16+

Республикакүләм ифтар 10 миллион сумга төшәчәк

11 майда узачак республикакүләм ифтар яңа урында – “Казан Экспо” күргәзмәләр залында оештырыла. Анда биш мең кеше чакырулы. Шул ук вакытта “Казан-Арена” стадионында да биш мең кешегә ланч-бокслар таратылачак.

– Узган ел ифтарны уздыра алмадык. Быел ул ун мең кеше өчен узар дип көтелә, биш меңен “Казан Экспо”да көтәбез, чакыру билетлары мөхтәсибәтләр аша таратыла. Тагын биш мең кешегә стадионда ланч-бокслар тапшырылачак, дип хәбәр итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен оештырылган ифтарда.

“Туган авылым” комплексын оештыручыларның берсе булган Радик Абдрахманов сүзләренчә, ифтар уздыру 10 миллион сумга төшә. Бу һәр кешегә 500 сумлык ризык җыелмасы әзерләнә дигән сүз. Гадәттәгечә, кунакларны пылау белән сыйлаячаклар. Хөрмә җимеше, су, җиләк-җимеш, помидор, кәнфит, печеньелар, бал-май, чәк-чәк тә булачак.
Ифтарга бару өчен махсус трансфер каралмаган. Анда һәр кеше йә үз машинасында, яки аэропортка йөри торган электричка белән барачак.

Фото: http://dumrt.ru/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading