16+

Мәскәү буйлап «күчмә мәчет» йөриячәк

"Halal Guide" проектын эшләүчеләр, Мәскәүдә мәчетләр җитешмәү аркасында, шәһәр буйлап "күчмә мәчет" йөртергә уйлый. Әлеге проектның башында торучы Айрат Касыймов, Мәскәү ул Казан түгел шул, ди.

Мәскәү буйлап «күчмә мәчет» йөриячәк

"Halal Guide" проектын эшләүчеләр, Мәскәүдә мәчетләр җитешмәү аркасында, шәһәр буйлап "күчмә мәчет" йөртергә уйлый. Әлеге проектның башында торучы Айрат Касыймов, Мәскәү ул Казан түгел шул, ди.

- Ике миллион мөселман яшәгән Мәскәүдә нибары дүрт мәчет эшләп килә. Бизнес-үзәкләрдә эшләүчеләргә аеруча кыен, мәчеткә барырга бик күп вакыт кирәк, ә намаз уку өчен махсус урыннар булдырылмаган. Кайберәүләр хәтта намазларын баскыч алды мәйданчыкларында укырга мәҗбүр. Без бу проблеманы мобиль мәчет ярдәмендә чишәргә уйладык, - ди Айрат.

Мобиль мәчет автомобиль прицебында урнаша, анда кечкенә тәһарәтханә һәм намаз кылу урыны җиһазлана. Прицеп эчендә шулай ук ризык та сатылачак. Аннан кергән акча проектның чыгымнарын капларга китәчәк, дигән фикердә тора аны оештыручылар. Фургон эчендә берьюлы җиде кеше намаз укый алачак. Зур автомобильнең бәясе 300 меңнән алып 500 мең сумга кадәр торса, аның эчен җиһазландыру 80 мең сумга төшәчәк ди. Ярдәм кулын сузарга теләк белдергән берничә иганәче дә табылган.

Мондый күчмә мәчеттә намаз укырга теләүче интернет аша бер көн алдан заказ биреп куячак, кичтән бөтен маршрутлар уйланылып, иртән күрсәтелгән адрес буенча мәчет үзе килеп җитә. Мәчетнең хәзерге минутта кайда икәнлеген сайтка кереп карап белеп булачак. Проект уңышлы табылган очракта, тагын сигез шундый машина җиһазлау планлаштырыла. Аларның алтысы билгеле бер урыннарда хезмәт күрсәтәчәк, калган икесе шәһәр буйлап йөриячәк.

Мобиль мәчет шәһәр урамнарына чыксын өчен миллион сумнан артык акча кирәк. Шуның 850 меңен халык ярдәмендә җыярга уйлыйлар. "Бумстартер" сайтында бу идеяне тормышка ашырыр өчен акча җыю оештырылган (https://boomstarter.ru/projects/290649/mobilnaya_mechet).

Җыелган акча прицеп-дача сатып алу, аның эчен тулысынча үзгәртеп кору, машинага йөртүчене эшкә алу һәм мәчетнең кайдалыгын күреп була торган, заказлар ясарга мөмкинлек бирә торган сайт эшләтеп җибәрүгә тотылачак.

"Мобиль мәчет" проектына һәркем ярдәм итә ала. Ярдәм күләме - 100 сумнан алып 15 мең сумга кадәр.

Фото: www.m24.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading