16+

Мондый хәлгә төшүбезнең сәбәбе – гөнаһларга батудан, кешелеклелек сыйфатын югалтудан

Кешелек дөньясына бик зур сынау килде. Кризис, пандемия... Шул сәбәпле, эштән кыскартулар, кинәт кенә авырып, таныш-белешләрнең якты дөньядан китүләре...

Мондый хәлгә төшүбезнең сәбәбе – гөнаһларга батудан, кешелеклелек сыйфатын югалтудан

Кешелек дөньясына бик зур сынау килде. Кризис, пандемия... Шул сәбәпле, эштән кыскартулар, кинәт кенә авырып, таныш-белешләрнең якты дөньядан китүләре...

Мондый афәтнең кисәк кенә килеп чыгуына беребез дә әзер түгел иде. Ә ни өчен соң безгә мондый бәла килде – бу хакта безнең уйлап, фикерләп караганыбыз булдымы? Яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнен беләбез, тик шулай да үзебезгә тагын бер мәртәбә шушы сорауны бирик әле: ни өчен соң безгә Раббыбыз шундый авыр сынаулар җибәрде?

Әлеге сорауга җавап эзләү үзе үк сораулар тудыра: бик каты азына башладыкмы әллә без? Аллаһыга гыйбадәт кыласы урында, акчага табына башламадыкмы? Раббыбыз куйган чикләрне беләбезме? Белеп тә, ул чикләрне бозабызмы икән әллә? Хәләл белән хәрәмгә игътибар итәбезме, әллә безгә барыберме?

Аллаһыга шөкер, бик яхшы тормышта яшибез, ризыктан өстәлләребез сыгылып тора, киемнәр белән шкафлар тулган, кемгә бирергә икән артыгын дип, бирер кешесен таба алмыйча интегәбез, капка төбендә – икешәр машина... Әби-бабайларыбыз фәкыйрьлек, ачлык белән сыналса, без муллык, рәхәт тормыш белән сыналабыз. Тик сынау белән сынауның гына аермасы – җир белән күк арасы. Әби-бабайларыбыз авыр тормыш кичерүләренә карамастан, йөз аклыгын җуймаган, намусларын, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган. Гади булганнар, әти-әниләрен хөрмәт итеп, туганлык җепәрен ныгытып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр. Ә без? Әгәр дә эш-гамәлебезгә, тормышыбызга чит кеше күзе белән карасак, акча дип, ни генә кыланмыйбыз. Аяныч, әмма хакыйкать: бүген бу бик күпләргә хас. Йөрәгебездә намус төшенчәсенә дә, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларына

да урын юк. Бу сүзләрне, хәтта ялгыш кына әйтеп куйсаң да, синнән көлеп, мәсхәрә кылып, таптап китүләре бар.

Әнә шулар хакында уйлансаң, хәлебезнең бик мөшкел булуына инанырбыз. Чынлап та, акча өчен дуслашабыз, мал бүлешә алмыйча сугышабыз, дошманлашабыз. Авылдагы череп беткән, ауган-түнгән йортны бүлешә алмыйча туганлык җепләрен өзәбез, судка йөреп, бер-беребез өстеннән шикаятьләр язабыз. Иркен фатирларыбызны яки йортыбызны тар санап, әти-әниләрне картлар йортына илтеп куябыз. Зина-фәхештән туган балабызны чүплек савытына илтеп атабыз, ә күңелебездә миһербанлык-шәфкать тамчысы булганыбыз балалар йортына калдырып китә. Иман, әхлак, күркәм холык тәрбиясе бирәсе урында, газиз балаларыбызга акча тәрбиясе бирәбез. “Ничек итеп кәсеп итсәң дә ярый, акчаң булса, бар да була” – дип, нәни вакыттан ук аларны урлашырга, таларга, алдарга өйрәтәбез. Бик күпләребез өчен акчаның нинди юл белән табылуы мөһим түгел, иң мөһиме – байлык. Зина кылу, процентка акча бирү, акча алу шундый киң таралды ки, кешеләр аларның нинди зур гөнаһ булуын күптән оныттылар инде.

Әйе, сүз дә юк, барыбыз да мондый гөнаһлар кылмыйдыр да, әмма бу бозыклыклар җәмгыятьтә киң таралды һәм шуның аркасында безгә төрле сынаулар килә дә. Аллаһы Тәгалә “Шура” сүрәсенең 30нчы аятендә безгә шул хакта белгертә: “Сезгә ирешкән бәла-казалар үзегезнең кулларыгыз белән эшләп алган гөнаһларгыз сәбәпледер, шулай булса да, Аллаһы гөнаһларыгызның күбрәген гафу итә”.

