16+

Пәйгамбәребез Ураза гаетенә ни өчен хөрмә ашап барган?

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Мөэмин-мөселманнарның исләренә төшер, дөреслектә, ул аларга файда китерә” (“Зәрият” сүрәсе, 55нче аять).

Пәйгамбәребез Ураза гаетенә ни өчен хөрмә ашап барган?

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Мөэмин-мөселманнарның исләренә төшер, дөреслектә, ул аларга файда китерә” (“Зәрият” сүрәсе, 55нче аять).

Гает белән бәйле булган сөннәтләрне искә төшереп үтик, бу безгә файдага гына булыр, иншәАллаһ. Безне шушы көннәргә китереп җиткергәне өчен, рамазанны тулысынча диярлек ураза тотып чыгарга насыйп әйләгән өчен Аллаһ Сөбхәнә Тәгаләгә шөкер, хәмед-сәнәләр булса иде. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләмин. Көтеп алган гает килеп җитә. Мөселманнарның олы бәйрәме – Ураза гаетен (гайдул фитр - гарәпчә) каршы алабыз. Шушы бәйрәм белән бәйле булган гамәлләр бар.

Гает намазы безнең өстә бурыч булып тора. Пәйгамбәребез барлык ирләрне, балаларны, хәтта хатын-кызларны да шушы намазга чакырды, өндәде. Гает намазына хәтле булган сөннәт гамәлләрнең берсе – намазга барыр алдыннан госел алу, юыну-чистарыну. Татарларда гает алдыннан кичтән мунча керү гадәте бар. Бу сөннәткә муафикъ булган яхшы гадәт булып тора.

Бәйхакый җыентыгыннан хәдистә болай диелә: “Бер кеше госел турында сорый: ни вакытта госел алу сөннәт булып тора? Гали радыйАллаһу гәнһу санап китә: җомга,  Гарафә, ике гает көнендә госел алу сөннәт булып тора”.

Икенче сөннәт – Гает намазына барганда хуш исле май-миск, ягъни парфюм тидерү. Имам Мәлик әйтә: “Галим әһелләреннән ишеттем, һәрбер Гаеттә өндиләр иде: хуш исле майлар сөртергә һәм матур итеп киенергә”.

Өченче сөннәт – иң матур кием кию. Гаеткә һәркемгә иң яхшы киемен киеп бару хәерле гамәл санала. Табарани җыентыгында Ибне Габбас әйтә: “Пәйгамбәребез шушы гаеткә иң яхшы, иң матур күлмәген кия иде”.

Дүртенче сөннәт – намазга чыгып киткәнче, җиңелчә ашап алу, чәй эчү яки берничә хөрмә ашап су эчү. Әнәс радыяллаһу ганһе әйтә: “Пәйгамбәребез Ураза гаетенә берничә хөрмә ашап алмыйча чыкмый иде”. Хикмәте нидә? Син бүген уразада түгел, ашап китәсең. Гает намазы кояш чыгып ярты сәгатьтән соң укыла. Ашап китү синең уразада түгеллегеңне күрсәтү була. Гает көнне ураза тотарга ярамый. Син шатланырга, төрле тәм-томнар ашап гаиләң белән бәйрәм итәргә тиешле.

Бишенче сөннәт – мәчеткә җәяү бару. Мәчет ерак булып мәшәкать тудырса, машинада бару рөхсәт ителә. Ләкин мәчеткә җәяү бару хәерлерәк. Өйдә тәһарәт алып, җәяү барасың икән, һәрбер адымың саен Аллаһы Тәгалә савап яза, гөнаһыңны сөртә. Мәчеткә бер юлдан барсаң, икенче юлдан кайту шулай ук сөннәт булып тора. Бер сәхәбәдән килә: “Пәйгамбәребез, барган юлыннан түгел, икенче юлдан кайткан”. Ни өчен? Чөнки юлдан кайтканда шулай ук савап языла. Кардәшләрең белән сәламләшәсең, бәйрәм белән котлыйсың.  Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезне кабул кылсын дип, дога кыласың. Бу үзе бер хикмәт.
Алтынчы сөннәт – тәкбир әйтү. Шәүвәл аеның яңа аен күрдек, дип хәбәр килеп, иртәгә ахшам намазыннан соң гает була диелгәч тә, имам хөтбә сөйләргә чыкканчыга кадәр, тәкбир әйтергә тырышырга кирәк.  Аллаһ Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 185нче аятендә “Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аңа тәкбирләр әйтеп, зурлавыгызны тели”, – ди. Без өйдә, юлда, кибеттә булабызмы, кайда гына булсак та, күбрәк тәкъбир әйтеп калырга тырышыйк. 

Гает намазы ике рәкәгать укыла. Аның өчен азан һәм камәт әйтелми. Гает намазына хәтле дә, аннан соң да бернинди намаз укылмый. Намаз мәчеттә укылса, мәчет намазы укырга рөхсәт ителә. Килеп утырабыз һәм имамны көтәбез.

Аллаһы Тәгалә шушы сөннәтләрне башкарып чыгарга, Аны мактап тәкбир әйтергә насыйп итсен иде. Икенче рамазанга ирештерсен иде, тагын да күбрәк изгелекләр кылырга насыйп әйләсә иде. 

Раил Фәйзрахманов
Фото: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading