16+

«Милләт» йорты таныштыра да, кавыштыра да

Иске татар бистәсенең Нариман урамында урнашкан «Милләт» йорты һич кенә дә эшсез утырырга җыенмый, ул чын мәгънәсендә милләткә хезмәт итүен дәвам итә. Әле күптән түгел генә «Яңа Гасыр» телеканалы аша бу йортта мөселманча уздырылган туй мәҗлесен күрсәткәннәр иде. Баксаң, биредә яучылык үзәген дә акрынлап җайга салып киләләр икән.

«Милләт» йорты таныштыра да, кавыштыра да

Иске татар бистәсенең Нариман урамында урнашкан «Милләт» йорты һич кенә дә эшсез утырырга җыенмый, ул чын мәгънәсендә милләткә хезмәт итүен дәвам итә. Әле күптән түгел генә «Яңа Гасыр» телеканалы аша бу йортта мөселманча уздырылган туй мәҗлесен күрсәткәннәр иде. Баксаң, биредә яучылык үзәген дә акрынлап җайга салып киләләр икән.

1908 елда сәүдәгәр Ибраһим Идрисов белән имам һәм мөгаллим Галимҗан Баруди типография итеп төзегән бу тарихи бинаны сатып алып реставрацияләгән эшкуар Рәүф Хәсәновның әйтүенчә, беренче таныштыру кичәсенә төрле яшьләрдәге 70тән артык кеше җыелган. Шуларның күбесе мәчет-мәдрәсәләргә эленеп куелган игъланнар буенча, кызыксынып, үз парын эзләү өчен теркәлергә килүчеләр икән. Дөрес, чарада яучылык мәсьәләсе һәм гаилә төзүнең әһәмияте хакында чыгыш ясаучы махсус кунаклар да катнашкан. ТРның Дәүләт Советы депутаты һәм халык шагыйре, Россия татарларының гаилә фонды рәисе Роберт Миңнуллин, шул фондның директоры Роза Хафизова, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дуслык йортыннан Гаяз Фәйзуллин, Казан мэриясеннән Гөлназ Исмәгыйлева, «Сөембикә» журналы хезмәткәре Роза Камалетдинова - шундыйлардан. Башлаган эшне нәтиҗәле итү өчен, биредә яшь киленнәрне һәм яшь кияүләрне укыту курсларын да башлап җибәргәннәр. Алга таба гарәп һәм татар теле курсларына да алынырга уйлап торалар. Әлегә 10лап кыз атнасына ике мәртәбә монда килеп, Гөлфия остазбикәгә укырга йөриләр икән. Егетләр төркеме җыелып бетсә, «Апанай» мәчете имамы Зөфәр хәзрәт укыту эшенә алынырга теләк белдергән.
«Милләт» йортына танышырга, кавышырга теләк белдерүче яшьләрне теркәп бару һәм Рәүф әфәндегә йорт белән идарә итү эшләрендә булышырга алынган Якуб Мусинның әйтүенчә, аның кулында инде йөзгә якын гариза бар. «Без бит мөселманнар, уртак эш башкарабыз. Монда көндәшлек булырга тиеш түгел. Мин, Казандагы яучылык оешмаларын берләштереп, уртак мәгълүмат базасы булдыру яклы», - ди кайчандыр прораб булып Россия төбәкләрендә мәчетләр төзеп йөргән Якуб әфәнде. Үзе ул тәүлек әйләнәсенә биредә торып эшли, төп бина янәшәсенә икегә бүленеп корып куелган 40 кеше сыйдырышлы кунакханәдә яши икән.
Таныштыру нечкәлекләренә килгәндә, гадәттә, егетләргә кыз ошый, ә кызлар бу эштә таләпчәнрәк, талымлырак була, ди ул. Гариза язучыларның яшь категориясенә килгәндә, аның базасында училище тәмамлап эшкә урнашкан 18 яшьлек намазлы авыл егете дә, югары һәм дини уку йортларын тәмамлап килүче кызлар да, 55-60 яшен тутырып килгәндә иманлы ир эзләүче, үз ирләре белән аерылышкан абыстайлар да бар икән. «Соңгыларына тиң була алырдай ир затлары бармы соң?» - дигән соравыма яучы абзый: «Менә әле яңарак кына үз гаиләсен калдырып, Урта Азия якларыннан кайткан 56 яшьлек кеше бала таба алырдай, ышанычлы хатын эзләп мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, бар», - дип, дәлил рәвешендә мисал китерде.
PS. Тиздән Корбан гаете дә килеп җитәчәк. Быел корбан чалу йоласы өчен биреләчәк мәйданнар исемлегенә «Милләт» йорты да кергән. Бу эшне көйләү өчен, төп бина артында 17 сутый мәйданлы бакча бар икән. Шулай ук тиздән «Мусульманский Казан-1» дип аталучы җәяүле туристлар маршруты да эшли башлаячак. Оештыручылар, төркемнәр җыеп, Казанның тарихи мәчет-мәдрәсәләре һәм музейлары буйлап сәяхәтләр оештырырга ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading