16+

Мин, акча ярату сәбәпле, гайбәт сөйләүдән туктадым

Коръәндә гайбәт өч төрле сүз белән килә: гайбәт, ифтира, боһтән. Гайбәт ул – кардәшеңдә булган әйберне әйтү. Ифтира – аны кемнәндер ишетеп әйтү. Ә боһтән – булмаган әйберне яла ягып әйтү. Болар бөтенесе дә тыелган һәм гайбәт хөкеменә керә.

Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары Гайшә (радыйаллаһу ганһә) белән Сафия (радыйаллаһу ганһә) бер-берсеннән көнләшә торган була. Бервакыт Гайшә Сафия турында кулы белән ишарәләп, ул бит тәбәнәк, дип күрсәтә. Шулчак Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Йә, Гайшә, син шундый сүз әйттең, әгәр дә шул сүз диңгез суы белән кушылса, диңгез суын бозар иде”, – ди. Тел белән дә әйтмәде юкса, фәкать ишарә кылды. Димәк, кешең кимчелеген ишарә белән күрсәтсәң дә, хәтта каләм белән язсаң да, аннан көлеп карикатура ясасаң да – болар бөтенесе дә гайбәткә керә.

Элеккеге галимнәр дә гайбәттән җиңел генә котыла алмаган, чөнки гайбәт сөйләү - ул кешенең нәфесе яраткан әйбер. Берәү әйтә: берәр кеше турында гайбәт сөйләсәм, бер көн ураза тотарга сүз бирдем, ди. Ураза тота-тота арып бетә бу, ләкин гайбәттән бөтенләй туктый алмый. Шуннан гайбәт сөйләгән саен бер дирһәм сәдака бирергә була. Бер дирһәм – шактый зур акча. Акчаны ярату сәбәпле мин гайбәттән туктадым, дип әйтә.

Равил хәзрәт Бикбаев,

Әмәт бистәсе мәчете имамы

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading