Шәһри Казан

Җомга вәгазе: күңелне сораулар борчыса...

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына, хайваннардан аермалы буларак, тирә-якка карап уйланып, фикерләп, төрле вакыйгалардан гыйбрәт алу өчен акыл биргән.  Ә без шушы акылны кулланабызмы?  Ни өчен бу дөньяда яшим, дип уйланабызмы? Нинди максат белән бу якты җиһанга килгәнмен? Үлгәч нәрсә була? Кая барам? Дөрес яшимме? Кем бу Галәмнәрне үтә дә төгәллек белән бар иткән? 

Кайчан да булса үз-үзегезгә шушы сорауларны биреп караганыгыз бармы? Әллә бернәрсә хакында да уйланмыйча, ашау-эчүне, тору урынын һәм нәсел калдыруны гына кайгыртып яшибезме? Әмма акыл нигъмәте белән нигъмәтләндерелмәгән хайваннар да нәкъ шул ук нәрсәләрне кайгырта. Шулай булгач, без алардан нәрсә белән аерылабыз соң?! Менә шул хайваннар хәленә төшмәс өчен, безгә фикерләргә, уйланырга кирәктер, бәлки. 

Раббыбыз Коръәндә бик күп аятьләрендә фикер йөртергә, тирә-яктан гыйбрәт алырга чакыра: «Ул (Аллаһ) – Җирне түшәк кебек ясаучы, анда какшамас тауларны, елгаларны барлыкка китерүче һәм Ул – җимешләрнең һәрберсен, үз орлыкларыннан пар-пар итеп яралтучы. Төн белән көнне каплаучы. Фикерли белгәннәр өчен бу хикмәтләрдә гыйбрәтләр (дәлилләр) бар» («Рәгыд» сүрәсе, 3нче аять). Ничек төгәл итеп көн артыннан төн кабатлана, төннән соң яңа көн  туа, бер көн дә үз вакытыннан соңга калмый, кояш та чыкмый-яктырмый калмый? Тиктомалдан гына түгел бит болар. «(Аллаһ) сезнең өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөзем һәм җиләк-җимешләрнең һәрберсен үстерде. Боларда, башында фикере булган кеше өчен, әлбәттә, Аллаһның барлыгына, Аның чиксез кодрәтенә дәлил бар. Төнне, көнне, Кояшны, Айны сезнең өчен бар итте. Йолдызлар да Аның әмеренә буйсына. Хактыр, боларның башында акылы булган һәркем өчен гыйбрәтләр бар. Сезнең өчен Җир өстендә төрле төстә (чәчәкләр, үсемлекләр) яралтты. Үгет алырдай зиһенлеләргә монда, әлбәттә, исбат-дәлил бар» («Нәхел» сүрәсе, 11-13нче аятьләр). 

Раббыбыз кешелек дөньясына күпме нигъмәтләр биргән, бар Җир шарын кешеләргә (хезмәт итәргә) буйсындырган. Без туклансын өчен, төрле-төрле ризыклар биргән. Ә ни өчен? Уйлап, фикерләп караганыбыз бармы? Без бер хакыйкатьне бик яхшы беләбез: бернәрсә дә бушка бирелми. Һәрбер нәрсә өчен түләргә кирәк. Кибеткә кереп кирәк-ярак алсак, кассага барып акча түлибез. Түләмичә алып китсәк, арттан куып тотып, барыбер түләтәчәкләр яки, аннан да аянычы, төрмәгә ябып куярга мөмкиннәр. Ә менә Аллаһ биргән нигъмәтләрне кулланабыз, тик аларның безгә нәрсә өчен бирелгәнен дә, шөкер итеп рәхмәтле булырга тиешлегебез турында да уйламыйбыз. Бушка кулланып, түләмичә яшәсәк, безне дә бер көн газапка тартмаслармы?

«Дөреслектә, күкләрнең һәм җирнең яралтылуында, аларның күркәм төзелешендә; төн белән көннең алышынып торуында, ел дәвамында озынлыклары үзгәрүдә, акылга ия булучыларга, Аллаһы тәгаләнең кодрәтен, хикмәтен һәм рәхмәтен исбатлый торган ачык дәлилләр бар. Алар (шушы ачык дәлилләрне күрә алучылар) Аллаһны басып торып та, утырып та, кырын ятып та искә алалар һәм күкләр белән җирнең яралтылуы турында фикер йөртәләр: «И, Раббыбыз!Син боларны юкка гына яралтмадың. Без Синең барча кимчелекләрдән пакьлегеңне раслыйбыз. Син безне Җәһәннәм уты газабыннан сакла» («Бәкара» сүрәсе, 190-191нче аятьләр). 

«Син боларны юкка гына яралтмадың» – әйе, Раббыбыз бу дөньяны, һәр нәрсәне бөек максат белән яралтты, уен-көлке өчен бар итмәде. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без җирне һәм күкләрне һәм аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап-шаярып, бушка гына бар кылмадык. Без аларны хаклык белән яралттык, ләкин аларның күбесе (бу хакыйкатьне) белмиләр» («Духан» сүрәсе, 38-39нчы аятьләр). Фикер йөртүчеләр өчен бу аятьтән бик күп файдалар табып була. Күк, җир, барлык нәрсәләр дә күңел ачу, уйнау, ашау-эчү, үрчү өчен генә яралтылмаган. Күп очракта без шулай фаразларга яратабыз: «Ничек телибез, шулай яшибез. Үләсең дә котыласың, бүтән берни дә булмый». Шулаймы икән соң? Аллаһы тәгалә искәртә: «Без сезне күңел ачар өчен яралттык һәм Безгә кайтарылмаячакбыз дип санадыгызмы әллә?» («Мөэминнәр» сүрәсе, 115нче аять ). 

Реклама

«Без аларны хаклык белән яралтык», –  ди Рабыбыз. Ә нинди хаклык белән, нинди максат белән безне  бу дөньяга китергән Ул?  Аллаһы тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик Үземә генә гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем» («Зарият» сүрәсе, 56нчы аять). Димәк, максатыбыз – безне барлыкка китергән, безгә күрү, ишетү һәм сөйләшү сәләте биргән, яңгырын яудырып, чишмәләрдән  сулар агызып эчәргә су бирүче, суларга һавасын, ашарга ризыгын, урман-кырларда төрледән-төрле җиләк-җимешләр һәм күп нигъмәтләр бүләк иткән Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп гыйбадәт кылу икән ләбаса! 

Берәрсе безгә бүләкләр бирсә, безне яратса, без аңа рәхмәтле булабыз. Аның һәрбер теләген, һәр кушканын бик теләп башкарырга тырышабыз. Шулай булгач, безгә гомер һәм барлык нәрсәне биргән Раббыбызга карата рәхмәтле булырга, Аңа шөкер итәргә тиеш булабыз түгелме без?! Ләкин күбебез моны аңлап бетерми. Аллаһы тәгалә Коръәндә дә әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ – кешеләргә фазыйләт (рәхмәт) иясе, әмма кешеләрнең күпчелеге (тиешенчә Аңа) шөкер итми («Бәкара» сүрәсе, 243нче аять).  Чынлап та, берәр кеше безгә гел игелекле гамәлләр кылып, һәрвакыт  безне кайгыртып, саклап, сораганыбызны биреп торса, без бит аның сүзен тыңларга ашкынабыз. Кешенең холкы шундый: яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тырыша. Чөнки шулай эшләмәсә, ул үзен рәхмәтсез, изгелекнең кадерен белмәгән кеше итеп тоячак. Андый хис-тойгылар белән яшәве авыр булачагын аңлый. Шуңа да аның кушканнарын үтәргә, ул әйткән сүздән чыкмаска тырыша, аның рәхмәтле кеше буласы килә. 

 Бу тормышта безне борчыган сорауларның барысына да Аллаһы Тәгалә Коръәндә җавап биргән. Шуңа күрә үкенерлек вакытлар җиткәнче, фикерләп, уйланып, бу могҗизалы китапны укый башлыйк, кардәшләрем. 

«Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – йөкләмәләр йөкләп сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен» («Мөлек» сүрәсе, 2нче аять).

Раил Фәйзрахманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: