16+

Җәмигъ мәчетенә нигез ташы 20 майда салыначак

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстанда зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Дөрес, әлеге истәлекле күркәм дата уңаеннан республикада чаралар ел башыннан бирле уздырылып килә, һәм алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде Татарстан Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев матбугат очрашуында.

Җәмигъ мәчетенә нигез ташы 20 майда салыначак

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстанда зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Дөрес, әлеге истәлекле күркәм дата уңаеннан республикада чаралар ел башыннан бирле уздырылып килә, һәм алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде Татарстан Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев матбугат очрашуында.

Спикер билгеләп узганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә юбилей чаралары федераль дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Узган ел федераль оештыру комитеты төзелде. Комитет җитәкчесе итеп Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ә аның урынбасары итеп федераль оештыру комитетында Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

– Бер еллык федераль һәм республика планына барысы 150 чара кертелде. Алар арасында конференцияләр, спектакль-концертлар, күргәзмәләр, фестивальләр, төрле бәйгеләр бар. Төп вакыйгалар әлбәттә май аенда Татарстанда үтәчәк. Аерым алганда, 20 май көнне сәгать 13.00дә Казан үзәгендә 10 мең кеше сыйдырышлы җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салыначак. Бу иң мөһим чараларның берсе һәм һава торышы нинди булуга карамастан, ул үтәчәк. Һава торышы 9 майдагы кебек булса иде дип телибез, әмма барысы да Аллаһ кулында, – диде Васыйл Шәйхразыев. 
 Әлегә мәчетнең төгәл исеме билгеле түгел, ул барлык халык фикерен өйрәнгәннән соң гына кабул ителәчәк. Бу уңайдан халыкның актив булуы сорала.

Шул ук көнне илнең 76 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән 1100 имам катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы оештырыла.  
21 майда барлык кунаклар һәм республика халкы Изге болгар җыенына барачак. Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында төбәкләрдән һәм республика районнарыннан килергә теләүчеләрне траснпорт белән тәэмин итү, машина кую урыннары булдыру мәсьәләләре каралды, һәр кешенең җыенга килү мөмкинлеге булдырылырга тиеш, диде Премьер-министр урынбасары.  

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр иткәнчә, Болгар җирендә бәйрәм чаралары сәгать 11.00дә “Ислам динен кабул итү” истәлек билгесе куелган мәйданчыкта башлана. Тамашачыларга ислам диненең Идел буе Болгар дәүләтенә булган юлын тасвирлаган театральләштерелгән тематик тамаша тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бәетләр, мөнәҗәтләр башкарылачак. Сәгать 12.00дә җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.
21 май көнне Болгарның Ак мәчетендә, 19-21 майда Казан Кремлендә утлы тамаша күрсәтергә ниятлиләр. Тамашаның нигезендә ислам дөньяны яктылыкка илтә дигән фикер ята. 

18-22 майда Кәрим Тинчурин театрына Болгар-Алтын Урда чоры турындагы тамашачылар яратып өлгергән “Кара пулат”опера сәхнәгә кайта. 19 майда Муса Җәлил опера һәм балет театрында Резидә Ахиярованың “Алтын Урда” спектакле күрсәтелә.
Елдагыча, 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммиты узар дип көтелә. 

– Бүгенге көнгә 55 илдән һәм 42 төбәктән 1600 кеше саммитта катнашырга теләк белдерде. Барысы 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, – дип белдерде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев. 
Быелгы Russia Halal Expo күргәзмәсе үткән елгыдан ике тапкырга зуррак мәйданда узачак. 2017 елгы беренче күргәзмә белән чагыштырганда, ун тапкырга артыграк, диде спикер. Күргәзмәдә иң зур стенд үзебезнең Татарстанныкы булачак. Шулай ук соңгы елларда күргәзмә Иранда зур кызыксыну тудырган. Төркиядән дә күп компанияләр катнашырга тиеш. 

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте кунакларга  бүләк итү өчен 4000 данә “Казан басмасының” репринт басмасын әзерләгән. 

Хәтерләсәгез, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү республика оештыру комитеты утырышы узган көнне “Кол Шәриф” мәчетендә күпләгән кунаклар күз алдында кулъязма рәвештә Коръән китабы языла башлаган иде. Бүгенге көндә мүсхәфнең бер җүзе, ягъни Коръән текстының 1/30 өлеше язылып бетте һәм Изге Китапның тагын бер җүзен язу буенча эш төгәлләнеп килә, диде диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.

Фото: © «Казанские ведомости»
Архитектор Айвар Саттаров мәчетне шушындый итеп күрә

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading