16+

Мөселманнарның гомум догасы вакытында нинди дога укыла?

Җомга көнне коронавируска каршы бөтен мөселманнар бердәм дога кылачак. Ә нинди дога укырга кирәк соң?

Мөселманнарның гомум догасы вакытында нинди дога укыла?

Җомга көнне коронавируска каршы бөтен мөселманнар бердәм дога кылачак. Ә нинди дога укырга кирәк соң?

Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезне бөтендөнья мөселманнарының гомум догасына кушылырга чакырды.

Газета укучыларыбыз, безнең дә кушыласы килә, нинди дога укыйсы була, дип сорыйлар.  Мөселман кардәшләребез, нинди догаларны беләсез, шуларны укыгыз. Түбәндәге доганы да укырга тырышыгыз:

Аллаһүммә инни әгүзү бикә минәл-бәраси үәл-җүнүни үәл-җүзәәми үә мин сәййи-иль-әскаам.

"Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник йогышлы авыру) һәм башка начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

Гомум дога кылу чарасы җомга көнне өйлә намазыннан соң укыла.

Бу турыда тагын укырга: Татарстан мөселманнары бөтендөнья дога кылуга кушылачак

Фото: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading