16+

Патшалык күпме тора?

Бер дустымда кунакта чәй эчеп, әңгәмә корып утырабыз, сизелми дә намаз вакыты җиткән. Гадәттә, ул вакытта намаз укучыларның башына: «Минем тәһарәтем бармы соң әле?» - дигән уй килеп төшә. Соравым телемнән дә чыккан, күрәсең, дустым бераз сәерсенеп куйды. Ничек инде тәһарәт булу-булмауны онытырга мөмкин?

Патшалык күпме тора?

Бер дустымда кунакта чәй эчеп, әңгәмә корып утырабыз, сизелми дә намаз вакыты җиткән. Гадәттә, ул вакытта намаз укучыларның башына: «Минем тәһарәтем бармы соң әле?» - дигән уй килеп төшә. Соравым телемнән дә чыккан, күрәсең, дустым бераз сәерсенеп куйды. Ничек инде тәһарәт булу-булмауны онытырга мөмкин?

Онытыла шул. Кайвакыт ничек тәһарәт алганыңны, ничек бозганыңны онытасың да, аннан намаз җиткәч, баш катырасың. Әмма, юл фаҗигасендә умыртка сөяген сындырып, ничә еллар аягына баса алмаган дустым өчен ул мәшәкатьләр онытырлык түгел икән: кечесе катетер аша чыга. Шунлыктан ташлар бик тиз җыела, елына икешәр мәртәбә ваттырып чыгартырга туры килә. Ә зурысы тагы да авыррак. Баштан 15-16 сәдәф эчне йомшартучы дару эчәм, аннан соң махсус көйләнгән раскладушкада көтеп ятам... Кайвакыт шулай 5-6 сәгать тә үтеп китә. Шуңа күрә артык ашамаска тырышам.
Кәгазь битләренә язу, мөнбәрләрдән сөйләү өчен уңайсыз булган, әмма тормышта бик тә актуаль мәсьәләгә тукталырга җөрьәт иттем, Раббым ярдәменнән ташламасын. Хаҗәт үтәү мәсьәләсе динебездә зур урын алып тора. Әмма безне борчыган мәсьәләне аңлау өчен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән берничә махсус догага тукталып китәсем килә. Сул аягың белән бәдрәфкә кергәндә: иң элек «бисмилләһ»не әйтәсең, аннан соң: «Йа Раббым, мине ир һәм хатын җенесеннән булган җен-шайтаннарның явызлыгыннан сакла», - дигән доганы укыйсың. Мондый төр догаларны ана телендә кылсаң да дөрес була. Хаҗәт үтәгән вакытта кеше гаурәт урыннарын ача, шуңа күрә Пәйгамбәребез: «Бисмилләһ»не әйтүең җеннәрнең күзләреннән оят җирләреңне яшерер», - диде. Махсус догасына килгәндә, хаҗәтханәләр шайтаннарның җыела торган урыннары булып тора, шуңа күрә кеше анда Раббысының саклавын сорап керә. Аллаһ теләсә, бу сүзләрне әйтеп керүченең гаурәте каплана һәм ул җеннәрнең зарарыннан имин була. Әмма бәдрәфтән чыккач укый торган доганың хикмәте шәхсән үзем өчен ничә еллар сер булып килде. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә сөйләвенчә: «Аллаһының илчесе хаҗәтханәдән чыкканда: «Гуфранәкә», - дип әйтә торган булган. Мәгънәсе: «Синең гафу итүеңне үтенәм».
Ни өчен Аллаһының илчесе безне хаҗәт үтәгәннән соң гафу үтенергә чакырды? Моның хикмәте нәрсәдә икән? Шушы сорауга җавап табу нияте белән галимнәр калдырган хәзинәләрне актарырга тотындым. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди, эзли торгач, сандык төбеннән хикмәте чыкты бит. Тапкан байлыгымны сезгә дә тәкъдим итәм: «Аллаһы биргән киң ризыкларны ашап, алардан үзеңә күп файдалар алып, соңыннан кирәкмәгән өлешеннән җиңеллек белән котыла алу - шундый олуг нигъмәт, кеше моны ахырына кадәр аңлый да, тиешенчә шөкер итеп тә бетерә алмый. Шушы хакыйкатьне аңлап, бәндә үз гаебен танып, Раббысыннан гафу үтенә». (Ибн Галлән хезмәтләреннән.)
Чыннан да, без кайвакыт рәхәтләнеп ашау-эчүләребезнең генә түгел, азап чикмичә хаҗәтеңне үти алуның да олуг бәхет икәнен аңлап бетермибез, тиешенчә шөкер итмибез. Раббым, безне гафу итсен.
786-809 елларда Багдад хәлифе булган Һарун әр-Рашид бервакыт, бик каты сусагач, хезмәтчесеннән касә белән су китерүен сорый. Элекке заманнарда патшалар үзләре тирәсенә хикмәт ияләрен җыярга тырышканнар, тегеләре һәрвакыт хуҗаларына хикмәтле киңәшләр биреп торганнар. Һарунның хезмәтчесе бик зирәк була. Патша кулындагы суны эчәр алдыннан, ул аңа бер сорау да биреп өлгерә: «Әмирем, әгәр бик каты сусап иза чиксәң, шушы бер касә су өчен күпме байлыгыңны бирер идең?» Шулвакыт патша бераз уйга кала. Чыннан да, сусыз чүл уртасында калсаң, бу өч йотым суның бәһасе никадәр булыр иде? Патша: «Мөгаен, ярты патшалыгымны бирер идем», - дип җавап кайтара. Сусаган хуҗа ләззәт белән суны эчеп куя, хезмәтче озак көттерми, янә сорау бирергә батырчылык итә: «Патшам, әгәр шушы су, карыныңа үтеп, чыкмыйча азапласа, аннан котылу өчен күпме бирер идең?» Бу сораудан соң хәлиф тәмам уйга төшә. Тормышта рәхәтләнеп салкын сулар эчү генә нигъмәт түгел икән шул. «Ярты патшалыгымны бирер идем», - дия. Шулвакыт хезмәтчесе аңа: «Әй, хуҗам. Синең бөтен патшалыгың, бөтен байлыгың бер касә бәвелгә дә тормый икән», - дип, әмирнең күңелләрен тетрәндерерлек сүзләр әйтеп куя.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белмәсләр: сәламәтлек һәм вакыт», - дигән. Чыннан да, күп вакытта, без һавадагы торналарны эзләп, кулыбыздагы песнәкләрне күрми яшибез. Күктән иңгән күпме нигъмәтләрнең кыйммәтен аңламыйбыз. Бәлки, аларны тир түгеп, михнәтсез алганга кадерләрен белмибездер. 70 яшьлек бер бабайны хастаханәгә салганнар. Бабай кече йомышын үти алмый икән. Табиблар аны операциягә әзерли башлаганнар. Шөкер, операция уңышлы үткән. Бабайның өенә кайтыр көне килеп җиткән. Хастаханә җитәкчелеге бабайның кулына дәваның бәясе язылган кәгазь тоттырган. Кәгазьдәге саннарны күргәч, аның күзләреннән яшь чыккан. Бабайны кызганып, табиблар аны юатырга тотынган: «Бабакай, син олы кеше булгач, без бераз бәясен төшерербез инде». Ул табибларга караган да, елмаеп: «Мин бит бәянең күплеген күреп еламыйм. Раббым миңа 70 ел йомышымны үтәргә насыйп итте, бер мәртәбә дә кулыма мондый кәгазь тоттырмады, мин шуңа елыйм», - дигән.
Шулай шул, кайвакыт кеше машинам яңа дип тәмәкене урамга чыгып тарта. Ничек 600 меңлек машинаңа тәмәке исе сеңдерәсең инде? Әле 3 ел буе кредитын түлисе. Ә саулык күктән төшкән, бушка килгән. Ләкин машинаң тузса, аны яңартырга да була, менә саулыгыңны яңарта башласаң, акчаң гына җитмәс. Әгәр саулык дигәне базарларда сатылса, авырудан иза чигүче байлар аның өчен бер малларын да кызганмаслар иде. Акчалары җитмәсә, банктан кредит алырлар иде, ләкин, күп нигъмәтләр акчага сатылмый икән. Аларның бары тик кадерен белергә, бүләк итүчесенә рәхмәтле булырга кирәк.

Пәйгамбәребезнең «Биш әйбердән элек биш нәрсәнең кыйммәтен белегез, - дип башланучы хәдисендә болай дип боерыла: үлем мизгеле килеп җиткәнче тормышның, хасталык килгәнче сәламәтлекнең, фәкыйрьлеккә дучар булганчы мөлкәтнең, картайганчы яшьлекнең, мәшгуль булганчы ия булган буш вакытның кыйммәтен бел».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading