16+

Пәйгамбәребезне зурладылар

Бу атнада Камал театры бинасында ТР Мөселманнары диния нәзарәте Мәүлид бәйрәме уздырды. Узган елгы чарага караганда, быелгы бәйрәм оештыру ягыннан күпкә дәрәҗәлерәк иде.

Бу атнада Камал театры бинасында ТР Мөселманнары диния нәзарәте Мәүлид бәйрәме уздырды. Узган елгы чарага караганда, быелгы бәйрәм оештыру ягыннан күпкә дәрәҗәлерәк иде.

Шуңа да карамастан, узган елдагыдан аермалы буларак, әлеге бәйрәмдә ни Президентыбыз, ни мөфтиебез күренмәде. Аның каравы, бәйрәмдә Татарстан мөселманнарын котларга Мәскәү, үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәд Мөхәммәдев кебек дин өлкәсендәге рәсми затлар килгән иде. Үзебезнең Диния нәзарәтеннән Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һ.б. казый-имамнарыбыз чыгыш ясады. Хәзрәтләребез тамашачыларга Расүлебез турында җитди вәгазьләр, күркәм нәсыйхәтләр ирештерде. Кичә дәвамында Пәйгамбәребезнең төп коралы - Коръән һәм шәхси үрнәк булуы ассызыкланды. Гайшә анабыз: «Пәйгамбәребезнең холкы Коръән иде», - дип әйтә торган булган.
Мәскәү, үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, үз чыгышында узган елның җәй аенда булган вакыйгаларны искә төшереп: «Кайберәүләрнең үзләрен Аллаһыдан да өстен куеп, дин белән уйнаулары Пәйгамбәребезне дә, Аллаһының фәрештәләрен дә, безне дә, әлбәттә, рәнҗетә. Хәзер илебездә сигез меңләп мәчет, уку йортлары. Шуларга шөкер итмәсәк, безгә нәрсә булыр?!» - диде. Кяферләр белән сугышкан чакта иман китереп өлгергән, әмма шуңа да карамастан башы чабылган бер бәндә өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең үзенә урын таба алмыйча: «Каян белдең син аның күңелен? Ни хакың бар иде мөселманны үтерергә?» - дигән хәдисен үрнәк итеп китерде ул.
Коръәни-Кәримне укудан башланган дини бәйрәмдә салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды, нашидләр башкарылды. Татарстанның күренекле сәнгатькәрләре Зөһрә Сәхабиева, Флюра Сөләйманова, Миңгол Галиев, Луара Шакирҗаннар репертуарларындагы дини әсәрләрен башкарды. Әнкарадан Фатых Хаҗә һәм Дагыстаннан «Рисалә» ансамбленең чыгышлары исә Казан тамашачысына горур милли рухның нинди булуын күрсәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading