16+

Равил хәзрәт Бикбаев: «Гашура көнендә ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә»

2 октябрь көнне мөселманнар яңа һиҗри елга аяк басты. Мөселман календареның беренче ае саналган мөхәррәм ае безнең өчен нәрсәсе белән кадерле? Әлеге сорау белән без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка ­мөрәҗәгать иттек.

Равил хәзрәт Бикбаев: «Гашура көнендә ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә»

2 октябрь көнне мөселманнар яңа һиҗри елга аяк басты. Мөселман календареның беренче ае саналган мөхәррәм ае безнең өчен нәрсәсе белән кадерле? Әлеге сорау белән без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка ­мөрәҗәгать иттек.

- Мөхәррәм аеннан яңа ел башлана. Бер хәдистә: «Мөхәррәм ае ураза тоту өчен, рамазан аеннан кала иң яхшы ай», - диелә. Бу айда нәфел уразалары тоту башка айларга караганда күпкә саваплырак. Мөхәррәм аенда бик олы бер көн - Гашура көне бар. Шуның белән дә әлеге ай истәлекле булып тора. Ул мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә, милади календаре буенча 11 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

- Хәзрәт, бу көннең фазыйләте турында да әйтеп үтегез әле.
- Гашура көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) нәфел уразасын тотарга кушкан. Ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәр һәм аның халкын фиргавеннән коткара. Муса Пәйгамбәр Аллаһка шөкер итеп, ураза тота. Шуны истә тотып, Мөхәммәд Пәйгамбәр дә ураза тоткан, Аллаһы Тәгаләдән элекке елның гөнаһларын гафу итүен сораган. Вафаты алдыннан ул, киләсе елга исән булсам, мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тотар идем, дигән. Дин галимнәре, шул рәвешле, мөхәррәмнең тугызынчы һәм унынчы көнендә ураза тоту хуплана, диләр.

- Мөселман ае календаре буенча яңа ел кергәч, йөз тапкыр бисмилла сүзен язып, шуны кесәңә салып йөрергә кирәк икән, диләр. Моңа ничек дип җавап бирәсез?
- Бу, әлбәттә, хорафат. Без яңа ел башланганда элеккеге гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу итүен сорыйбыз, киләсе елга изге гамәлләр кылырга ниятлибез. Елыбыз тыныч, бәрәкәтле узсын иде дип, догалар кылабыз, теләкләр телибез.



- Сез берничә тапкыр һиҗри исәп буенча дидегез, нәрсә соң ул һиҗри?
- Гарәп теленнән тәрҗемәсе аның - бер урыннан икенче урынга күчү. Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) белән бәйле. Ул Мәккә шәһәрендә халыкны ислам диненә өндәде, әмма аңа иярүчеләр аз булды. Шунан соң Мәдинә шәһәренә күчеп китә. Анда ислам дине тарала, киң колач ала. Ел хисабын алып бару ихтыяҗы туа. Беренче ел итеп кайсы елны сайларга дигән сорау барлыкка килә. Озак уйлашканнан соң, елларны Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елыннан саный башларга булалар. Быел без 1438 елга аяк бастык булып чыга.

- Ни өчен бездә дини бәйрәмнәр унбер көн саен күчеп бара?
- Һиҗри ел милади кебек үк 12 айдан тора, аермасы - хисап айга карап алып барыла, ай 29-30 көннән тора, шул сәбәпле 11 көнгә кыскарак килеп чыга. Шул рәвешле бәйрәмнәребез дә 11 көнгә күчеп бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading