16+

Мөхәммәд Пәйгамбәр балдагы

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Татарстаннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Тунис дәүләтенең Кайруан шәһәрендәге «Бөек» мәчетендә гаиләбез белән дога кылырга насыйп булды. Кайруан - Ислам дөньясында Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинә, Израильдәге Иерусалимнан соң, дүртенче изге урын санала.

Мөхәммәд Пәйгамбәр балдагы

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Татарстаннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Тунис дәүләтенең Кайруан шәһәрендәге «Бөек» мәчетендә гаиләбез белән дога кылырга насыйп булды. Кайруан - Ислам дөньясында Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинә, Израильдәге Иерусалимнан соң, дүртенче изге урын санала.

Гарәп-мөселманнар Төньяк Африка тарафларына килеп чыккач, безнең эраның 670 елында Кайруан шәһәренә һәм беррәттән җәмигъ мәчетенә дә нигез салган. Гыйбадәтханәне гарәп хәрби җитәкчесе Сиди Әкба төзеттергән. Шунлыктан ул Сиди Әкба мәчете дип тә атап йөртелә. Ныгытма-кирмән рәвешендәге турыпочмаклы мәчет 9 мең квадрат метр мәйданны били, дүртпочмаклы манараның биеклеге 35 метр. Мәчетнең эчке диварлары төрле зурлыктагы гранит һәм таш колонналарга урнашкан. IX гасырда Әглабидлар нәселе идарәсе чорында Бөек мәчет һәм Кайруандагы башка мәчетләр төрле илләргә Ислам тәгълиматын, шулай ук дөньяви гыйлемнәрне тарату үзәгенә әверелгән.
Кызганыч, бүген Кайруан әйдаманлык ролен кулыннан ычкындырган. Европача яшәү юлын сайлаган Тунис дәүләтенең киләчәге дә күңелдә борчу тудыра. Мондагы кибет, кафе һәм рестораннарда спиртлы эчемлекләр ирекле сатыла. Үзләрендә «коры закон» хөкем сөргән күрше-тирә ислам дәүләтләрендәге кайбер кешеләр дә Туниска автомобильләрдә генә килеп, аракы-шәраб кулланып, кәеф-сафа корудан баш тартмыйлар икән. Европа «үрнәге», аракы зәхмәте үзенең мәкерле гамәлләрен акрын-акрын гына тарата тора. Заманында гайре табигый хәл саналса, сөйләүләренчә, бүген Тунис хатын-кызларының кайберләренең кафе-рестораннарда аракы-шәраб эчеп утыруларын күрергә мөмкин икән. Азан авазы яңгырагач та, дәррәү мәчетләргә агылу юк. Тунис бу яктан Татарстанның инде тәмам «европалашкан» яшәү рәвешен хәтерләтә. Дөрес, Туниста Рамазан аенда аракы-шәраб сату катгый тыелган.
Инде килеп, Кайруан шәһәренең изге урын булуы турында төрле риваятьләр йөри. Тунис кешесе Сәмир әфәнде шуларның берсен безгә дә бәян итте. «Мәккә шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәр коега ялгыш үзенең мөһерле алтын балдагын төшереп җибәргән була. Шул балдак йөзләрчә чакрым ераклыктагы Кайруан шәһәрендәге коедан чиләккә ияреп чыккан. Башка балдактыр дип шикләнү урынсыз, чөнки йөзеккә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәхси мөһере сугылган булган. Җир астындагы чишмә-елгалар үзара тоташкан, күрәсең».
Кайруандагы «Чәчтарашчы мәчете» дә ерак тарих дәлилләрен саклый. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тарафдары, һәрвакыт сәфәрдәш һәм Пәйгамбәрнең чәчен-сакалын кыручысы Әбү Җәма әл Бәләви бер сугышта Кайруан шәһәре төзеләсе урында җан биргән. Пәйгамбәребез сакалының 3 бөртеген Әбү Җәма һәрвакыт үзе белән бөтидә йөрткән. Үлгәндә дә бөтине үзе белән бергә җирләүне сораган. Кайруандагы «Чәчтарашчы мәчете»ндәге Әбү Җәма әл Бәләви каберенә Мөхәммәд Пәйгамбәр сакалының 3 бөртеге дә җирләнгән. Борынгыдан ук Кайруанга 7 мәртәбә гыйбадәт сәфәре Мәккәгә бер тапкыр хаҗ кылырга баруга тиң дигән ышану яши. Шунлыктан, Мәккәгә үк бару мөмкинлеге булмаган мөселманнар хәзер дә Кайруанга килеп, олуг мәчетләрдә гыйбадәт кыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading