16+

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Мәчеткә йөрүче яшьләрнең 40-50 проценты исемен алыштыра»

Бала тугач, ата-ананың беренче бурычы - аңа хәерле исем кушу. Ислам динендә балага исем кушуның билгеле бер шартлары бармы? Ошамаган исемне алыштырырга ярыймы? Һәм, ниһаять, исемнең кешенең тормышына тәэсире бармы? Сорауларыбызга «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Мәчеткә йөрүче яшьләрнең 40-50 проценты исемен алыштыра»

Бала тугач, ата-ананың беренче бурычы - аңа хәерле исем кушу. Ислам динендә балага исем кушуның билгеле бер шартлары бармы? Ошамаган исемне алыштырырга ярыймы? Һәм, ниһаять, исемнең кешенең тормышына тәэсире бармы? Сорауларыбызга «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.


- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Ата-ананың баласына карата өч бурычы бар: бала туганнан соң аңа яхшы исем бирү, Коръәнгә өйрәтү һәм балигълыкка җиткәннән соң өйләндерү яки кияүгә бирү», - ди. Димәк, сабыйга исем кушу ул - зур җаваплылык. Берара халык исем кушуга бик үк җитди карамый башлаган иде. Балаларына мультфильмнардагы, сериаллардагы исемнәрне бирделәр. Соңгы елларда, шөкер, дини, борынгы татар исемнәрен куша башладылар. Тик шулай да башка диннәр белән бәйле исемнәр кушу очраклары да булып тора. Әйтик, Венера, Марс, Диана, Аида, Ралина мәҗүси Аллалар исемнәре санала. Ралина исеме бигрәк тә популяр. Ул Ра дигән алланың кызы дип тәрҗемә ителә. Шуңа да бу исемнәрне мөселман кешесенә кушу дөрес түгел. Мәгънәсе ямьсез булган исемнәрне дә кушарга ярамый.

- Ислам, Рамазан кебек дини исемнәрне күп куша башладылар. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме, пәйгамбәрләр исемнәрен кушу да шактый таралды. Бу рөхсәт ителәме?
- Мөслим, Мөслимә исеме мөселман сүзеннән чыккан, мөселманнарның төрлесе бар. Ә менә Ислам исемен йөрткән кеше ислам сүзен акларга, ягъни исеме җисеменә туры килергә тиеш. Пәйгамбәрләрнең исемнәрен кушарга ярый. Алар иң матур, иң күркәм исемнәр булып санала. Ә Аллаһы Тәгаләнең исемнәренә Габд кушымчасын ялгарга кирәк. Электән үк ир-атларга Габделкәрим, Габдеррахман, Габделлатыйф дип кушканнар. Ул хәзер дә шулай, әмма аларга, исемнәрен кыскартып, Кәрим, Рахман дип эндәшәбез.

- Балага исемне кайчан кушу хуплана?
- Сөннәт буенча, җиденче көнгә хәерле санала. Балага тууга ук исеме белән эндәшү дөрес. Ә азан әйтеп исем кушуны җиде көн эчендә башкарырга кирәк.

- Намаз укый, мәчеткә йөри башлаган күп кенә яшьләр арасында исемнәрен үзгәртү очраклары күп. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?
- Дөрес әйтәсез, мәчеткә йөрүче яшьләрнең 40-50 проценты исемен алыштыра. Алар моны ислам дине кануннары буенча яңача яши башлау, тормыш рәвешләрен үзгәртү белән аңлата. Аннары кыямәт көнендә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм Аллаһы Тәгалә каршына сынауга килеп басачак. Шуңа да бу дөньяда да, ахирәттә дә аларның мөселман исемен йөртәселәре килә.

- Психологлар, кешенең исеме аның тормышына тәэсир итә, дигән фикердә тора. Сез моның белән килешәсезме?
- Начар мәгънәле исемнең тәэсире булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Хузн исемле бер кешегә исемен үзгәртергә куша. Хузн ул кайгылы, хәсрәтле кеше дигән мәгънәдә. Балалары да, безнең өйдә гел хәсрәт, кайгы булды, ди. Элек тәнендә, битендә миңе булган сабыйларга исемнәрне махсус миң сүзе белән башланганнарын кушканнар. Файдасы булмаса, кушмаган булырлар иде. Еш авырган балаларга, исемен күтәрә алмый дип, башкасын кушканнар. Шуннан хәле җиңеләеп, савыгып киткәннәр.

- Нурулла хәзрәт, сез дә күптән түгел генә исемегезне үзгәрттегез дип беләбез...
- Илнар ул - авыр мәгънәле исем. Нар - ут дигән мәгънәне белдерә. Мин ул исемне бер дә яратмадым, соңрак булса да, алыштырырга булдым. Исемемне үзгәрткәч, үземдә җиңеллек сиздем.

- Исемен алыштырган кешегә яңа исеме белән эндәшү мәҗбүриме?
- Кеше бит ул яңа исемне эш юктан гына куштырмаган. Димәк, аңа ул исем ошый, үзенә шулай дип эндәшүләрен тели. Нишләп әле шул исем белән эндәшмәскә?!

- Аның өчен дога кылганда, шул яңа исемен атап дога кыласы буламы?
- Әйе. Теге дөньяга да ул шул яңа исеме белән китәчәк.

- Мулла исем кушудан баш тарта аламы?
- Әгәр дә ата-ана начар мәгънәле исем сайлаган икән, без аларга аңлатабыз, башка матур исемнәр тәкъдим итәбез. Әмма кайвакыт эш елашка кадәр барып җитә. Кайбер ата-аналар хәзрәткә бер исем куштыра, ә өйдә аңа икенче төрле эндәшә. Бу хәзрәтне түгел, үзеңне алдау. Кешене кушкан исеме белән йөртү хәерлерәк. Ә начар мәгънәле яки мәҗүси исем кушса, муллага гөнаһы була.

- Бер нәселдә ике кешегә бер үк исемне кушарга ярамый, диләр. Каян чыгып әйтелгән сүз бу?
- Ярамый дигән әйбер шәригать буенча юк. Әмма бер нәсел кешеләренә бер төрле исемне кушмаска киңәш ителә. Сәбәбе бик гади: ике кешене бутамас өчен.

- Балага исемне әти кеше дә куша аламы?
- Әтисе кушу хәерлерәк тә. Тик шундый искәрмә бар: әтисенең ихтирам иткән бер хәзрәте яки галиме бар икән, ул аны чакыра. Балаларына исем куштырырга, бәрәкәтлерәк була дип, элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) янына килә торган булалар.


«Гөлнара идем, Камилә булдым»

Камилә Шәһәбиева, «Болгар» радиосы журналисты:

- Мин 2007 елда Гөлнара исемен Камиләгә үзгәрттем. Моңдый уйга тылсымлы, серле бер очрак китерде дисәм дә була. Эш буенча, Дәүләт Советына барган идем. Шунда лифтка озын ак сакаллы бер бабай да керде. Ул миннән: «Исемең ничек?» - дип сорады. «Гөлнара», - дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа: «Бу исем сиңа килешми. Син аны тиз арада алыштырырга тиеш. Әгәр мин әйткәнне эшләмәсәң, сиңа исем кушкан кеше гомер буе гөнаһлы булып калыр», - диде. Шундук апага шалтыратып, барысын да сөйләп бирдем, киңәш сорадым. Ул әлеге сүзләрне хуплады гына, чөнки үзе дә моны миңа күптән әйтә иде. Исемне миңа әти кушкан. Ул гүр иясе булгач, нидер әйтергә теләгәндәй, көн дә төшемә керде. «Нар» кушымчасы «ут чәчәге» дигән мәгънәне аңлата. Аннан соң да бу исемне ошатмыйча алыштырган берничә кеше белән аралашырга туры килде. Ә менә Камилә исеме шундук күңелемә хуш килде. Икеләнмичә, әлеге исемне куштырырга булдым. Шуннан соң үземдә җиңеллек сиздем. Яңа исемне Татарстанның Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы мәчеттә куштылар. Шунысы кызык, лифтта очраклы рәвештә очраткан бабай әлеге мәчетнең имам хатибы Харис хәзрәт Салихҗан булып чыкты.

Әлфинур Мөхәммәтҗанова, Азнакай районының Беренче Май авылы:

- Оныгым Дилнар исемле иде. Дөресен генә әйткәндә, аның нинди мәгънә аңлатканын да белмим. Апасы Диләрәгә охшаш булсын дип, әти-әнисе шул исемне сайлаган иде. Ике яшьлек чагында бик нык авырды ул. Озак вакыт температурасы төшми азапланды. Дәвалаучы бер әбигә алып баргач, ул безгә: «Исеме уңышсыз. Шуны күтәрми. Исламга үзгәртегез», - диде. Без шул ук көнне мәчеткә кереп алыштырып та чыктык. Ходайның рәхмәте белән, баланың хәле чыннан да яхшырды. Аннан соң да авырып хастаханәләрдә ятканы булмады.


Сүзен-сүзгә

Филокартист Абдулла Дубин:

- Кеше исеменең, фамилиясе һәм әтисенең исеменең баш хәрефенә карап, аның холкын билгеләп була. Элек бу аерым бер фән булып бара иде. Классик язучылар, әйтик, Чехов, Пушкин, Достоевскийлар геройларының холкына карап исемнәрен сайлаган. Мин кызыма махсус Мәрьяммиям дигән исем куштым. Аның исемендә дүрт М хәрефе бар, бик тырыш, эш сөючән булачак. Я хәрефе исә икәү, әтисе кебек иҗади булыр. Исемнәре Д хәрефенә башланганнар аралашучан була. Г хәрефенә башланганнар бәйсез, мөстәкыйль кешеләр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

- Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән. Балага исем кушу - бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», - дип әйтелә. Балага күркәм исем белән дәшү аңа дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң, кристалларның сурәте ямьсез хәрабә хәленә килә һәм ул су кешегә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80 проценттан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.

Энҗе Гайнанова, психолог:

- Әби-бабаларыбыз исем кушуга бик жаваплы караган. Начар мәгънәле исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга тиз бирешүенә сәбәп булырга мөмкин. Әмма исемне алыштырып тормышымны да үзгәртәм дип уйлау дөрес түгел. Бу очракта тормышка карата мөнәсәбәтеңне генә үзгәртергә кирәк.

Узган ел иң популяр булган һәм сирәк куелган исемнәр билгеле

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елда иң популяр исемнәр: Тимур, Әмир, Кәрим, Камил, Самир, Ясминә, Әминә, Ралина, Азалия, Самира.

Иң сирәк кушылган исемнәр: Йосыф, Әмирҗан, Фоат, Роял, Чарльз, Акпер, Агаали, Ада, Айя, Зөләйха, Язгөлем, Дилноза, Иркә, Фрух, Шушанна, Клементина, Луна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading