16+

Өстәл почмакларындагы дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога укырга диләр. Ул нинди дога?

“Ашаганнан соң өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога һәм аны укырга кирәкме?”

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов :
– Ашаганнан соң без үзебезне тукландырган Аллаһка рәхмәт йөзеннән Пәйгамбәребез сөннәтеннән килгән доганы укыйбыз: “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”. (Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга). Пәйгамбәребез әйтүенчә, әгәр дә Аллаһ колы “Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин” дисә, ул Аллаһ Тәгалә биргән бөтен байлык-нигъмәткә шөкер иткән булыр. Икенче бер хәдистә, Аллаһ ашап куйгач та “әлхәмдүлилләһ” дип әйткән колын ярата, диелә. Ә инде дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога кылу дөрес түгел.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading