“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинның “Гаилә дәресләре” (“Уроки семьи”) китабы дөнья күргән. Аны “Хозур” нәшрият йорты чыгарган.
– “Гаилә” мәчете дәресләренә нигезләнеп китап чыгару - күптәнге хыялыбыз. Кемдер вәгазьне видео аша карый, кемдер дәрескә килә, кемдер телеграмнан укый. Әмма кемдер кәгазь вариантын укырга ярата. Кешеләрнең теләкләренә таянып, дәресләрне китап итеп бастырырга да булдык. Ул халкыбызга файда китерә торган булсын иде, – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Китап бик популяр булырга охшап тора. Инде беренче атнада ук 200 данә сатылган. Үзем дә фотосын “ватсап”ка урнаштыруга, каян алып була дигән сораулар килә башлады.
Китапның иң беренче тышлыгына игътибар итәләр шул. Ни дисәң дә, кәнфитне дә төргәге буенча сайлыйбыз. Ә “Гаилә дәресләре” тышлыгы сыйфатлы, заманча дизайнлы. Тышлыктагы сүзләре дә кызыклы. Тәмен югалтмас өчен, тәрҗемә итеп тормыйча, русчасын гына китерәм: “Как ссориться правильно?”; “Быт или не быт”; “Зачатие ребенка”; “Доходы мужа – семейный бюджет, доходы жены – ее сбережения”...
Русча дигәннән... Әйе, китап рус телендә бастырылган. Киләчәктә татарчасы да дөнья күрер дип ышандырдылар. Маркетинг ягыннан бу дөрестер. Шулай да матбугат конференциясеннән соң бер кешедән мондый фикер ишетергә туры килде: “Нишләп иң беренче чиратта татарча чыкмаган? Рөстәм хәзрәт үзе дә татар бит инде. Татарстан мөселманнарының күпчелеге – татарлар. Авылдагы мәчет картына менә бу китапны тоттырып кара син вәгазь укысын өчен. Аны ул түгел, мин дә укымыйм әле. Әйе, Россия күләмендә таратырга уйлыйлардыр, әмма барыбер беренче итеп үз телебездә бастыру кирәк иде”. Бу сүзләрдә хаклык бар, уйлап карасаң...
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, китап яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә, гаиләне корган һәм әле корып өлгермәгән, хәтта мөселман булмаган кешеләр өчен дә файдалы булачак.
Китап өч мең данә тираж белән бастырылган. Әлегә ихтыяҗны барлау өчен генә. Алга таба тагын бастырырга ниятлиләр.
“Хозур” нәшриятының баш мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова хәзрәтләр белән эшләү тәҗрибәсе моңа кадәр дә булганлыгын әйтеп үтте.
“Китап эше тексттан гына гыйбарәт түгел, әлбәттә. Аның дизайны да, биткә салынышы да бар. Эчтәлек ягыннан укучыга кызыклы итеп тә эшләргә кирәк.
Хәзерге заманда гаилә дәресләре мәктәпләрдә укытылмый. Буыннар өзлексезлеге дигән әйбер югалып бара. Яшьләр олы буыннан аерым яшәргә тырыша һәм чын гаилә нинди булырга тиешлеген күреп бетерә алмый. Шунлыктан мондый китапларга ихтыяҗ бар”, – диде Гөлназ Ситдыйкова.
Китапны “Хозур” нәшриятыннан сатып алырга мөмкин. Онлайн рәвештә дә заказлар кабул ителә. Киләчәктә китап кибетләренә дә чыгар дигән ышаныч бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Китап ин беренче татат телендэ чыгарга тиеш иде
0
0