16+

«Минем үземә, хәзрәт, кызым 30га җитте инде, тиңен таба алганы юк, дип еш әйткәлиләр»

Үз парын таба алмыйча йөрүчеләр арабызда шактый. Тиң парыңны табып гаилә кору хәзер җитди бер проблемага әйләнде дияргә була.

«Минем үземә, хәзрәт, кызым 30га җитте инде, тиңен таба алганы юк, дип еш әйткәлиләр»

Үз парын таба алмыйча йөрүчеләр арабызда шактый. Тиң парыңны табып гаилә кору хәзер җитди бер проблемага әйләнде дияргә була.

Ялгызлык проблемасы 70-80 елларда туганнар арасында аеруча актуаль. Казанның "Гаилә" мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә катнашучыларның һәрберсе шундый фикердә тора. Бу юлы сөйләшүнең темасы да махсус сайланган - "Ялгызларга үз парларын табарга ничек ярдәм итәргә яки яучыларның эш алымнары". Очрашуга, әлбәттә, яучылык эше белән шөгыльләнүчеләр җыелган иде. Алар үзләре борчыган мәсьәләләр, киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә һәм бу саваплы эштә бердәм булырга кирәклеге турында сөйләште.

«Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, мәчетнең исеме дә "Гаилә» булгач, биредә әлеге темага кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшүләр еш оештырыла.

- Ялгызлык темасын да читләтеп үтә алмадык. Минем үземә үк, хәзрәт, кызым утыз яшенә җитте инде, тиңе таба алганы юк, дип еш әйткәлиләр. Яшьләрне ничек гаиләле итәргә? Бу максаттан ниләр эшли алабыз? Бу өлкәдә кемнең нинди тәҗрибәсе бар? - дип мөрәҗәгать итте ул әлеге өлкәдә эшләүчеләргә.

Казанның берничә мәчетендә таныштыру үзәкләре эшләп килә икән. Әмма аларның без күбесен белмибез. Шундыйлар арасында "Өметлеләр" мәчете дә бар. Аның имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин әйтүенчә, алар бу эш белән 2012 елдан ук шөгыльләнә. Шул вакыттан бирле аларга 184 кеше мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызларның 85 проценты, ирләрнең 82 проценты - 70-80 нче елларда туганнар. Мәчеткә мөрәҗәгать иткән ун кеше гаилә корган. Тик шулай да, хәзрәт нәтиҗәләр алай куанырлык түгел дигән фикердә тора. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә таныштыру эше белән шөгыльләнүче мәчетләр, яучыларның бердәм булып эшләргә тиешлеген әйтә.

- Бәлки, уртак бер база булдырырга кирәктер. Таныштыру эше бер мәчет белән генә чикләнмәсен иде. Без хәтта гаилә корырга теләүчеләргә кайсы мәчеттә махсус үзәк эшләвен дә белеп бетермибез икән бит. Очрашу алдыннан күп кенә мәчетләргә шалтыратып чыктык. Алар бу эшне башлаган да ташлаган. Булганнары да бер-берсе белән элемтәдә тормый. Берләшеп эшләсәк, эшебез нәтиҗәлерәк булыр иде, - ди хәзрәт.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, таныштыру эшенең уңышлы баруы яучыларның активлыгыннан тора, ди.
- Яучы ул бик энергияле, кешеләрне, үз эшен яратырга тиеш. Бу вазифа бик җаваплы да. Анкета күрсәтеп кенә утырсаң, сиңа килгән кешедә бу җитди үзәк түгел икән дигән фикер дә туарга мөмкин, - ди ул.

Анкета дигәннән, Алмаз хәзрәт Сафин анкетага нәсел-нәсәбе турындагы сорауны да кертергәдер, бәлки, ди. Халык арасында да бит: "Атасына карап - улын, анасына карап кызын коч", - дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгән. Аңа бәя нәселенә карап бирелә. Элекеге яучылар да яшьләрне белми генә яучыламаганнар. Нәсел-нәсәбәсе дә туры килүен исәпкә алганнар.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә улларын киленне, кызларына кияүне ата-аналар үзләре дә "күзли ала". Электән үк килгән бу вазифаны без онытып җибәрдек, ди ул.
«Гаилә» мәчетендә, «Гаилә учагы» проекты кысаларында, декабрь башында таныштыру үзәге ачылган. Бу эшне Нуршат хәзрәт Муллагалиев һәм аның хатыны Айгөл алып бара. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Өч ай эчендә 35 ир-аттан, 24 хатын-кыздан анкеталар кабул ителгән. Нуршат хәзрәт фикеренчә, алга таба уңышлы гына эшләп китү өчен башка үзәкләрнең дә тәҗрибәсен өйрәнергә ниятлиләр.

«Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Фәнияр Шәкүров сүзләренчә, алар үткәргән очрашуларга килүче егетләрнең яше 25ләр булса, кияүгә чыгарга теләүчеләрнең яше - 30дан арткан.
- 20-25 яшьлек кызлар кияүгә чыгарга ашыкмый, ә егетләрнең үзләреннән олырак кызларга өйләнәсе килми. Кызлар кияүгә чыгу турында иртәрәк уйлый башласын иде, гаиләдә әти-әни алаларга шуны төшендерергә тиеш, - ди ул.
«Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте оешканга әле бер генә ел. Шул вакыт эчендә дүрт никах булган. Алар анкеталар тутырып кына калмый, яшьләр белән төрле тематик очрашулар үткәрә. Шундый чаралар вакытында кеше үзен яхшырак күрсәтә ала дигән фикердә тора Фәнияр.

Таныштыру үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен: "Гаилә" мәчетендә "Гаилә учагы" төркеменә (vk.com/gailya_uchagi) яза яисә Нуршат хәзрәт Муллагалиев (https://vk.com/id74681486) белән элемтәгә керә ала. Сорауларны 8 937 002 10 74 (ирләр өчен) һәм 8 937 521 19 28 (хатын-кызлар өчен) телефоннарына шалтыратып бирергә мөмкин. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

"Өметлеләр" мәчетендә дә бу хезмәт түләүсез. Анкеталарны islamsemya.ru сайтында калдыра аласыз. Телефоннары: 8-927-429-1015.

Фото: islam.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading