16+

Өйләнү насыйп булмады икән, димәк, бу хәерле түгел - Разилнең үлеменә хәзрәт аңлатмасы

Күп очракларда кешеләр мәхәббәт дип, төрле юлларга керәләр, хәтта үз-үзенә кул салуга дәрәҗәгә җитәләр.

Өйләнү насыйп булмады икән, димәк, бу хәерле түгел - Разилнең үлеменә хәзрәт аңлатмасы

Күп очракларда кешеләр мәхәббәт дип, төрле юлларга керәләр, хәтта үз-үзенә кул салуга дәрәҗәгә җитәләр.

Балык Бистәсе егете Рәзилнең үкенечле үлеме уңаеннан, аның якташы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов үзенең аңлатмасын бирә:

«Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: "Яшьлек җүләрлекнең бер ботагы". Әлбәттә яшьләрдә кан кызу һәм алар максатына ирешергә тиз телиләр. Ләкин өйләнү мәсьәләсендә – ата-ананың бурычы һәм катнашуы да булып тора. Чын мәхәббәт ул Аллаһы Тәгалә өчен, ә калганы нәфескә иярүдер. Ата-ана дигән кешеләр үз баласына кияү яки килен табу өчен, иң элек Аллаһтан сорарга, аннары сәбәп кылырга тиешлеләр.

Рәсүл әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Булачак хатыныгызга дүрт нәрсәгә игътибар ит: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!"

Инде өйләнү яки кияүгә чыгу насыйп булмады икән, димәк, монда хәер юк. Күңелен төшәрмәскә, тормышны дәвам итәргә, дөньяда бит бу егет яки кыз бер генә түгел, ә бихисап.

Максат өйләнү яки кияүгә чыгу гына түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү булып тора».



 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading