16+

Миләш ботагы күз тиюдән саклыймы?

Безнең халыкта үзең белән миләш ботагын йөртсәң, күз тимәс дигән ышану бар. Ул чынлап та булышамы? "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

Миләш ботагы күз тиюдән саклыймы?

Безнең халыкта үзең белән миләш ботагын йөртсәң, күз тимәс дигән ышану бар. Ул чынлап та булышамы? "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

- Без мөселман кешеләре «Ләә иләәһә илләллаһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк» дигән кәлимәне әйткәч һәм Аллаһка ышангач, Аның безне саклаучы икәнлегенә дә чын күңелдән инанырга тиешбез. Күз тию, авырулар алар барысы да Аллаһның әмере. Күз тидермәс өчен түшкә тагылган булавка, миләш ботагы яки башка әйберләр алар сине саклый алмый. Сокланып караганда, күз тимәсен өчен, сөбханаллаһ, табаракаллаһ, әлхәмделилләһ дип әйтергә кирәк. Аллаһы Тәгалә безне начар күздән, чирдән, кайгы-хәсрәттән сакласын.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    gulnara-79

    0

    0

    Что за бред?! Миләш ничек нәрсәдәндер саклый алсын инде?! Иммунитетны ныгытырга ярдәм итәдер, килешәм. Ну моны уйлап чыгарган кешенең фантазиясенә кызыгам, чынлап

    Мөһим

    loading