16+

Җомга көненең фазыйләте

Бу көнне вафат булу иң хәерле үлемнән санала: хәдисләрдә әйтелгәнчә, кешегә кабер газабы булмый.

Җомга көненең фазыйләте

Бу көнне вафат булу иң хәерле үлемнән санала: хәдисләрдә әйтелгәнчә, кешегә кабер газабы булмый.

Җомга мөселманнар өчен бәйрәм көне. Бу көндә вафат булу да хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак.

Әлеге көннең тагын нинди фазыйләтләре бар? “Өметлеләр” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН безгә шулар турында сөйләде.


– Хәзрәт, ни өчен җомга мөселманнар өчен изге көн санала?
– Бу көн билгеле бер өстенлекләргә ия. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кояш чыккан иң хәерле көн  –  җомга көне. Ул көнне Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне бар кылды, шул көнне аны җәннәткә кертте һәм шул көнне аны җәннәттән чыгарды, кыямәт тә җомга көнендә булачак. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.), Аллаһы Тәгалә җомга көнен мөселманнарга бәйрәм итеп билгеләде, кем дә кем җомгага барса, госел алсын, дип әйткән.

– Монда сүз җомга намазы турында барадыр инде? Анда сәбәпсезгә бармый калу гөнаһ диләр.
– Әйе, җомга намазын мәчеткә барып уку фарыз гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә “Җомга” сүрәсенең 9-10 нчы аятьләрендә: “Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны, дөнья эшләрен калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез. Җомга намазы укылса, җир өсте буйлап таралыгыз, Аллаһның нигъмәтләрен эзләгез һәм Аллаһның күп итеп искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез”, – дип әйтте. Бу намаз фарыз булганга күрә, сәбәпсез аны калдыру зур гөнаһ төренә керә. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кем дә кем бернинди сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер суга”, – дигән. Икенче бер хәдистә Аллаһның илчесе: “Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер суга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар”, – дип кисәтә. Галимнәр аңлатуынча, бу кешенең күңелендә ихласлылык юкка чыга һәм ул монафыйк кешегә әйләнә башлый. Изге гамәлләр кылырга омтылмый һәм хәерле нәрсәне дә кабул итми башлый. Шунысы да мөһим: мәчеткә җомга намазына килгән һәркемнең исемнәрен фәрештәләр язып торачак. Мәчеткә кадәр араны җәяү узу да хуплана. Бу гөнаһларны ярлыкау һәм бәрәкәт китерә.

– Ни өчен җомга намазын ирләр генә укый?
– Аны уку ирләргә фарыз гамәл, ә хатыннарга фарыз түгел. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Җомга намазын уку һәрбер мөселманга фарыз, ә хатын-кызга, сабый балага һәм колга фарыз түгел”, – дип әйтте.

Без җомга көнен тагын ничек үткәрергә тиешбез?
– Бу көнне Коръәннән “Кәһеф” (“Тау куышы”) сүрәсен уку, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтү, күбрәк дога кылу сөннәт гамәлләрдән санала. Кем дә кем җомга көнне “Кәһф” сүрәсен укыса, ул аны икенче җомгага хәтле нурга күмәчәк. Галимнәр аңлатуынча, бу сүрәне уку кешенең икенче җомгага хәтле гөнаһларыннан имин булуына һәм туры юлдан баруына сәбәп була. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә: “Сезнең өчен иң хәерле көн – ул җомга көне. Шуңа күрә бу көнне миңа күбрәк салават әйтегез. Дөреслектә, сезнең әйткән салаватларыгыз миңа барып ирешә”, – дип әйтте. Шулай ук җомга көнне госел алу да сөннәт гамәл булып тора. Кем дә кем җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә.

– Җомга көнне үлгән кеше, имеш, җәннәткә эләгә.
– Минем мондый мәгълүматны ишеткәнем юк. Ләкин бу көнне вафат булу иң хәерле үлемнән санала. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, җомга көнне үлгән кешегә кабер газабы булмый.

– Җомга көнендә билгеле бер вакыт бар һәм шул вакытта догалар кабул була икән. Ул көннең кайсы вакытында?
– Бу көндә дога кабул була торган бер хәерле вә бәрәкәтле вакыт бар. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә мөселман кешесе шул вакытта Аллаһтан берәр нәрсә сораса, Ул аңа аны һичшиксез бирәчәк” дип әйтте. Тик дога кабул була торган вакыт төгәл билгеле түгел. Кайбер галимнәр фикеренчә, ул җомга намазы вакыты, ә икенче берләре, ул икенде намазыннан соң кояш баю арасында булган вакыт, дигән фикердә. Мөхәммәд пәйгамбәр кешеләргә кулы белән ул вакытның кыска вакыт икәнен күрсәтте.

– Ни өчен ул көнне идән юарга ярамый?
– Шәригатьтә җомга көнне идән юарга ярамый дигән тыю юк. Бу турыда Коръәндә дә һәм хәдисләрдә дә әйтелми. Бары тик ир-ат мөселманнарга гына җомга намазы вакытында эшләргә ярамый. Бу вакытта алар дөньяви эшләрен калдырып мәчеткә җомга намазын укырга барырга тиешләр.
– Җомга көнне игелекле гамәлләр өчен әҗер саваплар гына түгел, гөнаһлар өчен дә җәза арттырылып бирелә, имеш.
– Аллаһы Тәгалә Үзенең юмартлыгы белән кешенең кылган бер изге гамәленә уннан алып Үзен теләгән күләмдә әҗер-савап бирә. Ә менә кылган бер гөнаһка Ул җәзаны Үзенең гаделлеге белән арттырмыйча берне генә бирә һәм бу җомга көненә дә кагыла.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Жомга конне улгэн кешегэ кабер газабы булмый"-дилэр,бу моселманнарга гына шулаймы?

    Мөһим

    loading