Шәһри Казан

Намазлык кыйбла ягын үзе күрсәтә

Нәсел тамырлары төрекләргә барып тоташучы инглиз дизайнеры Сонер Озенк традицион мөселман намазларына заманча технология кертергә булган. Ул Мәккә ягын күрсәтеп янып торган намазлык уйлап тапкан. Әлеге намазлык Мәккә ягын үзе билгели. Аны дөрес итеп урнаштырганда гына ул яктыра икән. «EL Sajjadah» («EL» «электрлы люминесценция» аббревиатурасын аңлатса, ә «Sajjadah» гарәпчә «намазлык»...

Реклама

Нәсел тамырлары төрекләргә барып тоташучы инглиз дизайнеры Сонер Озенк традицион мөселман намазларына заманча технология кертергә булган. Ул Мәккә ягын күрсәтеп янып торган намазлык уйлап тапкан. Әлеге намазлык Мәккә ягын үзе билгели. Аны дөрес итеп урнаштырганда гына ул яктыра икән.
«EL Sajjadah» («EL» «электрлы люминесценция» аббревиатурасын аңлатса, ә «Sajjadah» гарәпчә «намазлык» дигән сүз) исемен алган намазлыкның технологиясе нигезендә цифрлы компас ята. Ул эшләсен өчен намаз укучы үзенең кайда урнашканлыгы турындагы мәгълүматларны намазлыкның микрокомпьютерына кертергә тиеш.
Намазлыкка Истанбулдагы «Зәңгәр мәчет»не хәтерләткән рәсем төшерелгән. Аның хуҗасы кыйбла ягын дөрес билгеләгән очракта мәчет акрынлап яшел төскә керү белән яна башлый.
Әлегә Сонер Озенкның идеясе сәнәгать масштабында гамәлгә ашырылмаган. Аның ике үрнәген ул үз акчасына эшләткән. Аларның берсен интерактив дизайн күргәзмәсе өчен Нью-Йорктагы Заманча сәнгате музее алган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: