16+

Мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен уздыру гөнаһмы?

Татар халкында “Торам-торам да, тагын китереп орам” дигән хәтәр әйтем бар. Шуның шикелле, остаз хәзрәтләребезнең кайберләре бик сәер сүзләр сөйләп куйгалыйлар. Имеш, мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә, шулай ук еллыгында Коръән мәҗлесе оештырып, рухларына дога кылдыру “гөнаһ”, “бидгать” гамәл икән.

Мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен уздыру гөнаһмы?

Татар халкында “Торам-торам да, тагын китереп орам” дигән хәтәр әйтем бар. Шуның шикелле, остаз хәзрәтләребезнең кайберләре бик сәер сүзләр сөйләп куйгалыйлар. Имеш, мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә, шулай ук еллыгында Коръән мәҗлесе оештырып, рухларына дога кылдыру “гөнаһ”, “бидгать” гамәл икән.

Алар бу йоланы кичекмәстән бетерергә өндиләр. Мондый мәҗлесләр үткәрергә дигән аять Коръәндә юк, диләр. Әмма “үткәрергә” дигән сүзләр булмаган кебек, “Мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә Коръән мәҗлесләре үткәрү бидгать гамәл” дигән аять тә юк. 

Ошбу мәҗлесләргә туганнар, күршеләр чакырыла. Мәхәллә мулласы хуҗаларга, йортка игелек-бәрәкәт сорап дога кыла һәм кылдыра, вәгазь-нәсыйхәт ирештерә. Коръән сүрәләре, аятьләр укып, шушы нигездә яшәп ахирәткә күчкән кешеләрнең рухларына ирештерүне сорап, хуҗаларга бәрәкәт теләп дога кылалар. Шушы мәҗлесләрдә катнашучылар арасында әле иман юлына кереп бетмәгән кешеләр күңелләре йомшап һәм сафланып, намазга басарга һәм мәчеткә йөри башларга да мөмкиннәр. 

Табынга ризык куюны хуҗалар хәл кадәренчә үзләре тырыша. Искә алу мәҗлесе үткәреп, әле берәүнең дә хәерчелеккә калганы юк. Риваятьләрдә рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам заманында сәхәбәләре белән ризыклы мәҗлесләр үткәргәннәре турында әйтелә. Хәдисләрдә шундый мәгълүматлар бар, рәсүлебез әйткән: ”Кайчан җан адәм баласының тәненнән чыкса, 3 көн үткәннән соң җан әйтер: ”И, Раббым! Миңа рөхсәт бир, үземнең торган тәнемне күреп, карап кайтыйм”. Аллаһ Тәгалә рөхсәт бирер дә, җан кабере янына барып, еракка гына туктар, күрер тәненең бозылуын. Шушы күренешкә җан елар һәм әйтер: ”И, мескен тән, и, сөекле, үзеңнең дөньяда терек булып йөргән вакытыңны искә төшерәсеңме? Бу өй – куркынычлык өе, катылык һәм кайгылык өедер”. 

Кайчан бишенче көн булса, җан “барып тәнемне карап килим” дип, тагын Аллаһыдан рөхсәт сорар. Аллаһ Тәгалә рөхсәт бирер, янә җан каберенә барыр да ерактан гына каберенә карар. Тәненең аянычлы хәлен күреп, бик каты елар. Кайчан җиде көн үтсә, җан тагын Аллаһыдан рөхсәт сорап кабере янына барыр, гәүдәсенең хәлләрен күреп, бик каты елар. 

Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикер дәвамчысы Әбү Һөрәйрә әйткәннәрдән күчереп калынганча, мөэмин үлгәч, җаны йорты тирәсендә бер айга кадәр әйләнеп йөрер. Бу йөрүендә җан белешергә теләр: мәрхүмнең васыятен урынына тапшыралармы? Малын шәригать буенча бүләләрме? Бу йортта кемнәр аңа дога кыла, кемнәр аның өчен елый? Үлгәннәрнең җаннары өйләренең тәрәзәләре төпләренә килерләр һәм әйтерләр: "Сез безгә ярдәм кылыгыз. Безнең өчен фәкыйрьләргә сәдака бирегез, без сәдакаларга мохтаҗларбыз. Инде сез безне онытмагыз, безнең өчен игелектә һәм догада булыгыз. Без сезнең догагызга мохтаҗ булып торабыз!”

Болар үзләре өчен игелек күрсәләр – шат булып, әгәр болар үзләре өчен берәү дә игелек кылмаганны күрсәләр бик кайгырып кайтып китәрләр. 
Хәзрәтләребезнең кайберләре мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә, шулай ук еллыгында Коръән мәҗлесләре үткәрүне “бидгать гамәл” дип, үзләре үк гөнаһка кереп, бидгатьчеләр булмаслармы? Мин 1933 елда туганмын, бабаларыбыз-әбиләребез мәрхүмнәрне искә алып, Коръән мәҗлесләре үткәрә иде. Дини йолаларыбызга буталчыклар кертмәсәк һәм халык күңеленә шик салмасак иде.

Равил Бәдреддин
Балык Бистәсе районы, Күки авылы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу нэсихэт белэн мин килешэм эби бабайлардан калган йола мондый вэгэзлэрне берничэ ел элек сойлилэр иде инде хэзер халык анлады дип уйлыйм.кеше уз гомерендэ бер тапкыр да кор эн укытмаска момкин бит аш уткэреп оенэ дога керэ узлэредэ вэгаз лэнэ Рэхмэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Югарыда язылганнарга өстәп бер ни әйтерлек түгел. 100 проценты белән килешәбез. Без бит гарәп илендә яшәмибез, бәлки анда юктыр. Ә бездә гомер гомергә килгән гореф гадәт. Һәм әйбәт күренеш. Укытырга язсын әле.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Инде болай да , онлайнга кучеп эшләү заманына, кеше кеше белән очрашмый, аралашмый, сөйләшми.. Мәрхүмнең туганнарын үлгәненә 3,7, 40 көннәрендә, елында җыелып, шул ук хәзрәтләрнең,муллаларның вәгазьларен, Коръән аятьләрен тыңлаудан да, аралашудан да мәхрүм итәрләр мени "бидгать гамәл" дип?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу куренеш хэзер кин колач алып таралырга Тора. Эллэ кайда укып кайталар да фахаби законнарын кертэ башлыйлар. Нормально гына эшлэп торган мулланы, син дорес укымыйсын, алай кирэкми, болай ярамый дип китэргэ мэжбур итэлэр. Хэм менэ узен куйгач нэрсэ буласын кот тэ тор. Сакаллары кукрэгенэ житкэн, 3,7,40, елы юк, сэдака бирергэ тугел, улгэн кеше улэксэ ул дия башлыйлар. Аллах сакласын андыйлардан! Кеше улгэч женаза намазын да укымыйлар, улемтеккэ дип жыйган эйберлэрен дэ бирдертмилэр. Авыл халкынын узенэн куп нэрсэ Тора. Каты торса, андыйларга Ирек

          • аватар Без имени

            0

            0

            Просто хэрбер кеше узе намаз укырга тиеш. Намаздан сон улгэннэргэ дога кылсын. Намаз Уку фарыз. 3,7,40, нда гына тугел. Хэр кон укы. Шуна алар эйтэ что бу мэжлеслэр кирэк тугел. Аннары /3,7,40 и башка искэ алмаска мы? Алар дога омет итми ме. Шуна курэ узен Хэм узеннэн сон намаз укып дога кылып торучы буын устереп калдырырга кирэк. /3/.7.40 нда гына тугел.

            Мөһим

            loading