16+

Рамазан турында сораулар бармы? Аларны туры эфирда шәригать белгеченә бирегез!

Иртәгә, 15 апрельдә, 15:00 сәгатьтә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Instagram социаль челтәрендә @islam_today_huzur битендә туры эфирда Изге Рамазан ае турында ачык онлайн-лекция уздырачак.

Әлеге чарада спикер буларак мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, туры эфирда барлык теләүчеләр спикерга ураза тотуга кагылышлы мәсьәләләр, Рамазан аеның фазыйләтләре, уразаны бозучы төрләрдән — каза кылуны һәм кәффарәт түләүне таләп итә торган нәрсәләр турында сораулар бирә алачак. Шулай ук сорауларны инстаграм социаль челтәренең @islam_today_huzur аккаунтындагы язма астында калдырырга мөмкин. Сорауларны татар һәм рус телләрендә бирергә мөмкин.

Шунысы игътибарга лаек, тамашачылар арасында туры эфирда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ураза” китабы уйнатылачак. Әлеге хезмәттә Исламның биш баганасының берсе турында тәфсилләп аңлатмалар бирелә, анда шулай ук ураза тотуның барлык кагыйдәләре дә урын алган.

Фото һәм чыганак: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading