16+

Әмирхан Еникинең кайсы әсәре Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга көчле тәэсир иткән

Сез нинди китап укыйсыз? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама үзәк мәчете имам хатибы: - Хәзерге вакытта Ибн Хөсәеннең гарәп телендә язылган «Кешеләрнең гөнаһлары кичерелү сәбәпләре» дигән китап укыйм. Эшчәнлегем белән бәйле рәвештә миңа дини китапларны күп укырга туры килә. Җомга вәгазьләрен әзерләгәндә дә кулланам аларны. Әлеге максаттан Ризаэддин Фәхретдиннең китаплары...

Сез нинди китап укыйсыз?
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама үзәк мәчете имам хатибы:
- Хәзерге вакытта Ибн Хөсәеннең гарәп телендә язылган «Кешеләрнең гөнаһлары кичерелү сәбәпләре» дигән китап укыйм. Эшчәнлегем белән бәйле рәвештә миңа дини китапларны күп укырга туры килә. Җомга вәгазьләрен әзерләгәндә дә кулланам аларны. Әлеге максаттан Ризаэддин Фәхретдиннең китаплары ярдәмгә килә. Белүегезчә, ул тарихчы да, язу­чы да, педагог һәм күренекле дин эшлек­лесе дә булган. Тәрбия турында бик күп китап­лар язып калдырган. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана» кебек хезмәтләрен баш­каларга да укырга киңәш итәм.
Татарча сөйл­әмемне камилләштерү өчен Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еникине укырга тәкъдим иттеләр. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре көчле тәэсир итте.
Китаплар укырга яратам, күбесенчә дини эчтә­лектә булган, гарәп телендә язылганнарына игътибар итәм.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading