16+

«Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал»

Быел мөселманнар Корбан бәйрәмен дүртенче октябрьдә билгеләп узачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең: «Кем корбан малы сатып алу өчен өеннән чыкса, шуның һәр адымы өчен ун савап язылыр, ун гөнаһы ярлыканыр... Терлек өчен түләнгән һәр дирхәм өчен җиде йөз савап язылыр», - дигән сүзләре дә бар. Бәйрәм алдыннан без «Гадел» мәчете...

Быел мөселманнар Корбан бәйрәмен дүртенче октябрьдә билгеләп узачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең: «Кем корбан малы сатып алу өчен өеннән чыкса, шуның һәр адымы өчен ун савап язылыр, ун гөнаһы ярлыканыр... Терлек өчен түләнгән һәр дирхәм өчен җиде йөз савап язылыр», - дигән сүзләре дә бар. Бәйрәм алдыннан без «Гадел» мәчете...

- Рөстәм хәзрәт, корбан чалу һәркем өчен дә мәҗбүриме?
- Мөселман кешегә ел саен корбан чалу әбу хәнифә мәзһәбендә вәҗип санала. Корбан чалдыручының балигълык яшенә җиткән, рухи яктан сәламәт, иректәге кеше булуы, Аллаһының берлеген тануы шарт. Тагын бер мөһим нәрсә - матди яктан мөмкинлеге булу. Галимнәр арасында шундый фикер бар: корбан бәйрәменә кадәрге гарәфә көнендә һәм өч көнлек бәйрәмдә үзен, гаиләсен ашатырга, коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка түләүләрдән соң корбанлык алырга акчасы калса, бу кеше корбан чалдырырга тиеш.

- Бурычы булган кешеләргә корбан чалмаса да ярый, диләр. Хәзер күп кеше кредит, ипотека түли. Андыйлар корбан чалдырырга тиешме?
- Матди хәленең нинди булуын һәр кеше үзе белә. Тик шулай да мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узган Диния нәзарәтенең күчмә пленум утырышында Корбан нисабын көмеш бәясе белән исәпләп, 15 меңгә тукталганнарын хәбәр иттеләр. Әгәр кешенең төп ихтыяҗларыннан тыш банктамы яки башка бер урындамы 15 мең сум акчасы бар икән, шулар өчен корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала. Тагын бер кат әйтәм: корбанлык алучы гаиләсен матди яктан авыр хәлдә калдырырга тиеш түгел. Чынлап торып хәлеңнән килми икән, корбан чалдыру мәҗбүри түгел.

- Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?
- Мәҗбүри түгел. Әгәр дә кешенең корбан чалдырырга теләге булып, сәфәргә яки командировкага китеп барса, йә башка сәбәпләр белән корбан чалдыру урынында була алмаса, ул үзенең йомышын берәр кешегә әйтеп калдыра ала. Мәчеткә килеп, минем исемнән корбан чалдырыгыз әле дип, акча биреп калдыручылар да күп хәзер. Тик шунысы бар, корбан чалганда үзең катнашсаң, корбанны үзең чалсаң, ул тагын да саваплырак була.

- Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?
- Корбанлык өчен дөя, үгез, сыер, сарык, бәрән, кәҗә кебек хайваннарны алырга кирәк. Яшенә килсәк, дөягә - биш яшь, үгез яки сыерга - ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Соңгылары исә бик зур һәм симез булып, үз яшенә яшь белән түгел, тән белән ирешергә мөмкин. Андыйларны, яхшы мал дип, бер яше тулмаса да чалалар. Корбанлыкның кимчелеге дә булырга тиеш түгел. Әйтик, бер яки ике күзе дә сукыр булса, аксаклыгы белән бөтенләй йөри алмаса, колагы һәм койрыгы күбрәк киселгән хайван корбанлык була алмый. Шунысын истән чыгармыйк: сарык, бәрән, кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя җиде кеше исеменнән. Җиде кеше берләшкән очракта хайванны чалып җиде өлешкә бүләбез дә бер кешене арты белән бастырып куеп, гаделлек булсын өчен, фәлән кешегә бу өлеш, фәлән кешегә теге өлеш дип әйттерәбез.

- Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?
- Өчтән бере үзеңә кала, өчтән берен туганнарыңа, дусларыңа таратасың яки мәҗлес уздырасың, калган өчтән берен мескен-фәкыйрь кешеләргә бирәсең.

- Корбан итен озак тотарга ярамый, тизрәк кулланырга кирәк диләр. Бу дөрес сүзме?
- Дөрес сүз, ләкин аның дәвамын карыйк. Бездә шундый нәрсә бар, кайбер вакытта дини бер мәгълүмат алабыз да аның тарихын яки дәвамын белмичә сөйләнеп йөрибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) корбан чалуның иң беренче елында корбан чалганнан соң, өч көн бәйрәм, өч көндә ашап бетерегез, диде. Аннан соңгы елда корбан чалдыручы мөселманнар күбәеп, итләр кала башлый, ә бәйрәм көне чыккан була. Моны күреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.), корбанны өч көн эчендә чалыгыз, ә итен нихәтле вакытка кадәр куллана аласыз, шуның кадәр кулланыгыз, ди. Бүгенге көндә итне сакларга суыткычларыбыз бар, итне теләсә кайсы вакытта куллана алабыз.

- Корбан итенең сөякләрен этләргә бирергә ярамый, диләр...
- Корбанлыкның әле тагын тиресе дә кала. Аны кая куярга дип тә сорыйлар бездән. Дин буенча, шундый фикер бар: тирене сату тыела, ләкин монда тирене сатып, акчасын үзеңә куллану тыела дию дөресрәк булыр. Бу очракта тирене сатып, акчасын сәдака итеп өләшергә кирәк. Сатмаган очракта инде тиресен эшкәртеп, үзең кулланырга ярый. Акча түләп, корбанлык алдым, тиресен сатып булса да акча эшлим дигән ният исә һич дөрес түгел.

Корбан итенең сөякләренә килгәндә, аны җиргә күмеп кую иң хәерлесе. Яки бәйдә булган эткә бирсәк ярый. Урамдагы эткә бирү тыела, ни өчен дигәндә, урам этләре сөякне ала, уйната да ыргытып калдыра. Игътибар иткәнегез бармы икән, бәйдәге эт сөякне һәрчак күмеп куя. Димәк ки, сөяк тапталып, мәсхәрәләнеп, ис чыгарып ятмый. Миңа бүген бер кеше килеп, урамдагы этләр бигрәк кызганыч, корбан чалып, аның бөтен булган өлешен дә аларга бирергә ярыймы дип сорады. Газета укучылар арасында да шундыйрак фикердәге кешеләр булырга мөмкин. Корбанны тиешле өлешләргә бүлеп, тиешле кешеләрегезгә таратыгыз, ә сөякләрен этләргә бирегез. Этләрне бик кызганган очракта ит сатыла торган урыннарга барып, махсус эткә яраклы калдыкларын сатып алырга да мөмкин бит.

- Мәрхүмнәр рухына багышлап корбан чалырга кирәкми, ул аңа барыбер булышмый диючеләр бар, алар хаклымы?
- Төрле фикерләр бар. Берәүләр, мәрхүмнәрнең эше беткән, аларга корбан чалуның файдасы юк, ди. Икенчеләр исә чалырга ярый, дигән фикерне әйтә. Без соңгылары белән килешәбез. Мәрхүмнәргә корбан чалырга ярый, чөнки, бердән, бу изге эш. Икенчедән, корбан чалуның максаты - Аллаһ ризалыгы өчен мескеннәрне шатландыру, фәкыйрьләрне кайгырту. Шул гамәл, бәлки, кешене дингә якынайтыр. Бу очракта инде корбанны мәрхүм ир кешегә яки мәрхүмә хатын‑кызга дип багышлап чалабыз. Итне бүлеп тарату тәртибе дә гадәти корбанлык кебек була.

- Нәзер итеп чалына торган корбаннар бар. Ул гадәти корбаннан нәрсәсе белән аерыла?
- Бик күпләр, бер эшем булып чыкса яки берәр җиргә эшкә урнаша алсам, тендор ота алсам, яисә операциядән исән‑сау чыксам, имтиханны «биш»легә тапшырсам, корбан чалдырыр идем, ди. Нәзер корбанын һичшиксез үтәргә кирәк, әмма аны нәкъ гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Эшегез барып чыккан икән, аны озакка сузмыйча, теләсә кайсы көнне башкарсаң да була. Шунысы бар: бу итне үзеңә ашарга ярамый, тулысынча таратып бетерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading