Шәһри Казан

Нинди хатын-кызга җәннәт вәгъдә ителә?

Без кешеләр беребез дә камил түгел. Тормыш булгач, кемдер ачуыбызны китергән яки безне ачуланырга мәҗбүр иткән вакытлар да була. 

Менә шул тискәре хисне ничек вакытында җиңәргә? Сәхифәбезнең даими әңгәмәдәше Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.
– Адәм баласына төрле хис-кичерешләр салынган, чөнки Аллаһы Сөбханалла вә Тәгалә безне шулай яралткан. Әмма да ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд янына бер кеше, миңа васыять итеп бер киңәшеңне бир әле, дип килә. Аллаһның расүле аңа: “Ачуланма!” – ди. Тагын нинди киңәш бирәсең, дигәч тә: “Ачуланма!” – дип җавап бирә. Өченче тапкыр сорагач та шул ук җавапны ишетә. Кат-кат искәртеп, Пәйгамбәребез ачу аркасында төрле күңелсез хәлләр, кеше рәнҗетүләр, ир белән хатынның аерылышуы, хәтта җинаятьләр барлыкка килергә мөмкин булуын кисәтә. Шуңа күрә динебез бу мәсьәләгә бик җитди карый.

–  Ә ачу хисеннән котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
– Эндәшмәскә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә, әгәр берәрегез ачуланса, эндәшмәсен, ди. Ягъни үзеңне тыеп калырга өнди. Галимнәребез ачуны шайтаннан ди. Бер хәдистән күренгәнчә, Расүлебез ачуланган кешене күрә дә, аңа “әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим” (Аллаһның рәхмәтеннән куылган шайтаннан Аллаһка сыенабыз) дип әйтергә куша. Ачуланган вакытта шайтан бала-чага уенчык белән уйнаган кебек кеше белән уйный башлый. Шул вакытта кешенең үзенә зыян булып кайта торган хәлләр булырга мөмкин.

– Ни өчен Пәйгамбәребез ачу килгән вакытта тәһарәт алырга кушкан икән?
– Әйткәнемчә, ачу – шайтаннан, ә шайтан уттан бар ителгән. Утны исә су, тәһарәт баса. Шулай ук Пәйгамбәребез ачуланган вакытта гәүдә торышын үзгәртергә киңәш итә, әйтик, басып торсаң, утырырга, алай да басылмаса, ятарга. Шулай ук ачуны өч көннән артык сакламаска  куша. Ике кеше үзара ачуланышкан икән, иң беренче булып сәлам бирүчесе хәерле санала. Ачу саклап йөрүдән үзеңә дә, башкага да файда юк, зыяны гына бар.

– Ачуын йота алган кешегә әҗер-саваплар да ирешәдер?
– Пәйгамбәребезнең хәдисендә, ачуын йота алган кешегә җәннәттә урын булыр, диелә. Моннан аңлашылганча, ачуын баса алган кешегә зур савап языла.

– Күңелендә озак еллар ачу саклаган кешеләрнең сәламәтлегендә билгеле бер проблемалар да башланырга мөмкиндер?
– Табиблар белән психологлар да шул фикердә. Ул эзсез калмый әлбәттә.

Реклама

– Шул ук вакытта психологлар күңелдә калдырмаска, хисләреңә ирек бирергә куша. Бу киңәшкә дин ничек карый?
– Күңелдә калдырырга кирәкми. Тик ачуыңны китергән кешегә карата түгел. Әйтми калдырмыйм әле дип, ни уйлаганыңны әйтә башласаң, кешене рәнҗетә торган сүзләр сөйләвең дә бар. Соңрак ул кеше белән килешеп тә куярсың, ә йөрәккә ук булып кадалган сүзләр күңелдә озак сакланырга мөмкин. Шуның өчен динебез сабыр итәргә өнди. Яманлыкка начарлык белән кайтарырга кушмый.  Аллаһның расүле дә: “Сугышта дошманнарын җиңгән кеше түгел, ә ачу килгәндә ачуын йота алган кеше җиңүче булыр”, – дигән. Аллаһ ул кешенең дәрәҗәсен арттырачак. Начарлыкка яхшылык белән җавап бирү исә динебездә күркәм холык санала. Кыямәт көнендә үлчәүдә иң авыр әйбер – тәкъвалык һәм күркәм холык.  

– Ачу килгәндә ир кешеләрнең, кызып китеп, хатыннарына өч тапкыр талак дип әйтү очраклары да бар. Менә монда инде хәлне яңадан төзәтү өчен кабат никах укытырга кирәк була дип беләм.
– Талак өч мәртәбә әйтелсә, дин буенча ир белән хатын бергә була алмый. Никахлары җимерелгән санала. Кабат өйләнү өчен никах укыту гына җитми. Аның үз тәртибе бар. Хатыны кабат иренә кайтканчы, ул бер ир белән никах укытырга тиеш була. Элекке ире белән бергә булырга теләсә, яңа иреннән аерылып кына кабат никах укыта алалар. Бу талак өч тапкыр әйтелсә генә. Мин андый вакытта казыйга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем.

– Иренең ачуын китергән хатынның намазы кабул булмас дигән хәдискә дә аңлатма бирсәгез иде.
– Андый хәдис турында ишеткәнем юк. Ләкин Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә җәннәт хатыннары турында сөйләгәндә, алар ирләре белән ачуланышсалар, йокларга ятканчы, ирләренең кулларыннан тотып, син миннән риза булганчы, күземне йоммыйм диярләр, ди. Ягъни бер-берсе белән бәхил булганчы йокларга да ятмаслар. Шундый хатын-кызларга җәннәт вәгъдә ителә. Әлбәттә, ирләр дә күркәм холыклы булырга тиешләр.  

– Дөньяның авырлыгына сылтап, хәзер кешеләр ачулы, диләр. Бу сүзләрдә  хаклык бармы?
– Кешеләрнең ачулы булуы динсезлек яки иманның зәгыйфьлеге. Әхлаклы, сабыр һәм кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булып, Аллаһ кушканча, Пәйгамбәребез өйрәтеп калдырганча яшәсәк, ике дөнья бәхетенә дә ирешербез. 

Ике кеше үзара ачуланышкан вакытта берсенең йөзе кып-кызыл булганын, муен тамырларының шешкәнен күреп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Мин бер сүз беләм, әгәр бу кеше аны әйтсә, шул халәте үтеп китәр. Ул сүз “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, – дигән (Бохари: 7/99).

Фото: http://pixabay.tumblr.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 29 сентябрь 2022 - 08:57
    Без имени
    ????????????????
  • 28 сентябрь 2022 - 15:45
    Без имени
    Рэхмэт