Казанда тиздән яңа мәчет салына башларга мөмкин. Ул мең ярым мөселманны сыйдыра торган «Кол Шәриф» мәчетеннән дә зуррак һәм матуррак булырга охшый.
Иң зур мәчет Азинода булачак
«КazanWeek.ru» cайты яңа проектның архитектур үзенчәлекләре белән танышып, аның киләчәгенә бәя бирергә тырышкан.
Шәһәр төзелеше планы буенча яңа җәмигъ мәчете комплексы «Мега» сәүдә үзәгеннән ерак түгел, төгәлрәге, Зәкиев һәм Минская урамнары арасында урнашырга тиеш. Әлегә бу урынның бер өлеше автостоянка булып хезмәт итсә, калган мәйдан буш ята иде. Архитекторлар төзүчеләргә дөньяда тиңе булмаган эш йөкләмәкче. Алар ике мең кеше сыйдырышлы бинаны һәм таш дивар белән әйләндерелгән зур ишегалдын күп полосалы юллар киселеше өстенә корырга җыеналар. Чөнки план нигезендә бу урын аша киләчәктә Вознесенье трактын уздыру каралган. Мәчетне әйләндергән дивар көймәне хәтерләтәчәк, монысына архитекторны Нух пәйгамбәр көймәсе илһамландырган. Ә мәчетнең үз формалары татарларның милли бизәге булып торган лалә чәчәген хәтерләтәчәк. Моннан тыш, ишегалдын шәмаилләр белән дә бизәргә җыеналар. Исемгә килгәндә, «көймә-мәчетне» Сүрия башкаласы Дәмәшкътагы «Җәмигъ Әл-Кәбир» мәчетенең адашы итәргә телиләр.
Әлегә төзелеш башлауның көне билгеләнмәгән. Проектның авторы һәм җитәкчесе Әхмәд-Рәшид Дустиев җиткерүенчә, барысы да финанслау мәсьәләсенә кайтып кала. «Әлегә эш яңа магистраль узачак җир мәйданы хуҗалары белән дә сөйләшеп килештерелмәгән», - ди Әхмәд-Рәшид. Дустиевнең бу проекты берничә ел элек игълан ителгән бәйге нигезендә җиңү яулаган икән. Ә төзелешне чит ил инвесторлары финанслаячак ди. Бәйге игълан иткән төп заказчының исеме бүгенгәчә сер итеп саклана.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә яңа җәмигъ мәчете төзелү перспективасын бәяләргә әлегә авырсыналар. Нәзарәтнең күчемсез милек идарәсе җитәкчесе Вамир Гыйбадуллин әйтүенчә, эскизлардан кала аларга әле берни дә тапшырылмаган. «Яңа мәчет төзелеше булсынмы, искеләрен реставрацияләү проектымы, ул Диния нәзарәтенең язма рөхсәте белән эшләнелергә тиеш. Ә безнең әлегә ул архитекторларны күргәнебез дә юк», - ди Вамир әфәнде.
Шәһәрнең урам-юл челтәрләрендәге төзелеш чираты буенча, Вознесенье тракты 2013 елга кадәр төзелеп тапшырылырга тиеш. Әлегә бу төзелеш тә башланмаган көе. Шуңа күрә «Җәмигъ Әл-Кәбир» мәчете комплексын алга таба төзелергә тиешле юл өстенә хәзердән сала башласалар, ул киләчәктә барлык төзелеш нормаларын бозган булып чыгачак. Димәк, шоссе төзелмичә, мәчет төзелешенә керешү мөмкин түгел. 2018 елда бездә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр, бәлки төзеп бетереп, шәһәр халкын һәм кунакларны шаккатыра алырбыз, дип фаразлыйсы гына кала. Кем белә бит, бәлки ул вакытка юлы да салыныр, акчасы да табылыр.
Туристлар килә дә китә...
Бер яктан караганда, зур акчалар түгеп мондый шаккатырулар ясаганчы, берничә урында кечерәк мәчетләрне күпләп төзетү хәерлерәк һәм файдалырак булыр иде, минемчә. Совет районы мөселманнарының, чыннан да, мәчет бинасына ихтыяҗы бар. Глушко урамындагы «Гаилә» мәчете төзелешенең әлегә очы-кырые күренми. Иң якын гыйбадәтханә - Кол Гали урамындагы «Хузайфа» мәчете. «Мега» сәүдә комплексы тирәсендә кечерәк кенә берәр мәчет төзелсә, Азино микрорайоны мөселманнары рәхмәт кенә әйтер иде. Ә «Мега», «Южный» кебек зур сәүдә комплексларына килгәндә, аларның эчендә намаз уку бүлмәләре ясалса, бусы тагын да әйбәт булачак. Бу гамәл сәүдә үзәкләренә мөселманнарны күбрәк җәлеп итеп, кибетләргә табыш кына китерер иде. Казан үзәгендә матур һәм борынгы мәчетләребез җитәрлек безнең. Шуңа күрә шаккатыру ягын түгел, ә әһәмиятлелеген күздә тотып кылынсын иде гамәлләребез. Зур мәчетнең аның киләчәктә чыгымнары да зур булачак. Ә бездә һаман да дин дәүләттән аерылган. Димәк, мәчетнең финанс чыгымнарын да мәхәллә халкы, шунда йөрүче байлар, меценатлар капларга тиеш. Әле күптән түгел генә бер шәхси басма, «Әлмәтнең җәмигъ мәчетенә халык аз йөри башлаган, сәдака бирүчеләр кимегән, мәчетнең бер миллионлап бурычы җыелган, имамы чарасыздан елап утыра икән», дип язган иде. Туристлар килә дә китә ул, Универсиадасы да, Футбол чемпионаты да вакытлы күренеш кенә, ә утка-суга һәм башкасына ел әйләнәсе түләп барырга кирәк. Аннан соң гыйбадәт йортларыбызны кирәгеннән артык акча исраф итеп төзүебезгә, туристлар өчен соклану чыганагы, архитектура объектларына гына әйләндерүебезгә Аллаһ разый булырмы икән?
Сүз уңаеннан, күптән түгел безгә зиннәтле ташлар белән бизәлгән дөньядагы иң зур басма - Коръән ясатып кайтарылды. Шуның артыннан Әфганстанда бездәгесеннән дә зуррак итеп кулъязма Коръән бастырдылар. Зурлык һәм зиннәтлелектә ярышу, башкалардан өстен булырга тырышуның тәкәбберлеккә илтүен, ә тәкәбберлекнең шайтаный сыйфат икәнлеген дә онытмасак иде. Иблискә Аллаһ Тәгаләнең ләгънәте нәкъ шушы сыйфаты аркасында төшкән бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар