16+

"Халык барыбер ала дип, зур бәя кую дөрес түгел..."

Танышларымның зәм-зәм суын сатып алдык, дигәннәрен ишеткәнем бар иде инде. Каян, күпмегә алдыгыз дип төпченгәнем булмады. Инде бер блогерның зәм-зәм суын сатабыз дигән игъланын күреп уйга калдым.

"Халык барыбер ала дип, зур бәя кую дөрес түгел..."

Танышларымның зәм-зәм суын сатып алдык, дигәннәрен ишеткәнем бар иде инде. Каян, күпмегә алдыгыз дип төпченгәнем булмады. Инде бер блогерның зәм-зәм суын сатабыз дигән игъланын күреп уйга калдым.

Ислам динендә ул рөхсәт ителәме? Гомумән диндә сәүдәгәрлек турында ни әйтелә? Әлеге сораулар белән без Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек. 

– Хәзрәт, зәм-зәм суын кайтартып, шуның белән акча эшләүчеләр бар икән? Диндә ул тыелмаганмы?
– Соңгы вакытта бу күренеш чынлап та киң таралды. Бездә генә түгел, Согуд Гарәбстанындагы кибетләрдә дә саталар аны. Диндә ул тыелмаган, әмма аңардан зур акча эшләү максатыннан, халыкка артык кыйммәт бәядән сатарга кирәкми. 

– Мәккәгә баручыга яки анда яшәүчегә сәдака биреп дога кылдыру да бар икән.
– Гарәфәт тавында яки Кәгъ­бәтулла янында кылган дога кабул була. Шуңа хаҗдагы кешедән үзләренә дога кылдыруны сорыйлардыр. Аннары хаҗга баручыга акча биреп җибәреп, мохтаҗларга сәдака итеп таратуны сораучылар да бар.

– Хаҗга үзең бармасаң да, шундагы берәр кешегә махсус акча җибәреп, аңа Коръән алдырып мәчеткә алып барып бирүен сораучылар бар. Анысы нинди нияттән эшләнә?
– Хаҗга барган кешеләр дә шулай эшли. Син калдырган Коръәнне алып укысалар, аның савабы сиңа да бара. Мөселман кешесе савап эшләргә омтылырга тиеш, максаты фәкать шунда. 

– Диндә сату-алу эше белән шөгыльләнү рөхсәт ителә, дидегез. Сәүдә әдәпләре турында да сөйләгез әле.
– Рөхсәт ителә генә түгел, диндә ул иң хәерле кәсеп тә санала. Әмма, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм искәрткәнчә, ул гадел булырга тиеш. «Ышанычлы һәм дөрес мөгамәләле сәүдәгәр кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, сиддыйклар һәм шәһитләр белән бергә була», – диелә аның хәдисендә. Ягъни намуслы сәүдәгәрләр пәйгамбәрләр белән бергә кубарылачак. Сиддыйклар – иманнарында туг­ры булган кешеләр. Пәйгамбәрләрдән соң икенче дәрәҗәдәге кешеләр. 
Сәүдә шартларына килгәндә, иң беренче чиратта хәрам әйберләр, үләксә, потлар-сыннар сату тыела. Кайберәүләр дуңгыз итен үзем ашамыйм, сатам гына, ди. Йә булмаса аракы сатучы шулай аклана. Бу – ялгыш фикер. Диндә куллану да, сату да, сатып алу да тыела.

– Сатучы үзеннән ничә процент өсти ала? 
– Диндә аның чиге куелмаган, әмма, галимнәр әйтүенчә, бәрәкәтле сәүдә ул – 30 процент. Шул ук вакытта нәрсә сатуыңа да карарга кирәк. Анысын сәүдәгәр үзе хәл итә. Иң мөһиме – бик кирәкле товарга бәя куйганда, сатып алучыга зыян килерлек булмасын. Халык барыбер ала дип, зур бәя кую дөрес түгел. Бәяне төшергәндә дә башка сәүдәгәрләргә кыенлык килмәслек булу шарт. 

– Сатулашу рөхсәт ителәме?
– Сатулашырга ярый, тик анда да чикне белергә кирәк. Пенсиясен җиткерә алмаган әбиең бакчасындагы кыярын сата икән, бәя төшертергә тырышу матур күренеш түгел. 

– Кызганычка, сатучылар арасында товарының кимчелеген белә торып тәкъдим итүчеләр дә бар.  
– Диндә алдап сату тыела. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, аның сатып эшләгән акчасында бәрәкәт булмаячак, дигән. Икенче бер хәдисендә, кем безне алдап сата, ул бездән түгел, диелә.  Аның өчен кыямәт көнендә җавап та бирәсе була. Товарның кимчелеге бар икән, аны әйтеп бирер­гә тиешсең. 

– Ни өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сату эшендә ант итмәскә кушкан икән?
– Сәүдә бит ул – дөнья эше. Ә ант итү Аллаһны олылауга корылган. Валлахи, бу яхшы әйбер, дип әйтеп ниндидер вак әйберне сатып җибәрү Аллаһны олыламау булып чыга. Мактарга лаек икән, макта, әмма Аллаһ сүзен әйтмичә генә. Ә инде начар әйберне әйбәт дип ялганлап ант итү катгый тыела. Кыямәт көнендә ул олы гөнаһ санала.

– Сәүдә итү тыелган вакыт бармы?
– Җомга намазы фарыз булган кешеләргә бу вакытта сату-алу белән шөгыльләнү тыела. Коръәннең «Җомга» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Әй, мөэминнәр! Әгәр җомга көнне җомга намазына чакыру (азан) булса, сәүдәләрегезне, эшләрегезне калдырып, Аллаһны искә алыр­га (мәчетләргә) ашыгыгыз. Бу сезгә бик хәерледер, моны белсәгез иде. Ә инде намаз беткәч, эшләрегезгә таралып, Аллаһның ризыгын эзләгез һәм Аллаһны да күп искә алыгыз. Шул очракта сез уңышка ирешерсез», – диелә. Аллаһ Раббыбыз хәләл кәсеп һәм ризык насыйп кылса иде.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading