16+

Республика ифтарына 10 000 кеше чакырылган

15 июньдә Казанның теннис академиясендә республикакүләм ифтар узачак. Баштарак ул, традиция буенча, "Казан-Арена" стадионында узар дип ниятләнелгән иде, Конфедерацияләр Кубогы узу сәбәпле, аның урынын алыштырырга мәҗбүр булдылар.

Республика ифтарына 10 000 кеше чакырылган

15 июньдә Казанның теннис академиясендә республикакүләм ифтар узачак. Баштарак ул, традиция буенча, "Казан-Арена" стадионында узар дип ниятләнелгән иде, Конфедерацияләр Кубогы узу сәбәпле, аның урынын алыштырырга мәҗбүр булдылар.


Быел да ифтарга, узган елдагыча, ун мең кеше чакырылган. Кунаклар арасында республика җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, илчеләр, генераль консуллар бар. Ифтарга шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Татарстаның баш раввины Ицхак Горелик чакырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт журналистларга хәбәр иткәнчә, ифтарга "Казан-Арена"га чакырып таратылган билетлар гамәлдә түгел. Яңа билетлар бастырып таратылган.

- Мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, районнар мөхтәсибәтләренә тараттык. Билетлары булмыйча керә алмаучыларга исә мең данә ланч-бокс әзерләнде, - диде ул.
Ифтарда 400 волонтер, 120 стюард хезмәт күрсәтәчәк. Ризыкны Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләячәкләр.

Россия мөселман эшкуарлары ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов сүзләренчә, әлеге зур чараны үткәрү өчен егермеләп оешма иганәче булган. Алар арасында чит төбәкләрдән һәм башка милләт кешеләре булуы сөендерә.

Авыз ачучыларга мәҗлестә җиләк-җимеш, шул исәптә киптерелгәннәре дә, су, сок, пылау, ит һәм яшелчәләр, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, конфет тәкъдим ителә. Табын әзерләү өчен 1,3 тонна сыер ите, 600 килограмм дөге, 3 тонна яшелчә, 3 тонна җиләк-җимеш һәм 800 килограмм киптерелгән җиләк-җимеш, 400 килограмм конфет, 1 тонна казылык, 10 000 чәк-чәк һәм башка ризыклар әзерләп куелган. Бер кешене ашату якынча 500 сумга төшә.

"Kaзaн-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов ифтарга килүчеләргә җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте.
- Теннис академиясе парковкасы ябыла. Якындагы машина кую урыны да тиз тулачак. Шуңа да җәмәгать транспортында килүегез хәерле, - диде ул.

Ифтарда, гадәттәгечә, вәгазьләр сөйләнеләчәк, мөнәҗәтләр җырланачак.






















Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading