«Сезнең хәерлегез шул кешедер, кем Аллаһ кануннарын, Коръәнне өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткерсә», - диелә бер хәдистә.
Замандашыбыз Сәйдә абыстай Аппакова - заман белән заман кисешкән чорда Казан мәктәпләрендә диннәр тарихын, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә, дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын булдырган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, танылган вәгазьче, халкыбызга җан азыгы бирүче.
«Аллаһы Тәгалә биргән гомеремнең соңгы егерме биш елында, илебездә дин иреге ачылган бәрәкәтле чорда халкыма Ислам нигезләрен аңлатуга алындым. Милләтебезнең гореф-гадәтләренә нигезләнгән әдәп-әхлак хакында «Татарстан» радиосында нәсыйхәт дәресләрен алып бардым. Аларны шушы китабымда туплап, киләчәк буыннарга әманәт итәм. Күңел, калеб тәрбиясе турындагы һәр язмамны тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әни, ак әби сүзе буларак кабул итәрләр, дигән өметтә калам», - дип, китабын дини һәм дөньяви уку йортларында дәреслек рәвешендә тәкъдим итә ул.
Апас районының Кече Күккүз авылында мулла-абыстай гаиләсендә тугызынчы бала булып туганлыгын, кыз һәм ир туганнарының язмышларын да чагылдырып үтә Сәйдә абыстай китабында.
Әниләре, бик таләпчән булгангадыр, күрәсең, кызы Сәйдәне 5 яшендә үк намазга бастыра. Җиде яшендә инде ул колхоз эшенә ярый башлый. 1961 елда Ренад исемле егет белән гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы ике кыз бала туа. Гөрләшеп яшиләр алар, ләкин Ренадын иртә югалта ул. Ике кызы белән ялгыз яши Сәйдә абыстай.
Бүген ул - ак яулыгын таратып бәйләгән, чандыр, тәбәнәк гәүдәле милләт әбисе. Ул күпме ачылмаган ишекләрне ачтырып, күпме түрәләрнең тынычлыгын алып, туган авылына асфальт юл җәйдерергә ирешә. Алай гына да түгел, беренчеләрдән булып, авылына мәчет салдыру мәшәкатьләрен дә үз өстенә ала, бар булган акчасын шул юнәлешкә кертә.
«Яшь арта барган саен, кешенең йокысыз төннәре ешая икән. Шул вакытларда балачак, күңелемә нык уелган истәлекле хатирәләр, кино тасмасыдай, берәм-берәм күз алдымнан уза. Кайчак күздән яшь аккан чаклар да була. Шунда Коръән аятьләрен укыгач, үзеннән-үзе тынычланып калам, һәрнәрсә үз уңаена килгәндәй була», - дип яза ул китабында.
Әби-бабайларына күрергә язмаган хаҗ кылу Сәйдә абыстайның үзенә насыйп була. Күп кенә шәһәрләрдә йөрүләр, чакырулар абыстайны кайсы гына төбәккә илтеп җиткермәде. «Сөембикә варислары» халыкара төрки-татар балалары иҗат фестивале белән Кырымда да була ул, Америкада яшәүче оныгы янына Коръән укырга да бара. Сигезенче дистәсенә якынлашканда, әнә шулай илләр-җирләр күреп, дөнья гизә абыстаебыз. «Безнең илдән дә матур ил юк, туган җир тарта, кан тарта», - дигән нәтиҗәгә килә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар