Шәһри Казан

Паркы да, пилмәне дә хәләл

Балтач хәләл индустриаль паркы 2011 елда ачылды. Әлеге парк юнәлеше, алга куйган максатлары, эшне оештыру үзенчәлеге буенча Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә беренчеләрдән. Ул ничек эшләп киткән, беренче коймак төерле булмаганмы - боларны ачыклау өчен, Балтач районына кузгалдык. Ике ел элек парк ялан кырда япа-ялгыз утырса, хәзер тирә-юньдә гөрләп төзелешләр...

Реклама

- Бүгенге көндә алты резидентыбыз бар, - дип таныштыра башлады Балтач индустриаль хәләл паркының җитәкчесе Илназ ЯКУПОВ. Хәләл парк дигәч, күпләр монда ризык кына җитештерелә дип уйлый. Әлеге ялгыш фикер паркның ачылгач та тулы көченә эшләп китүенә комачаулык ясамый калмагандыр, дип уйлыйм. Чынлыкта исә Балтач ХИП ислам кануннарына нигезләнгән финанслауны беренче планга куючы, хәрам булмаган әйберләр җитештерүче кече эшмәкәрлекне бер канат астына алуны күз алдында тота. Бу брусчатка ясаучылар да, агач эшкәртүчеләр дә, шулай ук ризык җитештерүчеләр дә булырга мөмкин.
- Аларның бер мәйданга җыйналуы нинди өстенлек бирә соң?
- Эшне башлап җибәрү өчен җиргә рөхсәт кәгазе алудан башлыйк, аннан соң юл, су, электр, җылылык белән тәэмин итү, сак хезмәтен булдыру кирәк. Бу эшләр эшмәкәрнең ничаклы вакытын һәм нервысын ала. Бүген, без офислар өчен бүлмәләрне төзеп бетереп киләбез. Бухгалтерия, юрист хезмәте кебек юнәлешләрне дә берләштереп алып барганда резидентларга, ягъни эшмәкәрләргә бу эшләр күпкә очсызгарак төшәчәк. Эшне болай итеп оештыру - зур мөмкинлекләр бирә торган яңалык бу. Киләчәктә ул, һичшиксез, яклау табып, киң кулланыш алачак. Бүген безнең алга куелган бурыч - менә болай булырга тиеш дип эшләп, эшне оештырып күрсәтү. Кызыксынучыларның һәркайсын ачык йөз белән каршы алып аңлатырга, ярдәм итәргә без әзер. Килсеннәр, мөрәҗәгать итсеннәр.
- Бүгенгә хәтле башкарылган эшләргә нинди бәя бирер идегез?
- Беренче коймак төерле булгандырмы, ачылган елны парк тулы куәтенә эшләп китә алмаган. Бүген Аллага шөкер, үзгәрешләр бар. Күп кенә эшләрне көздән башлап калдырган идек, инде менә яз башыннан төзелешне дәвам итәбез. Иң беренче планда терлек сую цехын төзеп бетерү.
- Сез үзегез дә, хәләл җитештерү дигәч, халык иң беренче чиратта хәләл ризыкны күз алдына китерә, дидегез. Мин дә шул күпләрнең берсе, паркта иң әүвәл «Балтач ите» билгесе астында ит ризыклары, пилмән ясау цехы эшли башлады бит.
- Пилмән цехы бүген тулы көченә эшли. Бер айга 6 тонна пилмән җитештергән булсак, май аенда бу санны 10 тоннага җиткерергә исәплибез. Бездә пилмәннең биш төре әзерләнә, аннан соң котлет, чебурики, мантый, самса кебек ризыклар да тәкъдим итәбез.
- Безнең газета укучыларыбыз, хәләл тамгасы астында чыгарыла торган ризыклар чыннан да хәләл буламы икән, дип кызыксыналар.
- Сүзне шуннан башлыйк, Татарстанда хәләл ризыкларны җитештерү ТР Мөселманнары диния нәзарәте күзәтүе астында. Безгә беркетелгән махсус кеше бар. Аннан соң ризыкларның сыйфатын лабораториягә алып барып тикшертеп тору да шарт. Ит белән тәэмин итеп тора торган махсус кешебез бар. Ул терлекне сатып ала, ислам кануннары буенча суеп, безгә тапшыра. Бездә җитештерелә торган ит ризыкларына суган, тоз борыч ише тәмләткечләрдән тыш бернәрсә дә кушылмый. Пилмәннең берничә төренә тавык ите файдаланыла, анысы өчен хәләл тавыклар кайтартабыз.
- Пилмәнне кызлар бөгәме, машинамы?
- Әйдәгез, үзегез күреп, танышып чыгыгыз. Бездә пилмәннәр бары тик кулдан гына ясала. Барлыгы 14 пилмән ясаучы эшли, аларның күбесе ачылганнан бирле биредә, остарып җиткәннәр, иң уңганнар бер сменага 27 кило пилмән ясый. Камырны махсус җайланмага тыгып җәеп алалар, аннан соң, форма белән түгәрәкләп кисәләр һәм, нәкъ өйдәге кебек, кул белән бөгәләр. Үзегез дә беләсездер, кияү пилмәне бик вак була, безнең кызлар аны 5 грамм авырлыкта ясый, «Сабантуй» пилмәне 6 грамм, башка төрләре 8 грамм була. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, пилмәннәр, ясалганнан алып сатып алучының кулына килеп кергәнче, гел бер температурада - минус 18 градуста саклана. Сыйфатлы булсын дип эшләгәндә, температура режимын бозмау бик мөһим.
- Ә сәүдә ничек бара соң?
- Ясалган пилмән бер атна эчендә сатылып бетә, бу начар күрсәткеч түгел. Географияне гел киңәйтү өстендә эшлибез. Махсус суыткычлы машинабыз бар, товарларны кибетләргә, ашханәләргә үзебез илтеп бирәбез. Әлбәттә, һәрбер тәкъдимне кабул итәргә, һәр ике як өчен уңайлы шартларда хезмәт итәргә без әзер. Сәүдә дигәннән, без парк янында зур булмаган кибет ачып җибәрдек. Резидентлар шушында ук сәүдә дә оештырсалар, отышлы булырмы, товарлары үтәрме - шуны беләсебез килде. Нәтиҗәләр без көткәннән дә югарырак булды. Олы юлда зур реклама элмә такталар да куймадык, шулай да безнең кибетне халык тиз арада яратып өлгерде. Үзебез җитештергән продукцияләрдән тыш, күптөрле казылык, тавык итләре сатабыз. Бәяне югары куймадык, шуңа күрә халык безне үзе эзләп килә. Киләчәктә сәүдә итү өчен зур булмаган базар мәйданчыгы белән павильоннар һәм складлар төзергә исәплибез. Ни генә дисәк тә, хәләл ризык ул иң беренче чиратта сыйфатлы, намус белән әзерләнгән дигән сүз һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.
Эшмәкәрлекнең ислам кануннарына нигезләнеп оештырылуы безнең өчен яңалык. Әмма эшмәкәрлек, сәүдә дигәч, безнең күз алдына нигәдер бераз гына хәйлә, мәкер килә. Карашларны үзгәртеп, мөселман илләрендә күп еллар дәверендә исбатланган, сыналган алымнарны үзебездә дә кулланыр чор җитте, моның өчен мөмкинлекләр ачылды. Татарстан бүген алга киткән мөселман илләренең алдынгы тәҗрибәсен кулланып, алар белән хезмәттәшлек итү юлында. Аерым җирлекләрдә күркәм эшләр бар. Балтач хәләл индустриаль паркы - шуларның берсе.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: