16+

Рамазан аеның болай узганы һәм төгәлләнгәне юк иде әле

Рамазан ае тәмамланып килә. 24 майда мөселман кардәшләребез Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Рамазан аеның болай узганы һәм төгәлләнгәне юк иде әле

Рамазан ае тәмамланып килә. 24 майда мөселман кардәшләребез Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Билгеле сәбәпләр белән быел Рамазан ае гадәттәгеләреннән аерылып торды. Мәчеттә тәравих намазлары укылмады, ифтарлар оештырылмады, традициягә кергән республикакүләм ифтар да ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә генә үтте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Ураза гаете якынлашу уңаеннан үзенең мөрәҗәгатендә: “Кешелекнең яңа тарихында мөселманнарның Рамазан аен бүгенге рәвештә уздырырга туры килгәне юк иде әле. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды”, – диде.

Гает намазын да мәчеттә җыелышып укып булмый. Бу да куркынычсызлык максатыннан, вируска таралуга юл куймау өчен эшләнә һәм моны без аңлап кабул итәбез. Мөфти сүзләренчә, бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз гамәл.
Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте онлайн форматта үткәрә.
– Быел без гает көнендә Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры эфирда күрсәтү белән чикләнергә мәҗбүр – Татарстандагы башка мәчетләрдә гает үткәрелмәячәк. Туры трансляция якшәмбе көнне сәгать 6.30да “ТНВ” телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  ютуб-каналында башланачак.

Гает намазына килгәндә, Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала, аның шартлары бар: җәмәгать таләп ителә. Хәзерге шартларда без җәмәгатьне җыя алмыйбыз, шуңа гает намазын башкару мөмкин түгел, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Туры трансляция Коръән уку белән башланачак, иртәнге 7дә дин кардәшләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.  

Ураза гаетен исә без тиешенчә каршы алырга һәм аны матур итеп үткәрергә тиешбез. Гает алдыннан мунча керү, бәйрәмгә яңа яки юылган чиста яхшы киемнәрне кию, хушбуйлану, фитыр сәдакасын бирү киңәш ителә. Гает көнне туганнарның хәлен белү, тәмле ризыклар пешерү, кунаклар чакыру, мәҗлес уздыру, балаларга күчтәнәч, бүләкләр бирү хуплана.
Коръәндә: “Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән”, – диелә. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укылган тәравих намазлары һәм кылган догаларыбызны кабул кылса иде. Күңелләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә һәм Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп итсә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading