16+

Никах булсын гомерле

Узган 2016 елда республикада 25 778 пар язылышкан. Үткән ел белән чагыштырганда, бу саннар 15,7 процентка кимрәк. Аерылышучылар саны исә 2015 ел дәрәҗәсендә калган - барысы 13 450 гаилә таркалган.

Никах булсын гомерле

Узган 2016 елда республикада 25 778 пар язылышкан. Үткән ел белән чагыштырганда, бу саннар 15,7 процентка кимрәк. Аерылышучылар саны исә 2015 ел дәрәҗәсендә калган - барысы 13 450 гаилә таркалган.

Әлеге саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Ни өчен дигәндә, ЗАГС идарәсе аерылышу бусагасында торган гаилә парлары өчен «Гаиләне саклап калабыз» дигән яңа проект эшләтеп җибәрде. Проект аерылышуларны профилактикалау һәм гаиләне саклап калуга юнәлдерелгән. Психологлар аерылышырга дип килгән һәр гаилә белән сөйләшүләр уздыра. Нәтиҗәдә 519 парның 364е аерылудан баш тарткан.

Яңа әйбер уйлап чыгарырга кирәкми

Гаилә кыйммәтләрен сак­лап калу буенча республикада төрле чаралар уздырылып килә. Әлеге эштә Татарстан ­Мөселманнары диния нәзарәте дә читтә калмый. Аерым алганда, Казанның «Гаилә» мәчете гаилә проблемаларына багышланган лекцияләр, түгәрәк өстәлләрне һәрдаим уздыра. Шушы көннәрдә генә мәчет «Гаиләдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Аны Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Түгәрәк өстәлгә Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Флюра Илдарханова да чакырылган иде. Аның сүзләренчә, гаиләне сак­лап калу буенча яңа методикалар уйлап чыгарырга кирәкми. Әби-бабаларыбыз тәрбиясен искә төшерү, татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләре белән танышу да җитә.

- Никахта биш ел да яши алмаучы парлар күп. Соңгы вакытта исә 50 яшьтән узып киткән ирле-хатыннар арасында да аерылышучылар артты. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга игътибарны арттырырга кирәк. Мин кечкенә чагымда авылга әби янына кайта идем. Аның янында армиядән кайтып комбайнда эшли башлаган абыем да яшәде. Ул эштән кайткач, әби миңа комган тоттыра да, абыеңа юынырга булыш, дия иде. Абый кайткач кына кичке аш ашарга утырабыз. Шушы гади генә тәрбия чарасы аша әби өйдәге ир-атка карата хөрмәт тәрбияләде. Хатын өстендә ир хакы булган кебек, ир өстендә дә хатын хаклары бар. Никах каршындагы җаваплылыкны аңламау аерылышуга китерә, - дип сөйләде ул.

Шунысы сөенечле: Гаилә һәм демография үзәге оештырган социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы елларда диннең көчәеп китүе нәтиҗәсендә моноэтник гаиләләрнең саны арткан. Татар - татар, рус рус милләтеннән булган кеше белән гаилә кора.

Флюра Илдарханова үзәкнең татар мәгърифәтчеләре хезмәтләрен өйрәнүен дә билгеләп үтте.
- Гаилә ­проблемаларын ничек хәл иткәннәр икән дип, аларның хезмәтләренә мөрәҗәгать иттек. Мәгърифәтчеләрнең фикерләре тупланган «Гаилә - милләт нигезе» исемле китап чыгардык. Анда аларның гаиләдә тәрбия өлкәсендә һәркем кулланырлык искиткеч кыйммәтле фикерләр урын алды. Каюм Насыйриның әдәп-әхлак, тәрбия кылу турындагы үгет-нәсыйхәтләрен татар, рус, инглиз телендә чыгардык. Ниндидер программалар төзегән булабыз, менә шушындый хезмәтләрне без өлге итеп алырга тиеш, - диде ул.

Киләчәктә Гаилә һәм демография үзәге татар хатын-кызлары мәгърифәтчеләренең дә хезмәтләрен нәшер итәргә уйлый. Флюра Илдарханова, гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау максатыннан, матбугат чараларында уңышлы матур тулы гаиләләр турындагы позитив язмаларны күбрәк кү­рер­гә теләвен дә белдерде.

Гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкән буынның роле зур

Түгәрәк өстәлдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, хәзерге яшь гаиләләрнең әби-бабайлары белән генә түгел, әти-әниләреннән дә аерым яшиселәре килә.

- Үз фатирларын булдырырга тырышалар. Бер йортта бер гаилә булып яшәү күренеше бетеп бара. Шул рәвешле, туганнар арасында үзара аралашу бетә, балаларга әби-бабай тәрбиясе җитеп бетми. Ә дини тәрбияне нәкъ менә алар бирә, догаларны алар өйрәтә бит, - ди ул.

Тәбрис Яруллин фикеренчә, гаиләләрне саклап калу, бала тәрбияләүдә мәгърифәтчеләрнең хезмәтләренә генә таяну җитми, яңа алымнар эзләргә кирәк.
- Гап-гади мисал: смартфоннан баланы ничек арындырырга? Хәзерге балалар смартфоннарны бездән яхшырак беләләр. Чит телләрне өйрәнгәндә үз телеңне ничек камил белергә? Моның ише сораулар бик күп. Бала тәрбияләүдә заманча кызыклы методикалар шактый. Без аларны өйрәнеп, үзебезгә яраклаштырырга тиеш, - ди ул.

Атаның сүзе - акылның үзе

175нче мәктәпнең «Әти­ләр шурасы» рәисе Нияз Шакиров үзенең чыгышында балаларны тәрбияләүдә әти кешенең роле җитмәүне билгеләп үтте.
- Бүгенге көндә аларны гаиләгә акча алып кайтып бирү проблемасы гына борчый. Акча эшли, ашата-киендерә, шуның белән бетте китте. Бала тәрбияләргә вакыт юк, дип акланалар. Чынлыкта гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы гаять зур, - ди ул.

Казан казые Абдулла хәзрәт Әдһәмов та, аның сүзен куәтләп, гаиләнең терәге ир-ат булуын билгеләп үтте.

- Гаиләдә баш кеше - ир-ат, мин монда командир дип гайрәтләнеп йөри беләләр, ә үз өсләренә җаваплылык аласылары килми. Әтинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия. Без имамнар җомга вәгазьләрендә халыкка шуны төшендерергә тиешбез. Дәүләт диннән аерылган дибез, әмма ­җәмгыять диннән аерылмаган. Гаиләдәге проблемаларны ялгыз гына чишеп булмый, моның өчен фән дә, төрле җәмәгать оешмалары, полиция хезмәткәрләре дә, дин белгечләре дә бергәләшеп эшләргә тиеш. «Кешеләр үз хәлләрен үз­ләре үзгәртмичә торып, Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен үзгәртми», - дип тәмамлады ул сүзен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading