16+

Хатын-кызга нинди ир кирәк соң ул?

Ул кеше белән очрашып сөйләшкәч, минем йөрәгем кысылып куйды. 40 яшеннән чак кына узган ир-ат.

Хатын-кызга нинди ир кирәк соң ул?

Ул кеше белән очрашып сөйләшкәч, минем йөрәгем кысылып куйды. 40 яшеннән чак кына узган ир-ат.

Беркайчан да өйләнгәне булмаган, ул бик күңелсез, өмете өзелгән кеше сыман күренә. Шәригать кануннары буенча яшәүче бу ир-ат егерме елга якын гаилә учагын кабызырга әзер булган, сабыр, акыллы, мөселман, татар хатын-кызын эзли икән.

“Тормышымны акча табуга гына багышлыйсым килми. Ике, өч җирдә эшләп өйдә сирәк булганым өчен көн дә хатынымның канәгатьсезлеген күрергә түгел, вакытымны гаиләм, балаларым белән күңелле, файдалы итеп уздырырга хыялланам, миңа насыйп яр җир йөзендә юк микәнни соң?” – дип мөрәҗәгать итте ул миңа. Аның күңелен ничек тә юатырга белмәдем. Йөзләгән хатын-кыз арасында ике-өч булса да ул әйткән гүзәл зат булырга тиештер дип кенә уйлап куйдым.

Дөньяның, кешелекнең ни рәвешле үзгәрүен сукыр, чукрак кеше генә сизмидер. Җир шары төрле табигый бәла-казалардан, авырулардан, тарихи кыйммәтләр югалудан интегә. Моңа күпмедер дәрәҗәдә кеше үзе дә гаепле. Рухи кыйммәтләр онытыла бара. Битарафлык, байлыкка омтылу хөкем сөргән чор. Хатын-кызларның күбесе бүген патшабикә булырга хыяллана. Иптәшләре дә: “Син моңа лаек”, дип котыртып торганда, гаҗәпләнәсе дә юк. Иң аянычы, мохтаҗларга ярдәм итү, нәфесне җиңү, гыйлемле булуда патшабикә булырга түгел, акчага, күңел ачуга, байлыкка табына гүзәл затлар.

Хатын-кыз белән дәрт идарә итә. Күпләр өчен гаилә кору хәзер “модно” да түгел. Ләкин аңны томалаган дәрт кайчан да булса бер сүнә. Чит илләргә сәяхәт, байлык, матур әйберләрдән салкынлык бөркелә. Алар берсе дә янәшәдә терәк булырдай якын кешене алыштыра алмый. Шул чакта хатын-кызлар гаилә, бала турында уйлый башлый. Тик яшь барган саен таләпләр, мөмкинлекләр дә үзгәрә. Үз холкын формалаштырган, тормышка үз карашлары булган кешеләргә кушылу авырлаша. Кызларга бай да, фатирлы да, чибәр дә кирәк. Ир-атлар да яшьне, матурны эзли.

Бу дөньяда бар нәрсә парлы итеп яратылган. Никах – Пәйгамәбәребез (с.г.в) нең сөннәте. Хатын-кызлар кияүгә чыгудан курыкмаска тиеш. Гүзәл затның эше чабып барган атны йөгәнләү, янган ызбага ташлану, басу сукалау түгел. Ул ир-атка илһам, көч биреп торучы булырга тиеш. Гаиләне мәрҗәннәрдән үрелгән муенса дип күзалласак, хатын-кыз анда төп ефәк җеп сыман. Ә ир-ат – мәрҗән. Җеп никадәр ныграк, сыгылмалырак булса, мәрҗән муенса да озаграк өзелмичә сакланыр, сыйфатлырак булыр. Хатын-кызлар саклаучы сандыклары – ирләре янәшәсендә генә хәзинә була алалар. Саклаучы, яклаучы булмаганда хәзинәнең кыйммәте югала. Шуңа да кызлар акыллы егетләрне кире какмасыннар иде, аларны алдалап, ышандырып йөртеп ахырдан рәнҗетмәгез, кияүгә чыгыгыз, никах күлмәген киегез, гаиләгез, ирегез өчен иң төп хәзинә, ефәк җеп булыгыз. Хатын-кызның җәннәткә керүе ир-аттан да тора.

“Гаилә” мәчетендә милли туйлар проекты авторы Алсу Шакири вәгазеннән.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading