Туган ягым Әтнәгә хәзер сирәк кайтыла, чөнки кайту-китү проблемага әйләнде. Район үзәгендә ни автовокзалы, автобусларның еллык түгел, атналык та расписаниеләре юк. Кесәңдә «котырган» акчаң булса, таксилар күп анысы, 40-45 минутлык юл өчен 300-350 сум сораучы «туймас» таксистлар заманасы бит хәзер.
Ә кайтасы килә, җәмәгать. Туган як ул, читтә озак яшәсәң, бик тә, бик тә сагындыра.
Район үзәгендә зур, матур Аллаһ йорты салынганын белә идем инде. Зәвык белән бизәлгән, идәннәренә өр-яңа келәмнәр җәелгән бу мәчеттә мөмкинлек чыгу белән җәмәгать намазында катнашырга теләгем бар иде. Ниһаять, мин Әтнә аша авылым Бахтиярга кайтып барам. Вакыт соң булу сәбәпле, бу көнне Әтнәдә кунып, иртән Бахтиярга китәргә ниятләдем. Иртәнге намазга Әтнә мәчетенә барырга җай чыкты менә. Иртүк торып тәһарәт алдым да «Әлхәм», «Ихлас» сүрәләрен укый-укый, мәчеткә юнәлдем. Намаз башланырга 25-30 минут вакыт бар икән. Шулай бераз иртәрәк килүемә куандым да әле. Намазга кадәр берәрсеннән мәчеткә намазга йөрүчеләрнең күпме булуы, кемнәр йөрүе, нинди хәл ителмәгән проблемалар булуы һ.б. турында белешәсем килде.
Шулай хыял диңгезенә чумган килеш мәчет бинасына килеп тә җиткәнмен. Мәчет ишеге эчтән бикле иде. Бер адәм шактый озак маташканнан соң ишекне ачты да беренче сүз итеп: «Иртә килгәнсез», - дип канәгатьсезлек белдерде. Мин: «Алдагы көндә намаз вакыты фәлән сәгатьтә иде, күп калмады инде», - дидем. Ул кеше кабат: «Иртә килгәнсез, иртә әле», - дип каядыр китеп югалды. Шулай вакытсыз йөрүем белән бу кешегә (мулла үзе булса кирәк) мәшәкать тудырдым, ахры.
Мин эчкә үтеп мәчет намазын укып алдым. Үзем: «Монда намазга нәкъ вакытына гына йөриләр, ахры», - дип уйлап утырам шулай. Бераздан иртәнге намазга азан яңгырады. Мин, теге кеше хәзер залга керер дә, икәү генә булсак та, бергәләп иртәнге намазны укырбыз, дип көткән идем. Шактый вакыт үтеп тә ул күренмәгәч, мөнбәр янынарак килеп, иртәнге намазны укый башладым. Бераздан соң залның уң як түренә үтеп, теге кеше дә намазга басты. Үзем белгәнчә намазны укып багышлап тәмам кылганда сул ягымда да тагын берәүнең намаз укыганын күреп алдым.
Шушы район кешесе буларак, Әтнә халкының 99,9 проценты татар икәнен мин яхшы беләм. Бу ни бу? Нигә кешеләр ата-бабаларыбыздан килгән динебезгә бу кадәр битараф соң? Хәзер инде дин тотыйм дисәң, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы елларда нинди акчалар тотып, нинди гүзәл мәчетләр төзеп куйдык. Мондый мәһабәт мәчетләр ата-бабаларыбызның төшләренә дә кермәгән бит, егетләр!
Русларның бик тә гыйбрәтле бер әйтеме бар. «Каков поп - таков приход», - диләр алар. Кызганычка, бу сүзләр безгә дә кагыла. Бүген безнең чын дин әһеле - мулла-мөәзин булырлык кешеләребез бик аз. Күбесе шәригать хөкемнәре белән тәңгәл килмәгән гамәлләр дә кылып куя. Әмма әзерлекле дин әһелләре аз дип мәчетләрне кабат ябып, клублар, спорт сарайлары ачмабыз бит инде! Юк, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә дингә кайтырга кабат шушындый мөмкинлек биргән икән, артка чигенмик инде. Бүген мәчетләрне укымышлы, белдекле булу белән бергә халык үз иткән тырыш, тынгысыз лидерлар җитәкләргә тиеш, минемчә.
Ә якташларыма әйтәсе сүзем шул: ташлагыз әле сез көндез - диванда, төнлә караватта йоклый алмыйм, йокы керми, дип аунап ятып, дару төймәләре белән ашказаннарыгызны агулап маташуыгызны! Байлыгыгыз җитәрлек, мунча, бәдрәф өйдә. Дөнья кууыгызны туктатып, юынып, кырынып килегез мәчеткә намазга!
Ә муллаларыбызга «халык йөрми, мәчетләр буш» дип кул кушырып утыру һич килешә торган эш түгел. Сез эш алымнарыгызны үзгәртеп карагыз. Җомга вәгазьләренә читтән дәрәҗәле кешеләрне дәшегез. Мәчеткә аяк атлап керергә куркып торучылар белән аерым әңгәмә үткәрегез. Бик күпләр: «Намаз укыр өчен күп догалар белергә кирәк, ә мин бернинди дога белмәгән хәлдә ничек намазлыкка басыйм соң?» - дип курка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар