Коръән-Кәримдә «Һәр җан иясе үлемне татыр» дигән аять бар. Без кайда гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, үлемнән качып котыла алмыйбыз. Калын диварлы тирән бункерларга кереп бикләнсәк тә, хәтта айга очып менсәк тә, үлем фәрештәсе Газраилне алдый алмабыз. Һәр кеше өчен үлем котылгысыз. Ана карыныннан чыгып якты дөньяга килгәч...
- Рамил хәзрәт, безгә укучыларыбыз дингә кагылышлы күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шуларның берсе - кешене соңгы юлга озатканда ничек юу турында. Кешене тугач та юып, ак биләүләргә билиләр, үлгәч тә... Ни өчен?
- Ислам дине пакьлеккә корылган. Менә фикерләп карыйк: тәһарәт кешенең бәдәнен, ягъни аны тышкы яктан пакьләү булса, руза - эчке яктан, ягъни рухи яктан чистарыну була. Зәкәтне карасак, ул - малны пакьләү. Кардәшләребезне соңгы юлга да пакьләп озату кирәк. Бу Пәйгамбәребез заманыннан ук калган гамәл.
- Юган кешегә аның савабы да була диләр, дөресме?
- Әйе, савабы күп. Пәйгамбәребез бер хәдисендә, кем мәет юып озата, шуның кырык зур гөнаһы гафу ителә, ди. Кем аны кәфенли, җәннәттә аңа ефәктән кием булыр дигән шатлыклы хәбәр әйтелә.
- Мәет юуның катгый тәртибе бармы? Әллә аны төрле төбәктә төрлечә башкарырга да мөмкинме? Юган вакытта һәркем үзеннән өстәмәләр кертә аламы?
- Аның бер тәртибе күрсәтелгән, ул шул тәртиптә барса, хәерлерәк, безнең диндә өстәмәләр кертү яхшы гамәл саналмый. Әйтик, безгә биш вакыт намаз бирелгән икән, аны алты вакыт итә алмыйбыз; бер ай руза тотарга бирелгән икән, аны да утыз бер көн итә алмыйбыз. Юу мәсьәләсенә килгәндә дә, аны шәригать кушканча үтәсәк, дөресрәк була.
- Димәк, мөселман кешесенең исән чакта тәне дә, рухы да чиста булырга тиеш, җир куенына кергәндә, кара туфрак белән күмгәндә, ягъни Аллаһы Тәгалә каршына да ул чистарынып барырга тиеш. Минем ишеткәнем бар: хәтта мәет юган сабын да шифалы була, имеш. Бу сүз дөресме?
- Шәригатьтә сабын турында бер җирдә дә әйтелмәгән. Безнең халык арттырып җибәрергә ярата инде ул. Юган әйбергә изге итеп карау кирәкмәс.
- Рамил хәзрәт, кешене соңгы юлга озату ничегрәк башкарыла?
- Кешенең үлем түшәгендәге вакытыннан карый башласак, башта аны уң ягына яткырып, йөзе белән кыйблага таба каратып куялар, чөнки болай яткырганда иман кәлимәсен әйтү җиңелрәк була, диләр. Аның янында ике мәртәбә иман кәлимәсе әйтәләр. Аннары ахирәт дөньясына китеп барса, күзләрен йомдыралар, авызы ачылса, ияк астыннан башына таба авызын бәйлиләр, күпермәсен өчен, корсагына кайчы авырлыгында булса да әйбер куялар. Юу өчен: авыз-борынга алты чүпрәк, истинҗага алты чүпрәк һәм гаурәтләрен капларга ике зуррак чүпрәк әзерлиләр. Аннан соң истинҗа кылдыралар. Истинҗа ул - алгы һәм арткы юлларны пакьләү дигән сүз. Мәетне колашага салалар. Кайсыбер төбәктә аны кабык дип тә йөртәләр. Мәетнең күлмәкләрен салдырып алалар, чөнки шәригатьтә исраф юк. Әгәр күлмәкләре иске икән, җиңнәреннән кисеп салдырырга да мөмкин. Аннары гаурәтләрен каплап куялар. Истинҗа кылдырганда нәҗес чыксын өчен бераз корсагына басып алалар. Мәет бик чиста булмаса, мунчаланы сабынлап, күбек бөркеп чыгарга кирәк. Мәет чиста икән, тәһарәт алдыра башлыйбыз, тәһарәтне үзебез ничек алабыз, мәеткә дә шулай алдырабыз, авыз-борынын алдан әзерләгән чүпрәкләрне юешләп, бармакка чорнап чистартабыз, ә аякларны ахырдан гына юабыз. Аннары башыннан юа башлыйбыз. Аны утыртып та, яткырып та юалар. Мәет авыр икән, аны яткырып юсаң да ярый. Иң элек сул ягына яткырып уң ягын юарга, колашаны юып алгач, уң ягына яткырып юарга кирәк. Бу эшне ике тапкыр кабатлыйсың. Өченчесендә комгандагы суга тәмле исле май яки канәфер салып коендырасың. Мәетне ышкып түгел, ә җәймә белән тоткалап кына корытабыз. Әгәр мәет озак ятып таркала башлаган булса, госел фарызын гына үтибез, ягъни авыз-борынына, бөтен тәненә су коеп чыгабыз. Бу очракта тәһарәт алдырып, өчәр тапкыр юып булмый. Әгәр төрле сәбәпләр белән гәүдәнең формасы югалган булса, табутка салып күмәләр. Башка дингә охшаган дип куркасы юк, мондый очракта ул дөрес санала.
- Ә менә сугышта үлгәннәрне юарга мөмкинлек булмый, ашыгыч рәвештә генә җир куенына иңдерәләр...
- Ислам динендә шәһитлек хөкеме бар. Әйтик, кеше хаклык өчен көрәштә һәлак булган икән, аны шәһит дип әйтеп була. Шәһитлек хөкемендә мәетне бер кат материалга төреп кенә күмсәң дә, шәригатьтә дөрес булып санала.
- Рамил хәзрәт, юган өчен мәчетләр тарафыннан да төгәл бер суммада акча сорау тәртибе бар. Бу кабул ителәме?
- Аның төгәл суммасы булырга тиеш түгел. Юучы ала икән, бу - аның үз эше. Юу үзе саваплы дип әйттек бит - акча алса, аның кырык гөнаһы әллә гафу ителә, әллә юк. Шул ук вакытта аның өстенә гөнаһ языла дигән хөкем дә юк.
- Мәет юганда догалар укыламы?
- Аның догалары бар, элек хәтта һәр әгъзаны юганда аерым дога укыганнар. Хәзерге вакытта аларны күп кеше кулланмый. Бисмилла белән генә башласалар да, мәет чиста госелләнгән була. Дога да куллансалар, нур өстенә нур гына була.
- Нинди кеше юучы була ала?
- Ир кешене - ир, хатын-кызны хатын-кыз юа. Ире үлсә, аны хатыны юа ала, ә хатыны үлсә, ире юа алмый. Чөнки ире үлгәч, хатынның көтеп тору срогы бар - ул 4 ай да 10 көн аерылмаган кебек санала. Ә хатыны үлгән ир шунда ук аерылган кебек исәпләнә.
- Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт, Рамил хәзрәт. Аллаһы Тәгалә Сезгә исәнлек бирсен!
PS. Үзем дә мәет юуда ике тапкыр катнаштым. Беренчесендә хөрмәтле күршем, халкыбызның билгеле шәхесе галим Мәхмүт абый Әхмәтҗановны соңгы юлга озатканда юарга булыштым. Аны юарга «Болгар» мәчетеннән бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Гомәр бабай килгән иде. Ул вакытта әле үзем бу эштә беренче тапкыр катнашучы буларак, мин аннан: «Мәетләр төшегезгә кереп куркытмыймы», - дип сорадым. Ул шунда елмаеп: «Үлгәннәрдән түгел, исәннәрдән куркырга кирәк», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Улгәч мәет аягы белән кыйблага таба карап ятамы, әллә уң ягы белән кыйблага карап ятамы??
0
0