңгы вакытта мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү-үткәрмәү кебек сорауларга да нокта куя.

– Безнең болгар бабаларыбыз исламны кабул итеп, үзләре өчен хәнәфилек юлын сайлап алалар. Ислам дине болгарларның дөньяга карашларын тамырыннан үзгәртсә дә, моңарчы яшәп килгән, ләкин шәригать кануннарына каршы килмәгән гореф-гадәтләр дә сакланып калган. Алар буыннан буынга, атадан балага күчә килгән. Ләкин Октябрь инкыйлабыннан соң, дини уку йортлары, мәчетләр җимерелеп, буынара бәйләнешләр әкренләп юкка чыкты. XX йөзнең 90нчы елларында дингә кайту рөхсәт ителгәннән соң, халык ислам диненең барлык агымнарын да үзенә сеңдерә башлады. Шунлыктан төрле шәргый хөкемнәр арасында, инану-инанмау мәсьәләләрендә низаг, гауга купты, – ди ул.

– Габдулла хәзрәт, иң күп бәхәс тудырган мәсьәләләрнең берсе – мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы мәҗлесләрен уздыру-уздырмау турындагысы. Аның турында Коръәндә язылмаган, диләр. Шул ук вакытта күп кенә дин белгечләре алар динебезне, милләтебезне саклап калуда мөһим роль уйнаганын әйтә.

– Кызганыч, кайбер төбәкләрдә бу гореф-гадәткә сугыш игълан итеп, хәтта: «Без үзебездә бу гадәтне бетердек», – дип горурланучылар да бар. Чынлыкта, мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел, мәетне искә алу, догалар уку. Дуслар, туганнар җыелган урын. Мәҗлескә килгән кеше догалар ишетеп кайтып китә. Диннән ерак торган кеше дә ислам дине турында мәгълүмат ала. Кемгәдер бу дингә якынаюга бер этәргеч тә булырга мөмкин. Шушы йолалар аркасында динебез сакланып калды да инде.

Реклама

– Мәетнең халыкның үзара аны ничек җирләргә кирәклеге турында бәхәсләшеп, уртак фикергә килә алмауларын да көтеп ятканы бар, диләр.

– Районнарның берсендә булган ул хәл. Мәетне соңгы юлга озату тәртипләре белән бәйле хәдисләрдән дәлил эзләргә яратучы егетләрнең берсе вафат булганнан соң, дус-ишләре аны юып, кәфенләп, җеназа намазын укып, зиратка алып киләләр. Шунда аларның арасында күмү тәртибе буенча бәхәс чыга. Берсе: «Бу хәдистә тәртибе менә шулай аңлатыла», икенчесе: «Юк теге хәдистә тәртибе болай аңлатыла», – дип җавап бирә, ә мәет боларның иҗтиһадларының нәтиҗәсен көтеп ята. Нәтиҗәдә гомере буе мәетләрне озатып йөргән бабайны чакырмыйча, мәрхүмне күмә алмыйлар. Үзара бәхәс тудыра торган мәсьәләләр күп. Бер районда «Коръән ашы табынында булган ризыкны капларгамы, юкмы?» дигән сорау да зур гауга чыгарган. Җомга тәртибе буенча да бер катгый карар юк иде. Бер мәчеттә вәгазь сөннәт намазына хәтле, ә башкасында хөтбә белән бергә, сөннәттән соң укылып килде. Боларны яки икесендә шәригатькә туры килә дип танырга, яки берсен генә калдыру мәсьәләсе килеп туды.

Никах-талак мәсьәләләрен алсаң, боларында һәрберсе үзен белгеч дип саный. Шартларын, тәртип­ләрен тикшермичә, һәрбер килгән парга яки никах укый, яки шәригать алдында ир белән хатын булганны аерып җибәрә. Районнарның берсендә бер ирне, хәнәфи мәзхәбендә булганы өчен, бид­гатьче дип гаеп­лиләр. Хатынына: «Синең никахың бу кеше белән дөрес түгел, ирең диннән чыккан», – дип башын әйләндерәләр.

Бүгенге көндә бу мәсьәләләрнең кайберәүләре вак, җәмәгать алдында искә алырлык түгел дә кебек, әмма, кызганычка, безнең арада болар төрле бәхәс, аңлашылмау­чылык тудыра. Кайберәүләребез бер-берсен бу вак мәсьәләләр аркасында ваххабчылыкта гаепли. Шунлыктан әлеге гаугалы, катлаулы хәлләрне чишү максатыннан, Татарстан диния нәзарәте имамнар өчен «Дингә өндәү нигезләре һәм имамның вазифалары» исемендә дәреслек әзерләп бастырды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, шул дәрес­лек нигезендә, голәмалар шурасы имамнар өчен низамнамә төзеде», – дип сөйләде безгә Габдулла хәзрәт.

Татарстан мөхтәсибләре бу низамнамәне үзләренең районнарында гамәлгә керткән. Мәхәлләләр үзләренең эшчәнлекләрен менә шуңа нигезләнеп алып баралар. Шул рәвешле әлеге низамнамә бик күп бәхәсләрне чишкән. Анда имам вазифасының бөтен нечкәлекләре ачыкланган, бәхәсләшерлек урын калмаган.

Теги: мәет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 май 2019 - 11:55
    Без имени
    Менэ,эйтегез инде хэзер без корьэнчэ яшибез дип.кем нэрсэ яза шул закон бугенге кондэ.