Безнең мондый түбән хәлгә төшүбезнең сәбәбе – гөнаһларга батудан, кешелеклелек сыйфатын югалтудан. Гаепне үзебездән түгел, ә башкаларадан эзләргә бик яратабыз: күршебездә, дусларыбызда, туганнарыбызда, җитәкчеләрдә икән бит гаеп! Әмма ачы булса да, хакыйкатьне танырга кирәк: гаеп һәрберебездә дә бар. Кылган явызлыкларыбыз җәмгыять тормышына тәэсир итми калмый. Аллаһы Тәгалә “Әнгәм” сүрәсенең 129нчы аятендә әйтә: “Аллаһыга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен бер залим кавемне икенче залим кавемгә ирекле кылырбыз...”

Раббыбыз бу аятьтә, бер халык золымлык кыла башласа, бер залим кавемгә икенче залим кавем белән идарә итәргә рөхсәт кылырбыз, аларны золымлык кылырга этәрербез һәм чакырырбыз, ә изге гамәлләр кылудан тотып торырбыз һәм читләштерербез, ди. Бу – Аллаһының иң куркыныч җәзаларыннан берсе. Аның нәтиҗәсе аяныч һәм куркыныч. Әмма моның өчен җаваплылык бары залимнәрең үз өсләрендә, чөнки алар үз-үзләренә зыян салдылар һәм үз-үзләренә карата җинаять эшләделәр. Аллаһы тәгалә юккагына: “Синең Раббың үз бәндәләренә карата гаделсезлек кылмый”, – дип әйтмидер.

Ягъни әгәр Аллаһының коллары бик күп гаделсез гамәлләр кылсалар, золымлык таратсалар һәм Аллаһы каршындагы бурычларын үтәмәсәләр, хакимияткә дә, аларның үзләре кебек үк, Аллаһы һәм Аның коллары каршындагы бурычларын үтәүдән баш тарткан гаделсез кешеләр килә. Ул гаделсезләр үз халыкларын каты җәзаларга тарталар, хокукларыннан мәхрүм итәләр, алар кылганнан да артыграк золымлык кылалар. Шунысы куркыныч, халык бу золымнарны күргән өчен һичбер әҗер-савап алмый, ул әҗерләргә хәтта өметләнә дә алмый. Ләкин әгәр Аллаһының коллары туры юлга күнсәләр, гадел булсалар һәм изгелекләр кылсалар, Аллаһы да аларга җитәкчелек итүчеләрнең гамәлләрен үзгәртә, залим идарәчеләргә алмашка гадел һәм хаклык яклы булган кешеләр килер.

Менә бу аять тә безгә нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә һәм уйландыра. Әгәр дә без тәүбәгә килеп, гөнаһлар кылудан туктамасак, безнең җәмгыятьне, халкыбызны, бүгенге хәлебезне беркем дә үзгәртә алмый. Шуңа күрә үзебездән башларга кирәк. Бүтән кеше ришвәт бирсә дә, син бирмә! Дустың урласа да, син урлама! Зина кылсалар да, син кылма, намусыңны сакла! Һәркем шулай эшләгәндә, калганнар үрнәк алыр һәм, шул рәвешле, әкренләп булса да тирә-ягыбыз үзгәрә башлар. Шик юк, халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһы аның хәлен үзгәртмәс. Бу сүзләргә дәлилне Раббыбыз “Рагыд” сүрәсенең 11нче аятендә хәбәр итә: “Дөреслектә, Аллаһы һичбер кавемнең (халык, милләт) хәлен үзгәртми, ул кавем үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы”.

Ә инде иманга кайтып, яман эшләрдән тыелып, күбрәк хәерле изге гамәлләр кылып яши башласак, безгә Аллаһы Тәгалә вәгъдә бирә:

"Кем дә кем, булсын ул ир-ат яки хатын-кыз, Аллаһыга иман китереп, изге гамәлләр кылса, Без аны яхшы тормышта яшәтәчәкбез, һәм әҗерен алар кыла торган гамәлләрдән күбрәк итеп кайтарачакбыз" (“Нәхел" сүрәсе, 97нче аять).

Раил ФӘЙЗЕРАХМАН,

Балык Бистәсе районы,

Тәберде-Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик яхшы уйланырлык вәгазъ

    Мөһим

    loading