16+

Мәрҗани хезмәтләре беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән

Хәзер Шиһабетдин Мәрҗаниның хезмәтләре белән рус телендә дә танышып булачак. Әлеге күләмле эш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан дөнья күрде. Китапларны Россия ислам институты белгечләре тәрҗемә иткән.

Мәрҗани хезмәтләре беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән

Хәзер Шиһабетдин Мәрҗаниның хезмәтләре белән рус телендә дә танышып булачак. Әлеге күләмле эш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан дөнья күрде. Китапларны Россия ислам институты белгечләре тәрҗемә иткән.

–  Әлеге хезмәтләрнең басылып чыгуы безнең өчен зур вакыйга. Шиһабетдин Мәрҗани татар тарих һәм илаһият фәнендә иң зур урын тоткан шәхесләрнең берсе. Аны беренче профессиональ татар тарихчысы дип санарга була. Татар тарихын өйрәнгән кеше Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәте белән һичшиксез танышырга тиеш, – дип белдерде  Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин китапларны тәкъдим итү чарасында. 

«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтен Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә иткән. 

–  Мин бу эшкә ике ел китәр дип уйлаган идем. Әмма ул өч елга сузылды. Турыдан-туры тәрҗемә итеп кенә булмый, һәрбер исем-атаманы, җирлекне тикшереп, аңа аңлатмалар биреп барырга кирәк булды, – ди ул. 

Китапның беренче томында Мәрҗани татар халкының гомуми тарихы белән таныштыра.  Икенче томында үзебезнең җирлектә яшәгән, хезмәт иткән татар мөфтиләре, галимнәре, имамнары турында язган. Шунда ук татар авыллары тарихлары белән дә танышырга була. 

«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәте белән бергә, Мәрҗанинең тагын ике хезмәте: “Мөкаддимәт китаб вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф” һәм “Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф” әсәрләре дә тәрҗемә ителгән. Аларын автор гарәп телендә язган булган. 

Тәрҗемә ителгән китаплар арасында М. Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирханның репринт басмалары да бар. 

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, татар галимнәренең хезмәтләре кайбер чит илләрдә дә билгеле. Аларны безгә караганда да күбрәк өйрәнәләр, ди ул. Татар дин галимнәренең хезмәтләре күпчелек өйрәнә алсын дигән максаттан нәшрият аларның хезмәтләрен тәрҗемә итеп бастырырга алынган. 

–  19-20 гасырларда киң таралыш алган китапларга игътибар юнәлтергә тырыштык. Әлбәттә алар бик күп, алга таба бу юнәлештә эшне көчәйтербез дип уйлыйбыз, – диде Ришат Хәмидуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading